16+

Чирләгәнче, пневмококка каршы да прививка ясатыгыз

Соңгы атнада Татарстанда хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуының 1 481 очрагы теркәлгән.

Соңгы атнада Татарстанда хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуының 1 481 очрагы теркәлгән.

Әлеге саннар алдагы атна белән чагыштырганда 6 процентка кимрәк. Авыруның төп сәбәпчесе булып микоплазма кала, ул 30 процент очракта ачыклана. Бу хакта Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

 Пневмонияне профилактикалау грипп һәм ОРВИга каршы чараларга охшаш: битлек кияргә, кулларны даими рәвештә юарга һәм социаль дистанцияне сакларга киңәш ителә, дип киңәш бирде Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары.

Шулай ук Любовь Авдонина милли прививкалар календаренә кертелгән пневмококкка каршы вакцинация профилактиканың мөһим элементы булып тора, дип ассызыклады. Ул 60 яшьтән кешеләргә һәм балаларга киңәш ителә. Вакцинация түләүсез, кирәкле препаратлар бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading