Совет заманнарында күчмә театр артистларының карда-буранда, яңгырда-сазда авылларга йөреп, спектакльләр куйганнарын өлкәннәр рәхмәт хисләрендә хәтерли.
Скопировать ссылку
Совет заманнарында күчмә театр артистларының карда-буранда, яңгырда-сазда авылларга йөреп, спектакльләр куйганнарын өлкәннәр рәхмәт хисләрендә хәтерли.
Хәзер бу эшчәнлек тарихта калды. Шулай да авыл халкы театрдан мәхрүм түгел: шәһәргә дә барып кайталар яки үзләре спектакль “уйнап ыргыталар”.
Балык Бистәсе районында 4нче ел рәттән якташыбыз Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев исемендәге үзешчән коллективларның театр фестивале үткәрелә.
– Быелгы фестивальдә 11 коллектив катнаша, фестивальне Масловка авылы үзешчән артистлары ачып җибәрде, – диде Балык Бистәсе районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге хезмәткәре Илназ Шакиров.
Балтач (Юлсубино) авылы үзешчәннәре монысында язучы Данил Салиховның “Язмыш” әсәре буенча спектакль әзерләгән. Әфганстанда булган сугыш хәрәкәтләреннән яраланып кайткан, гарипләнеп калган элекке хәрбиләрнең фаҗигале язмышлары сурәтләнә әлеге әсәрдә. Сукыр кеше образын тудыру катлаулы мәсьәлә. Юлсубино мәктәбе директоры Нияз Гарипов сәхнәдә бу бурычны ышандырырлык итеп башкарып чыкты.
Балык Бистәсеннән һәм күршедәге Ямаш, Күки авылларыннан килгән тамашачылар таралышып беткәннән соңында да, үзешчән артистлар һаман образларыннан чыга алмыйча сәхнәдә кайнашып калды әле. Театр кешене шулай “сихерли” инде ул.
Комментарийлар