16+

Юл чистартырга килгән трактористларны да эт итеп сүктеләр

Узган атнада Татарстан һәм башка бик күп төбәкләрдә, кыш айларына хас булган һәм тиешле булган карлар явып, бураннар дулады.

Юл чистартырга килгән трактористларны да эт итеп сүктеләр

Узган атнада Татарстан һәм башка бик күп төбәкләрдә, кыш айларына хас булган һәм тиешле булган карлар явып, бураннар дулады.

Нишлисең, кыш көне кар яумый нишләсен инде. 
Менә шушы буранлы-карлы көннәр бик күп кенә кешелөрнең чын йөзен ачты инде. 

Кая карама ызгыш-талаш, җитәкчеләрне генә түгел, юл чистартырга килгән трактористларны да эт итеп сүгеп ташладылар. Хәтта гомер буе дус-тату яшәгән күршеләр дә, "минем якка карыңны түктең"- диеп сүзгә керде. Нинди генә әшәке сүзләр әйтелмәде бу көннәрдә. 

Без яши торган авыл җирлегендә дә шул ук хәлләр булды. Ватсап, телефон челтәрләрендә ямьсез язмалар пәйда булды. 
Ә мин Раббыма, әле,ярый, кар урынына яңгыр, йә бомба, снарядлар яумый диеп, шөкераналар кылып, тыныч кына кар бураннарның тынганын, берәр тракторның килеп, юлларны чистартканын сабыр гына көтеп, тыштагы карлырны көрәп гаиләбез белән бергәләп бу көннәрне үткәрдем. 

Якшәмбе көнне кичкә көн бераз суыта төшеп, бураннар тынды. Тракторлар килеп юлларны чистарта башладылар. Барысы да җайланды кебек. 
Әмма шушы ике-өч көн эчендәге ыгы-зыгыны, тавыш гауганы ишетеп, укып, кайда микән бу хәзерге рәхәт тормышка риза булмый яшәүче халыктагы сабырлык диеп, хәйраннарга калдым. 

Хәтеремдә әле, күпләр дә хәтерли торгандыр. Без бәләкәй вакытларда ул кышлар гел шундый була торган иде. Капка - коймаларны, абзар-кураларны кар күмеп китәр иде.Әле үч иткәндәй көчле җил чыбыкларны бутап, электр утлары да бетәр иде. 
Иртүк билдән кар ерып әти фермага юл ала. Аның артыннан әни, апай һәм булышырга диеп миндә шул якка юл тотам. 

Кулда керосин лампасы, фермада да ут юк. Шул сукыр лампа яктысында 18-20 сыерны ашатып - эчертеп, кул белән саварга кирәк. 
Эш бетеп өйгә кайткач тыштан утын алып кереп мич ягасы, ипи саласы, балаларны укырга озатасы, чишмәгә суга төшәсе һәм тагын тавыкта чүпләп бетермәслек эшләр. Әмма мин ферма эшчеләреннән дә, әти-әнидән дә, күрше-күләннәрдән дә бу кадәр зарлану, әшәке сүзләр белән берсен-берсе ачуланганны, җитәкчеләрне сүккәннәрен ишетмәдем. 

Әле бераз үзебезнең йорт тирәләрен кардан арындыргач, алар ялгыз кешеләр, ишектән чыга алмый яталардыр диеп, әни көрәк тоттырып беребезне Сәйдә апаларга, беребезне Мәрямьбикә апаларга меңгереп җибәрер иде. Ул вакытта хәзерге кебек кәрәзле телефоннар юк иде бит. 
Хәтеремдә Сәйдә апаның тавыклары һәм кәҗәсе бар иде. Шулар хайваннар торган абзарны шыплатып кар күмеп киткән. Кыр ягы бит. Окоп шикелле казып шул хайваннарга печән, су, җим салганым бүгенгедәй исемдә. 

Бу быелгы кыш, кар бураннарга күмелеп калган балачак, үсмер елларымның истәлекләрен актарып чыгарды. 
Хәзер бит пешкән ризыклар белән өстәл тулган, газ янып тора, кранны бордың кайнар. салкын суы ага. 
Ниләр җитми икән бу кешеләргә. Барда җитә, тик бары тик САБЫРЛЫК кына җитми. 

Язмамны тәмам итеп шуны гына язасым килә. Бер-берләребезгә миһербанлы, итагатьле, шәфкатъле, ә иң мөһиме сабыр булсак иде. Раббыбыз да карап, тыңлап торыр да, әле Сез моңа гына риза түгелмени диеп, тагын да катырак җәзалар, хәвеф-хәтәрләр бирер. Үзе сакласын. 
Раббыбызның биргәнненә сабыр итеп, ике дөнья рәхәтенә, бәрәкатенә, шәфәгатенә ирешсәк иде. Әәмииин. 
 
Кышларында яусын ак карлары, 
Ә җәйләрдә булсын яңгыры. 
Булмасын тик ямьле, матур җәйдә, 
Кар-бураны, җиле, давылы.

Ф. Мөхәммәтҗан - Тегермәнле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading