16+

Татарстан Президенты Конституциягә үзгәрешләр өчен бүген үк тавыш бирде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүнең беренче көнендә сайлау участогында булды. Президенты куркынычсызлык таләпләре үтәлеше белән дә кызыксынды.

Татарстан Президенты Конституциягә үзгәрешләр өчен бүген үк тавыш бирде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүнең беренче көнендә сайлау участогында булды. Президенты куркынычсызлык таләпләре үтәлеше белән дә кызыксынды.

Рөстәм Миңнеханов, традиция буенча, Туполев исемендәге Казан Илкүләм тикшеренү техник университеты бинасында урнашкан сайлау участогында тавыш бирде. Бинада барлык саклану чаралары да каралган. Президент үзе дә Роспотребнадзор таләпләренең ничек үтәлүе белән кызыксынды. Аңа бинаның даими рәвештә дезинфекцияләнүен, социаль дистанция саклануын һәм битлек, перчаткалар режимы саклануын хәбәр иттеләр. Ул барлык таләпләрнең дә үтәлүе мөһимлеген искәртте.

Соңрак Президентка бюллетень тапшырдылар һәм ул үзенең тавышын бирде.

Искәртеп узабыз: Татарстан Президенты мөрәҗәгатендә республикада, РФ Президенты Владимир Путин һәм федераль үзәк ярдәмендә зур масштаблы программалар тормышка ашырылуын ассызыклады.

- Хәзерге вакытта Татарстан күп кенә күрсәткечләр буенча лидер төбәк. Конституциягә кертеләчәк үзгәрешләр исә ирешкән дәрәҗәләрне ныгыту. Моннан тыш, пандемия шартларында, медицина, гражданнарның социаль яклануына бәйле үзгәрешләр тагын да мөһимрәк булуын күрсәтте, - диде Президент.

Тавыш бирүләр 7 көн дәвам итәчәк. 25 июньнән 1 июльгә кадәр татарстанлылар сайлау участокларына иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр бара ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading