16+

“Кабатланмас моңнар” сәхнәгә кайта

“Кабатланмас моңнар” концерты белән “Тәртип” радиосы яңа сезонны ачып җибәрә. Бу хакта радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева матбугат очрашуында хәбәр итте.

“Кабатланмас моңнар” сәхнәгә кайта

“Кабатланмас моңнар” концерты белән “Тәртип” радиосы яңа сезонны ачып җибәрә. Бу хакта радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева матбугат очрашуында хәбәр итте.

– Туры эфирларыбызны сентябрь аенда ук башлап җибәрә алмасак та, үзебезнең яңа сезонны  концерт программасы белән ачабыз. Исеме җисеменә туры килер дип ышанабыз. Без үзебезне үткән белән көткән арасында күпер салучылар дибез. Үткәннең иң яхшысын радиода гына түгел, сәхнәдә дә тоташтырасы килә. Артистлар составы  бик көчле. Анда күренекле шәхесләр катнашачак. Шулардан танылган җырчыларыбыз Айдар абый Фәйзрахманов, Шамил абый Әхмәтҗанов, бездә һәрвакыт тавышы яңгырап торган Фоат абый Галимуллин да  концертта чыгыш ясаячак. Фоат абый галим, шагыйрь генә дә түгел, “Кабатланмас моңнар”да аның  җырчы икәнен дә күрә алырсыз. Ул Казан каласына җырчы булам дип килгән кеше. Шундый кызыклы шәхесләр күп булачак. Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Лена Бичарина, Алмаз Хәмзин да катнаша. Алмаз абый дигәч, аның данлыклы “Саз” ансамблен кабат җыеп, тамашачыга чыгаруы зур бүләк булыр дип уйлыйбыз, – дип таныштырып үтте Ризәлә Исмәгыйлева. 

“Кабатланмас моңнар”ны яшь һәм урта буын җырчылары да бизәячәк. Шулай ук “Риваять” этно-төркеме, балалар филармониясе, музыка коралларында уйнаучы затлы музыкантларның да катнашуы көтелә. Чыннан да, концерт шактый саллы күренә. Тамашачыларга һәрбер  җырчы заманында җырлап танылган популяр җыры белән сәхнәгә чыгачак. Оештыручылар әйтүенчә, концерт берничә өлештән торачак.

Һәрбер чорның үз җыры. Анда 1980-1990, 1990-2000 еллардагы  җырларны тыңларга мөмкин булачак. Ретро концерт форматын үз эченә алса да, “Тәртип”леләр концертның бик тә үзенчәлекле булачагын билгеләп үттеләр. 

– Кабатланмас татар моңы дигән төшенчә бүгенге көндә юкка чыгып бара.  Бу бик аяныч әйбер. Татар халкын татар итеп тоткан әйберләрнең нигезендә аның теле, аның моңы һәм сәнгате ята. “Кабатланмас моңнар” концертында берничә буын җырчылары бар. Әмма аларның радиодан мин тавышларын ишетүгә кем җырлаганын таныйм. Башка радиолардан кем  җырлаганын аңлап та бетермим. Алар бөтенесе  бер ритмда җырлый. Шул күренешләргә каршы көрәш киртәсе куя торган бер концерт булачак бу. Монда һәр җырчының моңы бар. Һәрберсенең халык күңеленә кергән үз җыры бар,  – дип сөйли Татарстанның халык артисты, Татарстан фольклор музыка ансамбленең сәнгать җитәкче, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов. 

Тере тавышка җырлау, радиога җырларны чыгару, сәнгать советларының кирәклеге кебек тә кызыклы һәм  бәхәсле фикерләр яңгырады. Гомумән, татар өчен җыр сәнгатенең тоткан урыны турында бик  җанлы аралашу булды бу. Матбугат очрашуында шулай ук Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина, Кәрим Тинчурин театры артисты, “Кабатланмас моңнар” концертының сценарий авторы Илфак Хафизов та катнашты. “Кабатланмас моңнар” концерты 22 сентябрь көнне узачак. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading