16+

Сихердән ничек сакланырга?

Өшкерүче Фәрит хәзрәт Кадыйров сихердән ничек сакланырга кирәклеген сөйләде.

Өшкерүче Фәрит хәзрәт Кадыйров сихердән ничек сакланырга кирәклеген сөйләде.

– Һәрвакыт бисмилла әйтеп йөрергә кирәк. Өеннән бисмила әйтеп чыккан кешене 70 мең фәрештә саклап йөрер. Аллаһы Тәгалә аларга, бу кеше юлын миңа тапшырды, аны өенә кайтып кергәнче саклагыз, ди. Ишектән чыкканда да, өйгә кайтып кергәндә дә, телефоннан сөйләшә башлаганда да бисмилланы әйтегез. Телефон дигәннән, хәзер социаль челтәрләргә фотосурәтләрен эләләр. Шуннан күз тия, шуны кулланып бозарга мөмкиннәр. Фотоны кабергә күмәләр дә, кеше саргая башлый. Өйдә фотолар эленеп торырга тиеш түгел. Андый йортта фәрештәләр булмый. Гел тәһарәтле йөрегез, Аллаһы Тәгаләне зекер итегез, намаз укыгыз. Сокланып караганда, сөбханалла сүзен әйтегез. Шәригать кушканча киенегез, бу бигрәк тә хатын-кызларга кагыла.

Йоклар алдыннан кулларыгызны күтәреп, өч тапкыр "Ихлас", "Фәләк", "Нәс"не укып тәнегезне себерегез, шул рәвешле шайтаннардан сакланырсыз.

Иртә-кич түбәндәге доганы укыгыз: “Лә иләһә илләлаһү вәхдәһү лә шәрикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галә күлли шәй-иң кадир!" (“Аллаһыдан башка илаһ юк. Аның дусты һәм охшашы юк. Мөлкәт – Аныкы, мактау да Аңа хастыр. Аның һәр нәрсәгә көче җитә!”).

Язмага реакция белдерегез

18

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading