16+

“Ни өчен татар факультетын шулкадәр зурлыйсыз?”

Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тулу уңаеннан тантаналы чара булачак.

“Ни өчен татар факультетын шулкадәр зурлыйсыз?”

Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тулу уңаеннан тантаналы чара булачак.

КФУның Туган телләр һәм мәдәниятләр стратегик тикшеренүләр фәнни белемнәр бирү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Фәнзилә Җәүһәровадан еш кына, ни өчен татар факультетын шулкадәр зурлыйсыз, дип сорыйлар икән. 

– Бу сорауга җавап бик гади. Татар милләтенең мәдәниятен, сәнгатен, мәгарифен һәм башкаларны горизонталь яссылыкта карасаң, аның нигезендә татар бүлеге ята. Татар милләтенең нигезен тәшкил иткән кадрларны әзерләгән, әзерли һәм әзерләячәк мондый бүлек тагын да масштаблырак булсын иде. Ул рухны, теләкне нинди уку йортына барыйм икән дип уйланып йөргән мәктәп укучыларына да бирә алсак иде дигән өмет бар. Татар бар, аның даирәсе искиткеч киң, без булганда милләтнең потенциалы да зур дип төшендерергә тырышудан да ул, – дип сөйләде Фәнзилә Җәүһәрова матбугат очрашуында.

Юбилей уңаеннан 30 ноябрьдә Уникс концертлар залында узачак “Канатланыр чак” дигән тантаналы кичәнең дә чыгымнарын татар бүлеген тәмамлаган милләтпәрвәр эшмәкәрләр үзләре каплаган. 

Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, татар бүлегенең элеккеге студентлары арасында югары уку йортлары деканнары, декан урынбасарлары, доцентлар да бар.

Шагыйрә, драматург, сценарист Резедә Зәйниева тантаналы чарага килүчеләрне җылы очрашу көтәчәген билгеләп үтте. Уникс залына керүгә үк алар яшьлекләре Казанына аяк басачак, ди ул. 

Театральләшкән кичәнең нигезе итеп 80 нче елларда татар бүлегендә укыган Гүзәл Әдһәмованың “Яшьлегем Казаны” дигән әсәре алынган. Чарада шул бүлекне тәмамлаучыларның җырлары яңгыраячак. 

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф  Җамалетдинов кыскача гына татар бүлегенең оешу тарихы белән таныштырды. 

– Билгеле булганча, 1812 елда университетның укыту программасына татар теле кертелә. Ә беренче татар теле укытучысы Ибраһим Хәлфин була. 1926 елда факультетара татар теле кафедрасы эшли башлый. 1944 елда татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасын Рабига Хәкимова оештыра. 1989 елда татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты барлыкка килә. Юбилей уңаеннан 18 ноябрьдән бирле һәр көнне Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тулуга багышланган берсеннән-берсе кызыклы чаралар үтеп тора, – диде ул.
Рәдиф Җамалетдинов: Казан университетының укыту программасына татар теле 1812 елда керә

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading