16+

Үз язмышын үзе язган табибә

Кечкенәдән үк тормышның ачысын татып, нәни җилкәләренә төшкән зур җаваплылык белән чыныккан сугыш чоры балалары арасында гаҗәеп югарылыкларга ирешкән шәхесләр аз түгел.

Үз язмышын үзе язган табибә

Кечкенәдән үк тормышның ачысын татып, нәни җилкәләренә төшкән зур җаваплылык белән чыныккан сугыш чоры балалары арасында гаҗәеп югарылыкларга ирешкән шәхесләр аз түгел.

Алар беркайчан да үзләренә карата кызгану да, өстенлекләр дә көтмәгән. Барысына да үз ихтыяр көче, үҗәтлеге белән ирешкән. Луиза Фазлиева (кыз фамилиясе – Гыйләҗиева) – моның ачык мисалы.

Республиканың ерак почмакларының берсендә ишле гаиләдә туган, үзе әйтмешли, «томана» авыл баласының медицина фәннәре докторы дәрәҗәсенә күтәрелүе үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Аның балачагы иң авыр елларга туры килсә дә, нәкъ менә шул кыенлыклар Луиза ханымның холкын, тырышлыгын һәм ныклыгын формалаштыра.

Язмышында – сугыш авазы
Луиза Кираметдин кызы 1937 елның 27 апрелендә ТАССРның Лениногорск районы Шөгер авылында туа. Аның иң беренче хатирәсе – Бөек Ватан сугышы башлану. 1941 елның 22 июнендә өлкәннәр Сабантуйга китә, ә дүрт яшьлек Луизаны өйдә калдыралар. Ул тәрәзә төбендә елап торганда, кинәт кайгыга батып авылга кире кайткан кешеләрне күрә. Шул көнне алар тормышына «сугыш» сүзе килеп керә.

Әтисе Кираметдин фронтка китә. Гаиләдә дүрт бала, әнисе Нурбисәл бишенчегә авырлы була. Ачлык, курку, «похоронка»лар көтү – барысы да көндәлек тормышның бер өлешенә әверелә.

Авылда кешеләр гаиләләре белән ачтан үлә. Гыйләҗиевларны мондый язмыштан әниләренең укытучылык эше, бакча һәм саклап кала алган сыерлары коткара. Шулай да ачлык хисе Луизаның хәтеренә гомерлеккә уелып кала. 

Ул елларда кешеләр җилкәсенә төшкән авырлыкларны сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Әмма авыл кешеләренең бер-берсенә карата ярдәмчеллеген, җылы мөнәсәбәтен, бердәмлеген Луиза әле дә хәтерли. Кайгысы да, кечкенә генә сөенечләре дә уртак була аларның.

Әтиләренә, сөенечкә, бөтен сугышны кичеп, исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп була. Ләкин сугышта алган яралар аның сәламәтлеген какшата. Ул кайтып, мәктәп директоры вазыйфаларын башкаруга керешә. Гаиләдә алтынчы бала дөньяга килә. Әмма 1949 елның гыйнварында, 46 яшендә, Кираметдин туберкулёздан вафат була. 

Луизага ул чакта 11 яшь кенә була, ә иң кечкенә энесенә ике яшь тә тулмаган чак. Әнисе сугыштан соңгы катлаулы елларда балалар белән янә ялгызы кала. Укытучының айлык хезмәт хакы базардан бер пот он алырга гына җитә. Гаиләне янә хуҗалык – сыер, сарык, кош-корт һәм бакча коткара. 

Югары үрләргә таба
Әнисе, ничек кенә авыр булмасын, балаларын укытырга тырыша. Әтисе дә үзе исән чакта Луиза өчен иң мөһим карарны кабул иткән була: аны рус мәктәбенә укырга бирә. Милли мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларында уку авыр булачагын ул яхшы аңлый. Луиза рус телен белмәү сәбәпле ике елын «югалта», әмма нәкъ шул адым аның киләчәген билгели.

1956 елда Луиза Казан дәүләт медицина институтының Педиатрия факультетына укырга керә. Табиб һөнәре аңа балачактан ук могҗиза булып тоела. Абруйлы табиб булган әнисенең сеңлесе дә һөнәри юлын билгеләүдә мөһим роль уйный.  Ә педиатрия юнәлешен  ул бертуган апасының киңәшенә колак салып сайлый. Бу чакта да конкурс бик зур була – бер урынга 13 кеше.  Әмма имтиханнар кабул иткән укытучыларга Луиза әле дә бик рәхмәтле: аларның мәрхәмәтлелеге, җылы карашы, хуплау сүзләре яшь кызга канатлар куя.

Луиза Фазлиева сайлаган юлына тугры калып, медицинада 52 ел хезмәт итә. Моннан ун ел элек, 78 яшендә генә, практик һәм фәнни эшчәнлегеннән читләшә.  Медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган табибы, хезмәт ветераны дәрәҗәләренә ия була. Монографияләр, студентлар өчен методик әсбаплар, 200гә якын фәнни публикацияләр авторы ул. Фән үсешенә керткән өлеше өчен Луиза ханым Россия һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан күпсанлы грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләгән. Әмма мондый югарылыкка күтәрелүнең бәясен ул үзе генә белә. 

Ишектән кертмәсәләр – тәрәзәдән 
Медицина университетын тәмамлаганнан соң ул Казан поликлиникаларының берсендә гади педиатр булып эшкә урнаша. Әмма алга таба уку, югарыга үсү теләге бик көчле була анда. Ике ел тәҗрибә туплаганнан соң яшь табиб ординатурага керергә гариза яза. Әмма комиссия ни өчендер аның теләген хупламый. Өч ел аның кандидатурасын кире боралар. Сәбәбен ачыклау өчен Сәламәтлек саклау министрлыгына кадәр барып җитә ул. Үҗәтлеге ярдәмендә министрның үзе белән очрашуга ирешә. Сүзе үтә: шул ук елда кызны ординатурага алалар. Моннан соң инде ул педиатр практикасын фәнни эшчәнлек белән бергә үреп алып бара башлый. 

Аспирантурага керү хыялын тормышка ашыру да җиңел булмый. Кулында кечкенә ике баласы булган яшь әнине тыңлап та тормыйча борып җибәрәләр. Әмма Луиза чигенергә уйламый, ишектән кертмәсәләр тәрәзәдән үтеп керә торганнардан була ул. Янә Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар бүлеге мөдире ярдәм итеп җибәрә. Кыз үз дигәненә ирешә.

Сөенечкә, Луизаның юлында һәрчак яхшы кешеләр генә очрый. Үзе эшләгән кафедра мөдире профессор Абруй Хәмидуллинаны ул зур җылылык хисе белән искә ала. Таләпчән, әмма киң күңелле фәнни җитәкчесе күп еллар дәвамында тормышында да, фәнни эшчәнлегендә дә юнәлеш биреп, киңәшләре белән ярдәм итеп тора. Нәкъ аны Луиза төп укытучысы дип атый һәм янәшәсендә шундый кеше булуы белән үзен бәхетле дип саный. 

Берсенә-берсе тиң
Луиза ханым ирне дә үзенә тиңне очрата. Һөнәри баскычтан алар бергә кулга-кул атлап күтәреләләр. «Генерал хатыны булу өчен курсантка кияүгә чыгарга кирәк», – диләр бит. Фазлиевлар гаиләсендә дә нәкъ шулай килеп чыга. Өйләнешкән чакта икесе дә гади студент кына була алар: Луиза медицина университетының педиатрия факультетында укый, Марс КФУның юридик факультетында читтән торып белем ала. Ике катлы агач йорттагы коммуналкада тормыш башлап җибәрәләр. Үзен электромонтажник дип таныштырган егетнең, чынлыкта КГБда хезмәт итүен Луиза ханым кияүгә чыккач кына белә. 58 ел бергә гомер итү дәверендә Марс полковник дәрәҗәсенә кадәр үсә. 

Ире баштарак хатынының һөнәри омтылышларын өнәп үк бетермәсә дә, соңрак аның теләгенә каршы килми. Гомер буе бер-берсенә терәк-таяныч булып, бер-берсенең уңышларына сөенеп яши алар. Бүген Луиза иренең фотосы һәм исәбе-хисабы булмаган медальләрен бүлмә түрендә аның якты истәлеге итеп саклый. 

Гомер көзе 
90 яшенә таба атлаган Луиза ханымга һич кенә дә үз яшен бирмәссең. Инсульт кичергән булса да, ул әле дә үз аягында, көр күңеллелеген, тормышка позитив карашын, фикер аныклыгын саклап калган. Хәзерге вакытта Луиза ханым берүзе яши. Ире Марсны 2020 елда коронавирус зәхмәте алып киткән. Ике уллары да инде пенсия яшендә, оныкларының үз тормышлары, оныкчыклары үсеп килә. Ара-тирә генә кунакка килеп китәләр. Алты бертуган арасында да бүген Луиза ханым исән-саулардан берүзе калган. Әлбәттә, аның кайчак бераз моңсуланып алган мизгелләре була торгандыр. Әмма ул сугыш балаларына хас ныклык белән тормышын дәвам итә. Күңелсезләнеп утырырга һич яратмый ул. Әнә үзенә шөгыль дә тапкан, үзенең тормыш юлы истәлекләрен язарга керешкән.
Алга таба да саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле гомер көзе телибез Луиза ханымга! 


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading