Тормышны ак һәм карага бүлеп карап булмый, килешәм. Сарысы, кызылы, зәңгәре, шәмәхәсе дә бар. Әмма кайвакыт бу төсләр шулкадәр буталып китә ки, хәтта кеше үзенең нәрсә эшләгәнен дә аңламый кала.
Кояшлы яңгырдан соң чыккан салават күпере кебек үк, бу мизгелләр рәхәт, матур да булырга мөмкин. Ләкин аннан соң, көн йә болытлы була, йә кояшлы кала. Кояш белән ай алышынган кебек кешеләргә дә иртәме, соңмы җавап тотарга туры килә. Һәркем үзенчә хаклы, дөрес. Тик кайвакыт тормышны “ак” һәм “кара” төсләргә аермау һәлакәткә илтергә дә мөмкин.
Хыянәт – яхшымы әллә начармы? Ул “ак”мы әллә “кара”мы? Берсүзсез “кара” дип әйтербез. Ләкин һәркемне мондый адымга этәрә торган сәбәп бар. Сәбәбен белмичә, кемгәдер яла ягу, хөкем чыгару да дөрес эш түгел. Алай эш итсәң, үзең дә гайбәтчегә әйләнеп куярга мөмкинсең.
Аллаһка шөкер, тормышта хыянәт белән очрашкан булмады һәм булмасын да. Шулай да, бер танышым белән сөйләшкәндә, аның танышының танышы хыянәт итүе ачыкланды әле. Дөресен әйткәндә, кемнең нәрсә эшләп йөрүе безнең эш түгел. Кем ничек тели, шулай яши. Ә менә хыянәт иткән кешенең башындагы “тараканнары” белән сөйләшеп карыйсы килә. “Дөрес эшләмисең, алай ярамый”, – дип әйтү өчен түгел. Аңлап булмаганны аңларга тырышу өчен. Көтмәгәндә шундый мөмкинлек килеп чыкты. Теге әфәнде белән бер өстәл артында утырырга туры килде. Сүз артыннан сүз, үзеннән-үзе бу темага кереп киттек әле.
Иң беренче сорау, әлбәттә: “Ни өчен?” иде. Әңгәмәдәшем миңа моны болай аңлатты: “Менә син берничә эштә эшлисең. Ни өчен?”, – ди. “Акча җитмәгәнгә эшлим”, – дим. “Монда да шулайрак”, – ди. Алай дисәк, рәсми эш урыны бар, әмма “шабашка”га да йөри булып чыгамы икән? Моннан чыгып, аңлыйсыздыр, нәрсә җитмәвен сорадым. Андый хәлгә юлыкмас өчен, бәлки, киңәш тә биреп куяр әле дип уйлап торам. “Кимчелексез кеше булмый. Синдә дә, миндә дә бар ул. Минем өчен нормаль булмаган әйбер, синең өчен гадәти хәл булырга мөмкин яки киресенчә”, – ди. Кыскасы, үз гамәленә аңлатма бирә алмады. Озак бәхәсләштек, минем сорауга сорау белән җавап биреп тик утырды. Әле мине гаепле дә итте. “Кеше хәлен кеше белми, үз башыңа төшмәсә”, – ди. Белергә язмасын, теләк тә юк, Аллаһ сакласын. Русларда шәп бер әйтем бар: “Чужая душа – потёмки”. Һәркемнең үз фикерендә калуы алдан ук билгеле иде. Ләкин бер сорау күңелне тырнап калды. “Хатыныңның нинди кимчелеге бар?” – дигәч, “Белмим”, – диде. Үземчә: “Хатыны начардыр, бәлки, шуңа хыянәт итәдер”, – дип аклыйсы идем. “Киләчәккә нинди планнар?” – дигәч. “Эштә дедлайннар бар, монда да шулай ук”, – ди, ләкин тагын кайчан икәнен белми. Белмимнең беләге авыртмый ул…
Бу очракта өчесен дә жәлләрлек. Ире тугры дип өйдә плитә янында басып торучы, киемнәрне юучы хатынны кызгандым. Язмыш бу әфәнде белән кавыштырган кызны жәлләдем. Ул аралаша башлаганда аның хатыны булуын белмәгән. Дөреслек ачылганда инде соң, хисләр бар. Бу адымга барган ирне дә жәл. Үзен бәхетле итү өчен ничә кешене бәхетсез итә бит. Гамәлләре өчен җаваплы булуны сорар идең дә, үзенә нәрсә кирәк икәнен белмәгән кешедән нинди җаваплылык көтәргә?
Менә шуннан килеп чыга да инде төрле төсләргә буялган дөнья. Кеше үзенә нәрсә кирәк икәнен белми. Рәхәткә чыдый алмый, ике урындыкта да утырып калырга тели. Бәлки, алай да яшәп буладыр. Яши бит менә кеше. Беркемгә дә хыянәт итәргә дә, хыянәт ачысын татырга да язмасын. Берсен дә гаепләп язу түгел, һәркем үзенчә нәтиҗә ясый. Шулай да акыллы кыяфәт чыгарып, киңәш бирим әле: “Үзеңә нәрсә теләмисең, башкаларга шуны эшләмә”. Шушы кагыйдәне истә тотып яшәсәң, күп кенә ялгыш адымнан сакланып каласың.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар