Гриппны дәвалауда яңа стандартлар гамәлгә кертелде. Нинди үзгәрешләр көтелә соң?
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы олыларда гриппны диагностикалау һәм дәвалау буенча яңартылган стандартны раслады. Документ узган атнада үз көченә керде һәм поликлиникаларда да, стационарларда да моннан соң нәкъ шуңа таянып эшләячәкләр. Яңа кагыйдәләр буенча гриппны дәвалау вакыты кыскартыла, диагнозны мәҗбүри лаборатор тикшерүләр үткәргәннән соң гына куячаклар, ә антибиотиклар гриппны дәвалау препаратлары исемлегеннән чыгарылган.
Грипп белән озак авырыйсы түгел!
Гриппны дәвалау тәртипләре Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 703н номерлы боерыгы белән расланган. Документ дарулар исемлеген генә түгел, ә медицина хезмәтләре күләмен, табибка ничә тапкыр күренү кирәклеген, лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләр исемлеген, шулай ук дәвалауның уртача дәвамлылыгын да регламентлый.
Төп яңалыкларның берсе – дәвалануның уртача срокларын киметү. Элек грипп белән авыручыларны дәвалауга уртача 15 көн каралган, авыр очракларда бу срок 20 көнгә кадәр сузылган. Хәзер исә стандартта уртача дәвалау вакыты 9 көн дип билгеләнгән.
Әмма сүз катгый лимит турында түгел, ә клиник ориентир турында бара. Табиб элеккечә пациентның халәтеннән, симптомнар динамикасыннан һәм катлауланулар булу-булмауга карап карар кабул итә. Әмма яңа норматив больничныйлар дәвамлылыгына йогынты ясарга мөмкин, алар элеккегә караганда иртәрәк ябылачак.
Антибиотиклар белән мавыкма
Иң зур үзгәрешләрнең берсе – антибиотикларны төп дәвалаудан чыгару. Чөнки грипп ул – вируслы авыру, ә антибиотиклар вирусларга каршы тәэсир итми. Алар бары тик бактериаль өзлегүләр булганда гына кулланыла ала.
Яңа стандартта гриппны дәвалау өчен 25 төрле дару каралган. Алар арасында вируска каршы препаратлар, парацетамол һәм ибупрофен нигезендәге температура төшерүче чаралар, ютәлгә каршы дарулар, борынга салына торган тамчы-спрейлар бар. Элек кулланылган, әмма нәтиҗәлелеге расланмаган кайбер препаратлар, шул исәптән ноотроплар, исемлектән алынган.
Диагнозны «күз белән» кую тыела
Хәзер «грипп» диагнозын кую өчен лаборатор раслау мәҗбүри. Табиб экспресс-тест ясарга яки пациентны ПЦР-тикшерүгә җибәрергә тиеш. Стандартта барлыгы 27 лаборатор тикшерү ысулы теркәлгән. Гриппка тестлар терапевтка мөрәҗәгать итүчеләргә ОМС полисы буенча бушлай үткәрелә. Бу вируслы инфекцияне башка сулыш юллары авыруларыннан тизрәк аерырга һәм дөрес дәвалауны вакытында башларга ярдәм итәчәк.
Грипптан тыш, парагрипп, респираторно-синцитиаль вирус, аденовирус, риновирус һәм башка сезонлы инфекцияләрне дә ачыклау каралган. Шулай ук канның гомуми һәм биохимик анализлары, С-реактив аксым, прокальцитонин күрсәткечләре тикшерелә.
Инструменталь тикшерүләр дә киңәйтелде: пульсоксиметрия, үпкә рентгены, борын куышлыкларының рентгенографиясе мәҗбүри. Авыр очракларда өстәмә катлаулы тикшерүләр дә үткәрелергә мөмкин.
Гриппны нинди табиблар дәваларга тиеш?
Өзлегүле грипп очракларында пациентларны пульмонолог, кардиолог, гематолог, ә хатын-кызларны акушер-гинеколог караячак. Авыр хәлдәге пациентларны стационарда көн саен анестезиолог-реаниматолог күзәтергә тиеш.
Шул ук вакытта элек стандартта булган кайбер белгечләр – офтальмолог, эндокринолог, ЛОР-табиб исемлектән төшереп калдырылган. Терапевтлар һәм инфекционистлар исә төп рольне саклап кала.
Белгечләр фикеренчә, яңа стандартлар даруларны нигезсез куллануны киметергә, диагноз куюның төгәллеген арттырырга һәм гриппның авыр формаларын иртәрәк ачыклап, җитди өзлегүләрне булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар