16+

“Ялкын”лы бәйрәм: 5 мең кунак, Татарстан Рәисе Рәхмәте һәм чәкчәкле туңдырма

Бүген - Балаларны яклау көнендә, Казан Кирмәне территориясендә «Ялкын-фест» гөрли.

“Ялкын”лы бәйрәм:  5 мең кунак, Татарстан Рәисе Рәхмәте һәм чәкчәкле туңдырма

Бүген - Балаларны яклау көнендә, Казан Кирмәне территориясендә «Ялкын-фест» гөрли.

"Ялкын" журналының бер гасырлык юбилее уңаеннан оештырылган зур чарага республиканың барлык районнарыннан 2300ләп укучы килгән, Казан мәктәпләрендә белем алган 700дән артык бала шулай ук биредә. Туристларны, гаиләләре белән бергә килүчеләрне дә кушсаң, 5000ләп кунак дигән сүз! Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та ялкынлы чарадан читтә калмады – “Ялкын” журналы һәм “Алдынгылар хәрәкәте” оештырган чараны үз күзләре белән килеп күрде.

Халык бәйрәмгә дәррәү иртәнге 10нан агыла башлады. Кирмән территориясенә килеп керешкә Татарстан һәм “Ялкын” тарихы буенча квестка теркәлүчеләр тезелгән. Шунда ук кунакларның кәефен күтәреп ялкынлы җыр яңгырый. Сул яккарак узгач, журналның 100 еллыгына багышланган интерактив күргәзмә оештырылган. “Ялкын” редакторы Рөстәм Миңнехановны басманың тарихы белән таныштырп узды.

Искәртеп узабыз, “Ялкын” журналының беренче саны 1924 елның 20 мартында дөнья күрә. Аның башлангычы Муса Җәлил исеме белән бәйле. Мәшһүр шагыйребез, Мәскәүдә яшәгәндә, үсмерләр өчен татар телендә журнал кирәк дигән мәкалә язып чыгара. Шул рәвешле “Кечкенә иптәшләр” дигән журнал оештырыла. 1928 елда аның исеме «Октябрь баласы»на үзгәрә, 1933 елда редакция Казанга күчеп, “Пионер каләме”нә әверелә. 1952 елда исә, сугыш вакытында тукталып торганнан соң, ул үз эшчәнлеген яңарта һәм “Пионер” исеме белән чыга башлый. Ә инде 1957 елда ул без белгән “Ялкын” исемен ала.

Шунда ук кече сәхнәдән танылган шагыйрә Йолдыз Миңнуллина шигырь укый, аны да игътибар белән тыңлады Рәис. Шулай бер-бер артлы Рөстәм Миңнеханов бәйрәм мәйданчыкларының барысын да әйләнеп чыкты. Ни генә әзерләнмәгән кунаклар өчен: иң нәниләр өчен төрле уеннар һәм мастер-класслар оештырылган, берничә урында аква-грим ясыйлар, Шүрәле һәм Су анасы фотога төшәргә чакыра, бераз читтәрәк рәссамнар урнашкан – 10 минут дигәндә шаржыңны, йә портретыңны ясап бирәләр. Тагын бер мәйданчыкла нәниләрнең яраткан “СалаваTiK”лары җырлый-бии, этномаркетта күннән эшләнгән милли бизәкле брелоклар, кулдан ясалган сабыннар һәм башкаларны сатып алырга мөмкин иде. Төп сәхнә янында аш-су остаханәсе булдырылган, чәкчәкле туңдырманы балалар гына түгел, Рәис тә авыз итте.

- Бу бәйрәмне оештыручыларга гына түгел, катнашучыларга да зур рәхмәт. Яшьләребез бик актив. Һәм инде "Ялкын" журналы мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклауга бик зур өлеш керткән һәм кертә. "Ялкын"ны яратучыларның барысына да зур рәхмәт, -диде Рөстәм Миңнеханов бәйрәмнең төп сәхнәсенә менеп. Ул “Ялкын” журналы редакциясенә Татарстан Рәисенең Рәхмәтен тапшырды.

“Ялкын-фест” бүген кичке 6га кадәр гөрләячәк. Һәркем үзенә кызыклысын һичшиксез таба алачак!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading