16+

"Зөләйха күзен ача"фильмында безнең хезмәттәшебез, журналист Рәсим Хаҗиев та төшкән

13 апрельдә "Россия 1" телеканалында язның көтелгән премьерасы - "Зөләйха күзен ача" күп серияле фильмы күрсәтелә башлаячак.

"Зөләйха күзен ача"фильмында безнең хезмәттәшебез, журналист Рәсим Хаҗиев та төшкән

13 апрельдә "Россия 1" телеканалында язның көтелгән премьерасы - "Зөләйха күзен ача" күп серияле фильмы күрсәтелә башлаячак.

Ул Гүзәл Яхинаның шул ук исемдәге роман-бестселлеры буенча төшерелде. Фильмдагы күренешләр 1930 елның кышында ерак татар авылында башлана. Төп героиня - Зөләйханың ирен үтерәләр, ә хатынның үзен башка күчеп китүчеләр белән Себергә озаталар. Сөрелгән утыз кеше азык-төлексез тайгада, йортсыз һәм җылы киемнәрсез язмыш кочагына ташланып калдырыла. Биредә аларга көн итү өчен яңадан көрәшергә туры киләчәк.

Зөләйха сөргендә гаҗәеп табиб һәм искитмәле ачышлар ясаучы галим, рәхимсез зэк һәм талантлы рәссам кебек кешеләрне очрата. Кыю, курку белмәс татар хатыны бөтен сынаулар аша үтәр өчен үзендә көч таба, иң мөһиме - гафу итә белергә кирәклегенә инана. Шактый авыр сынаулардан соң ул үзенең мәхәббәтен таба.

Шунысы аерым игьтибарга лаек, әлеге фильм республикабызның кайбер авылларында да төшерелде. Мәсәлән, Лаеш районында, Яшел Үзәндә. Һәм әлеге күренешләрдә якташларыбыз үзләре дә катнашкан. Мәсәлән, безнең коллегабыз, журналист, Яшел Үзән район хакимиятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев "Зөләйха күзен ача" киносында төшкән һәм аны оештыру эшләре белән дә турыдан-туры шөгыльләнгән.

- Мин ул чакта Лаеш районы хакимиятендә хезмәт куя идем. Фильм төшерүчеләр безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, бик күп оештыру эшләре белән дә шөгыльләнергә туры килде, - дип сөйли Рәсим Хаҗиев, -  Әлеге картинаны төшергән вакытта массовкада катнашу өчен кешеләр таптык. Бу процессны карап торгач, уземә дә кызыклы тоелды. Шундый масштаблы киноәсәрдә төшү, үз күзләрең белән тамаша кылу бәхете кайчан тәтер, дип уйладым да, фильмда төшү теләген белдердем. Миңа тиз арада роль табып бирделәр, ул - "күченеп килүче" иде. Төшерү процессы ике көн дәвам итте, эпизодларда. ягьни, массовкада катнаштым. Режиссер безгә: "болай бас, елмай, менә шунда кара" дигән киңәшләрен биреп, эш вакытында безне актерлык серләренә төшендереп торды. 

Рәсим шулай ук фильмны төшерү вакытында актерлар белән дә аралаша. 

- Чулпан Хамматова белән без бер эпизодта төшмәдек, әмма шул картинада катнашкач, актерлар белән аралашырга мөмкинчелек булды. Бик аралашучан, ачык кеше, йолдызлык чиренең әсәре дә юк. Гади татар кызы,  - дип хатирәләрен барлый Рәсим, - Гомумән, актерларның барысы да бик көчле, һәрберсе үз эшен белеп. төгәл  башкара. Әлеге картина тамашачылар тарафыннан югары бәя алачак, дип уйлыйм. Тагын шунысы аерым игьтибарга лаек, фильм безнең туган төбәгебездә, район халкы ярдәме һәм катнашы белән төшерелде. Бу үзе бер тарихи вакыйга. 

Исегезгә төшерәбез. "Шәһри Казан" "Зөләйха күзен ача" күпсерияле фильмы "Россия-1" телеканалында 13 апрельдә 21.00дә күрсәтеләчәге турында язып чыккан иде. Тагын бер кызыклы мәгьлүмат, сериалга саундтрекны якташыбыз, Яшел Үзән кызы, ТРның атказанган артисткасы Динә Гарипова башкара.


Лилия Гайнуллина










 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading