Карамасарда яшәүче Гыйлаҗ ага Миңнуллин 100 яшьлеген каршылады.
Скопировать ссылку
Карамасарда яшәүче Гыйлаҗ ага Миңнуллин 100 яшьлеген каршылады.
Имән туйларга таба Карамасарда яшәүче Гыйлаҗ абый һәм Мансура апа Миңнуллиннар 78 ел парлы гомер итәләр. Район тарихында Уңышлы туйларын билгеләп, Имән туйларына таба атлаучы бердәнбер пар алар. Сокланырлык та, тиңләшерлек тә гаилә юлы.
Бер мәктәптә укысалар да, мәхәббәт чәчкәсе туганнарының туенда бөреләнә. Шул көннән башлап, Гыйлаҗ абый тормышын Мансура ападан башка күз алдына да китерә алмый.
Миңнуллиннар 5 балага гомер биреп, үз үрнәкләрендә тәрбияләп үстергән. 11 онык, 12 оныкчыклары бар. Балалар игелеге күреп, заманча, җылы, нурлы өйләрендә тагын да яктылык өләшеп, кадер-хасияттә яшиләр.
– Балалар тәрбиясе булмаса, алар яратуын тоймасак, без бу көннәрне күрмәгән булыр идек. Шундый балалар үстерүебез өчен сөенәбез. Оныкларыбыз да безнең горурлык, - ди өлкәннәр. Бүгенге көндә Мансура апаның сәламәтлеге нык какшаган, Гыйлаҗ абый аны гел кайгыртып тора, парлы гомерләренең дәвамлы булуын тели.
Җиңем һәрчак сызганулы булды Сатмыш авылында 8нче классны тәмамлагач, Гыйлаҗ абый колхоз эшенә чыга. Сугыш башланып, авылда яшьләр һәм өлкәннәр генә калгач, авыр кул хезмәтләрендә дә катнашырга туры килә. 1942 елда ФЗУга алалар аны. Училищены тәмамлаганнан соң, Казан-Ульян тимер юлы төзелешенә җибәрәләр. Монда ул чын хезмәт чыныгуы үтә.
– 1941-1942 елгы кыш бик салкын булды. Җирне казу өчен өстендә ут ягып, җылыта идек. Төзелешне хәрбиләр контрольдә тотты. Ел ярым эчендә 200 километр озынлыктагы тимер юл салдык. Җиңү өчен бөтен көчебезне биреп эшләдек. Сугыштан соң армиягә алдылар. Анда 4 ел хезмәт иттем, бик күп шәһәрләрне торгызуда катнаштым, - дип искә ала аксакал.
Гыйлаҗ ага Карамасарга кайткач та бик күп җаваплы хезмәтләр башкара. Төзелештә эшли, колхозны җитәкли, прораб, хуҗалык эшләре мөдире вазифаларын башкара.
Комментарийлар