16+

Фатир арендалау бәяләре төшкән

Быел беренче кварталда Россиядә бер бүлмәле фатирны арендалау хезмәт хакының 38 процентын, ягъни 13901 сумны тәшкил иткән. 2006 елдан башлап, фатирны арендалау хезмәт хакының 43 процентыннан түбән төшмәгән булган. Бу хакта "Татар-информ" "Известия"га сылтама белән хәбәр итә.

Быел беренче кварталда Россиядә бер бүлмәле фатирны арендалау хезмәт хакының 38 проценты булуы хакында РАНХ ГС белгечләре мәгълүматлары икътисади вазгыять мониторингында Россия дәүләт статистика федераль хезмәтенә сылтама белән китерелгән.

Узган елның беренче кварталында Россиядә бер бүлмәле фатирны арендалау уртача хезмәт хакының 43 процентын, 2015 һәм 2014 елларда 48 процентын тәшкил иткән.

Россия дәүләт статистика федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, быел гыйнвар-апрельдә бер бүлмәле фатирны арендалау 13901сумга төшкән. Узган ел шул вакытта бәя 14460 сумны тәшкил иткән булган.

2014 елдан башлап, уртача аренда бәясе 14 меңнән төшмәгән булган. Минималь бәя гыйнварда (2014 ел) 14287сум булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading