16+

Күзләре күрмәүче Шәһит Шахвәлиев: «Намазга баскач, минем өчен хәерлесе шулдыр дип тынычландым»

Җирдә җәннәт кая дисәләр, ул – “Ярдәм”дә... “Ярдәм – Помощь” хәйрия фонды каршындагы тернәкләндерү үзәгендә оештырылган “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” курсларына килүчеләрнең сүзләре бу.  Монда тәүге тапкыр килүчеләр дә, инде берничә тапкыр булырга өлгерүчеләре дә үзәк хезмәткәрләренә рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмый. Яшиселәр килә башлады, ди алар. 

Күзләре күрмәүче Шәһит Шахвәлиев: «Намазга баскач, минем өчен хәерлесе шулдыр дип тынычландым»

Җирдә җәннәт кая дисәләр, ул – “Ярдәм”дә... “Ярдәм – Помощь” хәйрия фонды каршындагы тернәкләндерү үзәгендә оештырылган “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” курсларына килүчеләрнең сүзләре бу.  Монда тәүге тапкыр килүчеләр дә, инде берничә тапкыр булырга өлгерүчеләре дә үзәк хезмәткәрләренә рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмый. Яшиселәр килә башлады, ди алар. 

Бирегә тормышта үз урыннарын табу максатыннан күзләре күрмәүчеләр җыелган.

“Икебезгә бер күз”
Курсның исеменнән күренгәнчә, бирегә күзләре күрмәүчеләр җыелган. Ольга һәм Илфат Гыйниятуллиннар Белгород өлкәсеннән килгән. Илфат тумышы белән Теләче районының Олы Мишә авылыннан. Күзләре бала вакыттан ук начар күргән.

– Авылдагы мәктәптә укый алмагач, Лаеш районындагы сукырлар интернат-мәктәбенә җибәрделәр. Урта белемне шунда алып чыктым. Аннары сукырлар предприятиесендә эшләдем. 1989 елда бер күземә операция ясатып карадым. Әмма уңышсыз булып чыкты, бөтенләй күрми башлады. Икенче күзеңне саклап калырга кирәк дип, анысына да операция ясатырга куштылар. Әмма операциядән соң икенче күзем дә күрмәс булды. Элек әле чыгып йөри идем, бу хәлләрдән соң өйдә генә утырып тордым. Шунда бер танышым шалтыратып, Казанда күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү үзәге барлыгы турында сөйләде. 2012 ел иде бу. Ул вакытта үзәк “Сөләйман” мәчетендә эшли иде. 2013 елда “Ярдәм” мәчете ачылды, мине шунда чакырдылар. Монда килеп эләккәннән соң, тормышым бөтенләй үзгәрде. Намазга бастым, компьютерда эшләргә өйрәндем. Бер арттырусыз әйтәм, яшиселәр килә башлады. Илдар хәзрәт Баязитов ярдәме белән хаҗга да барып кайттым, – ди ул. 

Булачак хатыны Ольга белән Курск өлкәсендәге тернәкләнү үзәгендә танышкан. 2016 елда никах укытып, Белгородта яши башлаганнар, фатир сатып алганнар. 
– Бик матур яшибез. Миннән аермалы буларак, Ольга бер күзе белән әз генә күрә. Икебезгә шул бер күз җитә дә, – дип елмая Илфат. 

“Сеңлемнең дә, минем дә күзебез күрми”

Шәһит Шахвәлиевкә 61 яшь. Өч баласы, биш оныгы бар. Самарада яши. Тумышы белән Шентала районының Әбдеки авылыннан.
– Без гаиләдә биш бала. Сеңлем белән икебезнең күзләре тумыштын начар күрә. Күпме йөреп, тикшеренеп тә, сәбәбен белә алмадык. Нәселебездә дә юк андыйлар. Борчылган чаклар булды, ә инде намазга баскач, минем өчен хәерлесе шулдыр дип тынычландым. Әтиебез ике ел элек мәрхүм булды. Әниебез Саҗидәгә 93 яшь. Абыем белән авылда яши. Хатыным Әнисәдән уңдым. Матур яшибез, балалар тәрбияләп үстердек, оныкларыбыз бар. Үз йортыбыз белән яшибез, кош-кортлар үстерәбез, – дип сөйли ул.  

“Иртән торганда күрми идем”
Башкортстанның Бәләбәй шәһәреннән килгән 26 яшьлек Алмаз Шәвәлиев дөньяга сау-сәламәт булып туа. Мәктәпкә барырга җыенган Алмаз китаплар да укырга өйрәнә. Әмма гриппка каршы ясатылган прививкадан соң авырып китә.
– Йокларга ятканда күзләрем күрә иде, иртән торганда томанлы гына күрә башладым. Күрмим бит дип бик каты елаганым хәтердә. Әни белән әти табибларга да йөртте, операцияләр дә ясаттык. Нәтиҗәсе генә булмады. Тора-бара бөтенләй күрми башладым. Инде әти белән әниемнең, энемнең йөзләрен бөтенләй хәтерләмим. Миңа ун яшь булганда тагын бер энем туды. Без гаиләдә өч ир бала, – ди ул. 

“Ярдәм” фонды оештырган курсларга килүенә сөенеп бетә алмый. Брайль шрифты белән укырга өйрәнгән. Үзенә дуслар тапкан.
– Кремльгә экскурсиягә алып бардылар. Спектакль карадык. Монда бик мәрхәмәтле кешеләр эшли. Барысына да рәхмәт, – ди Алмаз.

Иң зур һәм нәтиҗәле проект
“Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” курслары Россия Президенты гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Ел башында ук эшләп киткән бер айлык курсларга белем алу һәм тернәкләнү өчен Татарстан район һәм шәһәрләреннән генә түгел, Башкортстан, Удмуртия, Белгород, Оренбург, Самара, Әстерхан, Ростов, Мәскәү, Дагыстаннан хәтле килгәннәр. 

Проектның максаты – күзләре күрмәгән һәм начар күргән кешеләргә тормышта үз урыннарын табарга, социаль адаптация узарга булышу: курсларда аларга көнкүрештә кирәк булган күнекмәләрне бирәләр, психологик, юридик ярдәм күрсәтәләр.

 “Ярдәм – Помощь” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев әйтүенчә, “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” курслары 2018 елдан бирле даими оештырылып килә. 
– Безнең әлеге проект Президент грантлары фондында югары бәя алды һәм үзенең нәтиҗәлелеген дә күрсәтте. Быел җиде курс оештырачакбыз, аларда барысы 245 кеше укып чыгачак, – диде ул. 

 Фондның тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова, киләчәктә бу юнәлештә тагын да күбрәк һәм сыйфатлырак эшләргә тырышачакбыз, дип билгеләп үтте.  
 

Язмага реакция белдерегез

6

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading