Криминаль полиция башлыгы кулга алынган
Казанда полиция бүлеге башлыгы урынбасары "Суконовскийлар" җинаятьчелек төркемен үз канаты астына алуда шикләнелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанда полиция бүлеге башлыгы урынбасары "Суконовскийлар" җинаятьчелек төркемен үз канаты астына алуда шикләнелә.
"Сафиуллина" полиция бүлегендә криминаль полиция начальнигы булып эшләүче Илназ Ситдыйков ришвәт алуда шикләнелеп кулга алынган. Бу хакта рәсми чыганаклардан билгеле булды. Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстандагы бүлеге бүген иртән Ситдыйковның эш урынына тентү белән килгән.
Беренчел версия буенча, Илназ Ситдыйков башка полиция хезмәткәрләре белән бергә (әлегә аларның исемнәре билгеле түгел), законсыз булмаган бизнесны, шул исәптән "Суконовский" оештырылган җинаятьчел төркемне үз канаты астына алган. Күрәсең, сүз түләүле паркинглар һәм кибетләр челтәре турында бара.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә "Сафиуллина" полиция бүлеге башлыгы урынбасарының җинаять кылуда шикләнелүен расладылар. Әлегә факт буенча хезмәт тикшерүе уздырыла.
- Татарстан Эчке эшләр министрлыгы полицейскийның вазыйфаи җинаять кылуга катнашы булу турында тикшерү үткәрә, әлеге хезмәткәр ришвәт алуда шикләнелә. Әлеге факт буенча хезмәт тикшерүе билгеләнгән. Болар расланган очракта, полиция хезмәткәре эчке эшләр органнары хезмәткәренең намусын һәм абруен төшерә торган җинаять кылган өчен эшеннән азат ителәчәк һәм гамәлдәге законнар кысаларында җәза алачак. Моннан тыш, аның турыдан-туры җитәкчеләре катгый дисциплинар җаваплылыкка тартылачак, - диелә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенең безгә җибәргән хатында.
Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Фото социаль челтәрләрдән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
-
#Авыл
Җәй башлану белән илтеп куялар иде, ә анда... Анда үзгә тормыш...
Комментарийлар