16+

Килен, сыер сава беләсеңме?

Бүген ирем бергә ничә ел яшәгәнебезне сорады. Эшемнең кызу чагы иде, мин дә тиз генә җавап бирә алмадым.

Килен, сыер сава беләсеңме?

Бүген ирем бергә ничә ел яшәгәнебезне сорады. Эшемнең кызу чагы иде, мин дә тиз генә җавап бирә алмадым.

Ул иренмәде, телефонындагы калькулятордан төгәлрәк исәпләргә тырышып, санап куйды. “Шактый күп торабыз икән”, – ди бу. Әйтерсең, 50 ел гомер иткәнбез! Дәшмәдем әле. Нинди максаттан соравын да ачыклап тормадым. Әйтәм бит, эшем тыгыз иде дим.

...Үзем идән юам, үземнең килен булып килгән чаклар күз алдына килде. Ирнең соравы минем дә күңелне кузгатты. Иң беренче, беләсезме, сыер искә төште. Туры килеп тора бит ә! Кулыма телефон алган идем, анда да килен сыер саварга тиешме дигән бәхәс куертканнар икән. Хикмәт, сыер сава белүдә генә микән! Тормыш итәсе, тормыш көтәсе бар. Кемгәдер ул сыер саву бер дә кирәк булмас. Әнә бит һаман бәхәсләшәләр: сыер саварга кирәкме, аның мәхәббәткә ни катнашы бар?

 Шулай да, гөнаһ шомлыгына каршы, кирәге чыкты сыер сава белүнең. Мин әле алай карт килен түгел. Шулай да мин килен булып төшкәндә төп йортта сыерлар ике баш бар иде. Хәзер инде юк: кәҗә генә асрыйлар. Көтү чиратына чыгу бар иде. Хәзер көтүләр бөтенләй бетте. Соңгы елларны электр көтүчесе көтә. Анда да күпләп асраучылар гына малкайларын куып чыгара. Озын сүзнең кыскасы шул: кайнана килен килде, дип бер-ике көнгә кунакка китеп барды. Безгә ике сыер калды. Мин бит сыер сава белмим! Ул чакта хәзер күпләрдәге кебек саву аппаратлары да юк. Туган йортымда әни дә миңа сыер саварга өйрәтмәде түгел, саудырып интектермәде генә.

Безнең сыерлар янына якын килерлек түгел. Алар кайчак әти белән икәүләшеп тә савалар иде. Берсе борыннан тотып тора, яисә аягын бәйле. Безнең сыерлар да үзебез кебек холыксыз иделәр. Без үскәндә әллә ничә сыер асрадык, кайчак икешәр дә булды. Күп вакыт шул холыксыз сыерларыбыз әнинең чиләктәге сөтен дә түгеп кертәләр иде. Җәйге кигәвен чыккан чакларны әйтеп тә тормыйм. Әни үзе дә 8 сыйныфтан чыгып китеп, ничә ел тулай торакта яшәп кайткан 19 яшьтә килен булып килгән кеше.

Үзе дә сыер сава белмәгән. Аны әти дә, әби дә өйрәткән. Беркем дә ачуланмаган. Шулай да әби сөте калмаган микән дип, җелемнәрне тикшереп тарткалап караган әле. Ә әни гомер буе сыерларын яратып карады. Холыксызлана башласалар да, әтине көйләгән кебек җайлап җибәрә иде үзләрен. Безгә үзебезгә кызгылт аксыл сыер килеште. Шундыйракларны асрадык. Хәзер әни сыер да саумый, сыер да карамый. “Өчәр сыер асраган чаклар булды, асрамадык түгел. Асрадык”, ди кенә искә алып сөйләшә.

Балачакта сыер саварга кызыгып дус кызым Асияләрнекен дә, күршебез Нурания апаныкын да савыштыргалый идем. Аларның сыерларын урындыкка утырып та савып була иде ичмасам. Акыллырак малкайлар булганнардыр инде. Ә “сыер тибә” дигән әйбер минем башка яхшы гына кереп урнашкан иде. Бәлки шуңадыр да сыер саварга ныклап өйрәнмәдем. Шуңа да “әни эштән кайтышка сыерын савып куя идем”, – дип мактана алмыйм. Сыер саумадым, тик шуннан кала бөтен эшне эшли белә идем. Тик менә “шулкадәр уңганлыгым белән” минем сыер сава белмәгәнемә беркем дә ышанмый иде.

...Кайнана китте, сыеры калды. Иремнең күзләренә карап: “мин сыер саумыйм”, – дидем. Шуннан ирем үзе ике сыерны да сауды. Мин чиләкләргә салып сөзеп куйдым. Сөт бирүчеләргә чыгарып тапшырдым. Ирем капка ачып чыгарды, капка ачып кертте. “Яшь килен сыер савып, сөт тапшырды” дигән сүз чыкты. Калганы безнең капка эчендә калды. Тормыш әнә шул сыер саугандагы кебек, кайчак юл куюлар, бер-береңә булышулар белән дә бара икән. Кайчак сынауларга түзеп калып була, кайчак сынып та китәсең... 

Хәзер киленнәргә сыер сава беләсеңме, дип сораучылар да юктыр инде. Сыер асраучылар да көннән-көн кимеп бара бит.

Зифа Шәйдуллина
 

Язмага реакция белдерегез

7

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading