16+

Таро картасын сатуны тыймакчылар

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов Таро карталары белән гороскоп бастыруны тыярга тәкъдим иткән. Депутат фикеренчә, мондый кешеләр турында медиакиңлектә искә алуны тулысынча бетерергә һәм күрәзәчеләр рекламасыннан арынырга кирәк.

Таро картасын сатуны тыймакчылар

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов Таро карталары белән гороскоп бастыруны тыярга тәкъдим иткән. Депутат фикеренчә, мондый кешеләр турында медиакиңлектә искә алуны тулысынча бетерергә һәм күрәзәчеләр рекламасыннан арынырга кирәк.

Экстрасенс һәм күрәзәчеләрне ул мошенниклар дип атый. Аныңча, алар мизгел эчендә могҗиза көткән кешеләрне алдап бизнес ясый.

Әфганстан да шәригать кануннарына каршы килә торган ритуллар белән шөгыльләнүчеләрнең хезмәтен тыймакчы. Мәдәният һәм Ислам ориентациясе министрлыгы белдерүе буенча, илдә аларга карата көрәш кырысланачак. Аларча, "тылсымчылар", акча эшләү өчен, шарлатан алымнарын куллана. Шул рәвешле, гаиләләрдә һәм бизнеста проблемалар тудырып, җәмгыятьне җимерә. Амулетлар һәм шуңа охшаш предметлар сату шулай ук тыелачак ди.
Элегрәк "Эксмо" нәшрияты генераль директоры Евгений Капьев узган ел сатып алучыларның эзотерикага ихтыяҗы зур булуын билгеләп үткән булган, дип яза РБК. Таро карталары белән бәйле бөтен төр китап яхшы сатылган. "Безнең карашка, бу дөньядагы билгесезлек белән бәйле, кешеләрдә җавапларны бары тик Таро гына бирә ала дигән фикер туа», – дигән ул.

Ни өчен кешеләр экстрасенсларга ышана? 
Психолог Гөлфирә Нуриева фикеренчә, кешегә һәрвакыт таяну ноктасы кирәк һәм ул аны экстрасенслардан эзли.
–    Маслоу пирамидасы буенча, куркынычсызлык хисе физиологик ихтыяҗдан кала икенче төп ихтыяҗ. Эчке куркынычсызлык, ышаныч һәм якланганлык хисе безгә үзебезне уңайлы һәм тыныч тоярга мөмкинлек бирә. Катлаулы гомер юлында ул хисне югалтабыз: йә булган вакыйгаларның сәбәбен белмибез, яки безне билгесезлек куркыта, йә булмаса безне тирә-юнебездә барган хәлләр борчый. Ә кеше психикасы һәрвакыт комфорт зонасына омтыла, аңа таяну ноктасы кирәк. Менә бу сорауга җавап та инде. Экстрасенслар үзләрен гади кешеләргә караганда күбрәк белә дип ышандыра, янәсе алар киләчәк пәрдәсен ачарга сәләтле, үткәннәрне күрә белә һәм теге яки бу хәлне ачыкларга ярдәм итә. Ул ярдәм итә алыр дип халык шуларга бара да инде, – ди ул.

“Гаилә” мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, андый вакытта кеше күрәзәчегә түгел, Аллһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә тиеш. 
–    Кеше сайлау алдында калганда яки үзен борчыган сорауга җавап эзләгәндә, шайтан килеп кысылырга мөмкин. Ә ул төгәл җавапны барыбер белми. Мөселман кешесе фәкать Аллаһтан сорарга тиеш. Аннан сорап дога кылыйк. Ул һичшиксез юлын ачар. Күрәзәчеләрнең хезмәтен тыярга кирәк әлбәттә. Әмма күңелне дә дөресләргә кирәк. Тиздән мәдрәсәләрдә укулар башлана. Укырга килегез, дин гыйлемен алган һәм шуңа таянган кеше күрәзәче юлын таптамый, – ди ул.   

Фото: freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading