16+

Сентябрьдә “Татар яшьләре көннәре” узачак

Татар яшьләре көннәре 1990 елда нигез салынган хәрәкәтләрнең берсе.  Быел ул 33нче тапкыр уздырылачак. 13-17 сентябрь көннәрендә төбәкләрдән җыелган татар яшьләре “Волга” яшьләр үзәгендә очрашачак. Быел 150 делегат  килүе көтелә. 

Сентябрьдә “Татар яшьләре көннәре” узачак

Татар яшьләре көннәре 1990 елда нигез салынган хәрәкәтләрнең берсе.  Быел ул 33нче тапкыр уздырылачак. 13-17 сентябрь көннәрендә төбәкләрдән җыелган татар яшьләре “Волга” яшьләр үзәгендә очрашачак. Быел 150 делегат  килүе көтелә. 

Россия төбәкләрендә татар яшьләре белән эшли торган оешмалар бар. Алар һәрдаим Татарстандагы җирле татар оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Республика аларның күп эшләренә теләктәшлек күрсәтә, ярдәм итә. “Татар яшьләре көннәре”нә делегат булып килүчеләр үзләре үк шул төбәкләрдәге эшне алып барулар булып тора. “Татар яшьләре көннәре”н оештыручылар әйтүенчә, алар биредән тагы да эшне җанландырып җибәрү, оешмалар оештыру уе белән янып кайтып китәчәк.

–Бер очрашу – үзе бер гомер.  Төрле төбәкләрдән 33 нче тапкыр яшьләр киләләр. Казанга киләләр. Алар татарның башкаласына киләләр. Теләк бер: Казанга килгән  делегатлар алар тагын да күбрәк эш алып бара башласыннар.  Татарстанда да, төрле төбәкләрдә дә тел мәсьәләсе, татар телен үстерү, безнең  гореф-гадәтләребезне саклау өчен зур эшләр алып барырга кирәк. “Идел яшьләр үзәге” белән бергәләп  киләчәктә дә зур адымнар ясап эшләргә язсын, – дип изге теләкләрен җиткерде Татарстан яшьләре эшләре министры  Ринат Садыйков. 

Билгеле булганча, “Татар яшьләре көннәре”нең үзенең бай традицияләре бар. Быел да төрле берләшмәләрнең эшчәнлеген өйрәнү, төрледән-төрле мәдәни программа, вокал, бию һәм кул эшләре, актерлык осталыгы, шәҗәрә төзү буенча мастер-класслар үткәрү күздә тотыла.  Татар теле һәм тарихы буенча дәресләр дә узачак. Шулай ук делегатлар үзләренең проектларын да тәкъдим итәчәк. Тәҗрибә уртаклашу, “Татар яшьләре көннәре”нең лидерын сайлау – төп  максатларның берсе булачак. 

–Катнашучылар аерым сайлау аша узалар. Лидерлары белән сөйләшүләр алып барыла. Яшьләрнең проектлары турында сөйләшәбез. “Идел” үзәге оешмалар белән күп еллар бергә эшли. Без  аларның иң актив балаларын балалар сменасына чакырабыз.  Яшьләрне яшьләр форумына чакырабыз. Башта оешмалар үзләрендә сайлау уздыралар. Чараларны оештыручыларга, волонтерларга, җитәкчеләргә, бәйгеләрдә җиңгән яшьләргә путевкалар бирәләр.   Автономияләрнең тормышы төрле була. Ел саен төрле төбәкләрдә кайбер оешмалар зураялар, аларның эшләре күбәя, кайсында кимиләр.  Быел ике актив делегацияне әйтеп узасыбыз килә. Алар – Ульяновск  һәм Оренбург  өлкәсе яшьләре.  Элек 5-6 кеше килсәләр, быел 10-12 кеше алып киләләр. Бик активлар. Берничә ай эшләгән оешмалар да шалтыраталар. Нинди чаралар узачагын белешәләр. Новосибирскта яңа оешма ачылганга берничә ай гына.  Алдан шалтыратып, инде юллама алдылар. Без һәркемгә мөмкинлек бирергә телибез. Свердловск өлкәсе бик актив. Алар 15 кешедән дә ким килмиләр. Төмәннән 3 оешма бергәләшеп 10 кеше киләчәк. Бүгенге көндә 23 төбәктән делегатлар җыелды, – дип сөйли “Идел” яшьләр үзәге директоры Наилә Галиева. 

Проектның кураторы Салават Кадыйров әйтүенчә, яшьләр татарның мәдәнияте, Казанның үзе белән кызыксынып килә.  Татар яшьләре көннәре беренче тапкыр килүчеләр бик күп. Шулар арасында Пермь өлкәсеннән 13 тапкыр рәттән килүче Рөстәм Галимов та бар. Бу үзе бер тарих. Ул үзе белән бирегә яңа командасын алып килә. Оештыручылар әйтүенчә, алар программа төзегәндә элеккеге еллардан бары тик яхшысын гына сайлап алганнар. Программада үзгәрешләр дә бар. Мәсәлән, башкалабыз Казанда актив эшчәнлек  алып барган “Хәрәкәттә – бәрәкәт” проекты да  “Татар яшьләре көннәрендә” актив катнашыр дип көтелә. Төбәкләрдән килгән җитәкчеләргә аерым программа да узачак. 

“Татар яшьләре көннәре”нең беренче елларыннан башлап бүгенгәчә алып баруда катнашкан Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова да бар.  Ул беренче елларны, гомумән, татар яшьләре көннәрен аерым бер җылылык белән искә алды. “Иң беренче татар яшьләренә килгәндә, 1991 елда иң күп халык катнашкан иде. 600дән артык татар яшьләре килгәннәр иде.

Самарада да татарлар бар икән, Балтыйк буе илләреннән дә татарлар килгәннәр. Алар да татарча сөйләшә дип шаккаткан идек. Татар халкының шулай сибелеп яшәгәннәрен турында хәзер сөйләү яңалык та түгел. Әмма татар яшьләре көннәренә килгән делегатлар алар  янып-җанланып кайтып китәләр. Кайтабыз да оешма ачабыз, кайтабыз  да... Алар моннан үзгәреп кайтып китәләр. 33 ел рәттән уздырылып килә торган чара  әле дә популяр, әле дә төбәкләрдән яшьләр ашкынып килә. Димәк, бу чара кирәк. Татар балалары алга таба да  гореф-гадәтләргә, татар теленә, тарихына, тартылсыннар. Ел саен  Казанга килергә ата-аналарның мөмкинчелекләре  булсын”, – дип сөйли Миләүшә Шәрәпова.

Аның сүзләренә өстәп шуны гына әйтәсе килә. Үзем 1998 елгы “Татар яшьләре көннәре”нең делегаты буларак бик тә канатланып кайткан идем. 2 ел Казанда укып Казанның матурлыгын, аның төрле кызыклы биналарын күрмәгәнемә дә гаҗәпләнгән идем. Татар яшьләре көннәре, чыннан да, минем фикеремне үзгәртте, кызыклы ачышлары белән гаҗәпләндергән иде.  

33 нче “Татар яшьләре көннәре”нең ачылышы 13 сентябрь көнне 13 сәгатьтә яшьләр өчен барлыкка килгән “Урам” паркта булачак. 

Фото: https://intertat.tatar/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading