Махсус хәрби операциядә катнашучы райондашлар кыска вакытлы ялга кайткан арада да кирәкле һәм файдалы эшләр башкаралар.
Махсус хәрби операциядә катнашучы райондашлар кыска вакытлы ялга кайткан арада да кирәкле һәм файдалы эшләр башкаралар. Мәдәният йортларында түгәрәк өстәлләрдә, авыл җыелышларында катнашалар, мәктәптә укучылар белән очрашуларга киләләр. Кайберләре сугышка киткәнче булган һөнәрләре буенча, шөгыльләнгән спорт төрләре буенча мәктәп укучыларына, яшьләргә мастер-класслар үткәрергә дә өлгерәләр. Шундый мастер-класс Исергәп авылы мәктәбендә дә булды. Ден позывнойлы якташыбыз милли көрәш серләре хакында сөйләп, үзе белгән алымнарын өйрәтте.
Исергәп авылы мәктәбендә укучы уннан артык яшүсмер малайлар милли көрәш буенча секциягә йөриләр. Аларга көрәш серләрен Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре дәресләрен укытучы Эльвир Тимаев өйрәтә. Чираттагы көрәш секциясенә Ден позывнойлы якташыбыз килүенә яшь спортчылар сөенечләрен яшермәде.
Ден позывнойлы якташыбыз 2022 елда махсус хәрби операция игълан ителү белән дә мобилизациянең беренче дулкынына эләгә. Шуннан бирле ул Херсон юнәлеше фронтында. Сугышка киткәнче районда көрәшче данын алган ул. Татарстан беренчелеге җиңүчесе, район һәм якын-тирә өлкәләрдә үткән ярышлар җиңүчесе дә. Ден ел саен авыл сабантуйлары мәйданын тоткан, берничә тапкыр район сабантуе батыры булып калган. Хәрби сүзләренчә, спорт белән шөгыльләнү аңа армия сафларында хезмәт үткәндә дә, бүгенге көндә фронтта да ярдәм итә. Ир-егетләр физик яктан көчле булырга тиеш.
Яшь көрәшчеләр арасында сигезенче сыйныф укучысы Аяз Хәкимов та бар. Ул барлык көрәш ярышларында да катнашырга тырыша. Сабантуйларында көрәшеп ел саен призлы урыннар ала.
– Көрәш буенча тренировкалар башлану белән йөри башладым, – дип сөйләде Аяз Хәкимов. – Көрәш – ул матур спорт төре, аны өйрәнеп бетеп булмыйдыр да. Бүген безгә тәҗрибәле көрәшче мастер-класс күрсәтте.
– Мин спортның берничә төрен яратам, тик көрәшне аеруча, – дип сөйләде җиденче класс укучысы Альфред Суфиянов. – Мәктәптәге көрәш секцияләренә көрәш осталары килеп мастер-класслар күрсәтүе безгә бик файдалы. Күптән түгел генә көрәш остасы Вил абый Усманов та килеп киткән иде. Ул да безгә үзе белгән көрәш алымнарын күрсәтте. Бүген дә файдалы мастер-класс карадык.
Дүртенче класста укучы Нурислам Тимаев һәм алтынчы класс укучысы Эмиль Шараков та мастер-класстан алган уңай фикерләре белән бүлештеләр.
Тренерлары Эльвир Тимаев сүзләренчә, яшь көрәшчеләр 23 февральдә үтәчәк турнирга әзерләнәләр.
Индира Сәйфуллина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар