16+

Нәҗибә Ихсанова вафат...

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанова вафат.

Нәҗибә Ихсанова вафат...

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанова вафат.

Бу хакта аның кызы Әлфия Миңнуллина хәбәр итте. 

Нәҗибә Ихсановага 25 гыйнварда 83 яшь тулган иде. Ул озак вакыт урын өстендә ятты.

Мәрхүмәнең урыны оҗмахта булсын. Кызының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Ихсанова Нәҗибә Гыймай кызы 1938 елның 25 гыйнварында Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы (1982, 2000), Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе(1998).

Башкарган ролләре: Гандәлиф — «Көзге ачы җилләрдә» А.Гыйләҗев, Гөлчирә — «Әни килде» Ш.Хөсәенов, Мәйсәрә — «Американ» К.Тинчурин, Зифа — «Зифа» Н.Исәнбәт, Хәнифә — «Баскеболист» М.Гыйләҗев, Әүдәки – “Гөргөри кияүләре” – Туфан Миңнуллин, Миңзифа — «Кичер мине, әнкәй!» Р.Батулла, Җомабикә – «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт һ.б. (Камал сайты)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading