16+

 Рөстәм Миңнеханов “Казан- хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласын ачты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Казан хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласын ачу тантанасында катнашты. Стела “Казан-2” вокзалы (Воровский урамы) каршындагы территориядә төзелде. Казанга әлеге мактаулы исем Россия Президенты Владимир Путинның 2020 елда кабул иткән Указы нигезендә бирелде. Тантанага сугыш һәм хезмәт ветераннары, предприятиеләр коллективлары килгән иде. 

 —“Казан- хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласын ачу Татарстан һәм ил өчен тарихи вакыйга. Бөек Ватан сугышы елларында республика илнең мөһим тыл үзәге булды. Ул вакытта безнең төбәккә 70тән артык предприятие эвакуацияләнде. Фронт өчен 600дән артык корал, сугыш кирәк-яраклары, самолетлар, снарядлар җитештерелде. Хатын-кызлар, балалар һәм өлкәннәр ахыр көчләренәчә эшләде. “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен”- төп шигарьгә әверелде,- диде Рөстәм Миңнеханов.

 Республикадагы 20 предприятие “Хезмәт батырлыгы предприятиесе” исеменә лаек булды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Кукмара киез-итек комбинаты”на һәм “Карпов исемендәге химия заводы”на “Хезмәт батырлыгы предприятиесе” дигән таныклыклар тапшырды.

 —Тарих дәресләреннән һәм кинохрониканың сирәк кадрларыннан белгәнебезчә, сугыш елларында хатын-кызлар, өлкәннәр һәм балалар бер-берсен алыштыра-алыштыра станок артына баскан, эшне бер минутка да туктатмаган. Аларның максаты бер булган- “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен”. Заводлар бүген дә республика һәм ил өчен эшли,- диде Казан мэры Илсур Метшин.

 Стела ачу ахырында Рөстәм Миңнеханов дәрәҗәле кунаклар белән бергәләшеп, “Хәтер бакчасы"халыкара акциясе кысаларында агач утыртты. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading