16+

Ялган ягулык сатсаң – 500 мең сум штраф, әле тагын да зуррак “җәза” көтә

Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә 23 октябрьдән республикада сатыла торган мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү айлыгы бара.

Ялган ягулык сатсаң – 500 мең сум штраф, әле тагын да зуррак “җәза” көтә

Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә 23 октябрьдән республикада сатыла торган мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү айлыгы бара.

Күзәтчелек файдасы
 —Мотор ягулыгы даими тикшереп торыла. Ел башыннан АЗСлардагы һәм нефть базаларындагы бензиннан һәм дизель ягулыгыннан 1600 проба тикшерүгә алынды. Россиядә мотор ягулыгына күзәтчелек структурасы бетерелсә дә, Татарстанда мондый идарә сакланып калды. 2005 елларда мотор ягулыгында сыйфат кимчелекләре 30 проценттан да күбрәк иде. Тикшерү-күзәтчелек нәтиҗәсендә, кимчелекләр 2008-2010 елларда ук 3-4 процентка калды. Хәзер пробага алынган мотор ягулыгының 1 процентының гына ГОСТ таләпләренә җавап бирмәве ачыклана,-диде “Татарстан Республикасында ягулык-энергетика чыганакларының нәтиҗәле файдаланылуын һәм сыйфатын тәэмин итү буенча идарәсе” дәүләт учреждениесенең бүлек җитәкчесе Шамил Гомәров.

Комсызлыкның зыяны

Начар ягулык сату очраклары автотрассалардагы автоцистерналарда һәм районнардагы АЗСларда күзәтелгәли икән. Ялган ягулык сатсаң – 500 мең сум штраф.
 —“Татнефть”, “ТАИФ-НК”, “Лукойл” кебек эре компанияләр ягулык сыйфатына әһәмият бирә. Алар ялганлап акча эшләүгә кызыкмый, алар өчен иң мөһиме – дәрәҗәне саклау. Ышанычны, дәрәҗәне югалту ул компанияләр өчен зуррак җәза. Тормыш бит бер генә көн белән бетми, алга таба да эшчәнлек алып барасы бар, - дип аңлатты Шамил Гомәров.

Айлык барышында 80 урындагы АЗСтан 220 проба алынган инде. Лабораториядә ягулыкка анализ ясала. Әгәр сыйфатсыз ягулык сату ачыкланса, административ чаралар күреләчәк.

Шамил Гомәров трассалардагы автоцистерналардан 10 сум арзанлыгына кызыгып, елга суднолары өчен җитештерелә торган дизель ягулыгын сатып алмаска һәм автомобильдә кулланмаска киңәш итте. 

Двигатель җылылык ярата
—Көннәр инде кышка авышкан чорда дизель ягулыгы белән сак эш йөртергә кирәк,-дип искәртте Шамил Гомәров. 
 Тышкы һава температурасы 0 һәм -5 градуста җәйге (Л) дизельне инде кулланырга ярамый, чөнки ул бозланып ката башлый. 
 Сезонара (Д яки Е) дизельне -5 градустан башлап, -15 градуска кадәрге һава шартларында кулланырга була. 
 Кышкы (З) дизеле -25 һәм -35 градуска исәпләнгән. 
 Арктика (А) дизеле -55 градус салкыннарга да бирешми. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading