16+

Картинг—“автоспорт йорты”ның нигезе

Татарстанның Автоспорт федерациясе, ЮХИДИ идарәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе 2023 елда картинг буенча республика ярышларына йомгак ясады.

Картинг—“автоспорт йорты”ның нигезе

Татарстанның Автоспорт федерациясе, ЮХИДИ идарәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе 2023 елда картинг буенча республика ярышларына йомгак ясады.

Бездә быел 13 төбәк, төбәкара һәм Бөтенроссия узышлары үткәрелде. Казан, Чаллы һәм Саба картодромнарында оештырылган 15 класстагы ярышларда җиңүчеләргә кубоклар белән дипломнар тапшырылды.

—Татарстанда картинг клублары 1990 елларда республиканың Автоспорт федерациясе рәисе Евгений Шафранов тырышлыгында оештырылды. Картингчылар – булачак чемпионнар. Быел – юбилей елы, картинг буенча ярышлар 10нчы сезон үткәрелде,- диде “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов.

Республиканың спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов әйткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов картинг хәрәкәтен үстерүгә теләктәшлек күрсәтә.

 — Сезнең уңышлар – тырыш хезмәт, озак күнегүләр һәм җиңүгә омтылыш нәтиҗәсе. Картинг гади генә спорт түгел, киләчәктә дә уңышлар, яңа җиңүләр телим, тизлекне киметмәгез!- дип спортчыларны котлады “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова.

Татарстанның халык артисты, автоспорт остасы Салават Фәтхетдинов:”Картингтан башка автоспорт юк. Картинг ул – автоспортның нигезе, ә нигезсез йорт җимерелә”,-диде.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов: ”Картинг клубларында 2 мең бала шөгыльләнә. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә, техниканы да өйрәнәләр. Үсеп җиткәч тә юл хәрәкәтендә катнашканда кагыйдәләрне төгәл үтиләр,-диде.

Быелгы сезонда Казаннан -  Зиннур Баһаветдинов, Виталий Авдеев, Егор Кузмин, Мурад Зыятдинов, Роман Шафранов, Чаллыдан - Всеволод Шишкин, Валерий Матвеев, Владимир Матвеев, Нияз Ахунов, Андрей Кузин, Азат Бәдретдинов, Байлар Сабасыннан – Данис Насыйбуллин, Рәмзил Юсупҗанов, Илнар Галимов, Урыссудан Рамазан Шамилов беренче урынны яуладылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading