16+

Татарстанда сабан культураларын чәчүгә керештеләр

Лениногорск районында – борчак, Кайбыч, Буа һәм Бөгелмә районнарында арпа чәчүгә керешкәннәр.

Лениногорск районында – борчак, Кайбыч, Буа һәм Бөгелмә районнарында арпа чәчүгә керешкәннәр.

Республикада 1 млн 730 мең гектар мәйданда сабан чәчүе планлаштырыла, шулардан 818 мең гектар – бөртеклеләр, 684 мең гектар техник культуралар.

Шулай ук уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру дәвам итә. Көзге культураларны тукландыру 142 мең гектар мәйданда башкарылган, бу планнан 29 процентын тәшкил итә. Күпьеллык үләннәр 45 мең гектар яисә планнан 14 процент мәйданда тукландырылган.

Билгеле булганча, Татарстанда «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading