16+

«Өемдә үзем генә кунырга да куркам» яки җырчылар нәрсәдән курка?

Бүген җырчылар белән куркулар турында сөйләшеп алырга булдык.

«Өемдә үзем генә кунырга да куркам» яки җырчылар нәрсәдән курка?

Бүген җырчылар белән куркулар турында сөйләшеп алырга булдык.

Популяр артистларның балачактан килгән нинди шом һәм куркулары бар? Алар белән ничек көрәшәләр? Гомумән, бу фобияләрнең җырчыларга тормыш дәверендә комачау иткән чаклары бармы? Җаваплар әлеге язмада.

Элек Алсу Абульханова бөтен нәрсәдән диярлек курыккан, хәтта йоклаганда да ут яндырып йоклаган. “Еллар узган саен куркуым бетте, төнлә берәр нәрсә шыгырдаса да исем китми. Баш мие үзеннән-үзе ни өчен мондый тавыш чыкканын аңлатып бирә башлый. Элек шулай ук самолетта очарга курка идем, хәзер, Аллага шөкер, андый фобиям бетте”,– дип сөенә җырчы. 

“Минем иң зур курку – үзем генә калу, ягъни ялгызлык. Хәтта үз өемдә дә үзем генә кунарга куркам”,– дип сүз тотты яшь җырчы Хәят. “Бу фобияне берничек тә жиңә алмыйм. Әле хәтерлим, Алабугада укыган вакытта яңа ел концертына барган идем, тулай торактан барысы да өйләренә кайтып киткән... Мин исә беренче автобусны көтеп, йокламыйча, иртәнге дүрттә Чаллыга кайтып киттем”,– ди җырчы. 

Рамил Закиров биеклектән курка булып чыкты. “Әлеге фобия тормышта комачаулаганы юк алай, ләкин фатир сатып алганда күбрәк аскы этажларны карый идек. Бу курку белән берничек тә көрәшмим, адреналин кирәк булса, өске этажга менеп аска карап алам”,– дип елмая җырчы. 

Лилия Хәйруллина исә судан, биеклектән һәм тараканнардан курка. “Берәр кая диңгезгә ял итәргә барсам да, су коенмыйм. Миңа иң мөһиме – кояш, диңгез һавасы кирәк, йөзүгә артык исем китми. Шуңа күрә бу фобия белән артык көрәшмим, шулай яшәвем белән канәгатьмен”,– ди җырчы. 

Чираттагы җырчы Рәфинә Ганиуллина биеклектән курка һәм бер хатирәсе белән дә бүлешә. “Узган җәйне Рәзил бн 30 метрлы махсус “вышка”дан сикерергә барган идек. Тарзанка белән сикерә торган җиргә, өскә менеп баскач, йөрәкләрем үкчәмә төшеп китте... Әмма барыбер сикердем”,– дип үзенең кечкенә генә җиңүе турында сөйли җырчы. Шулай ук биеклектән куркуына карамастан, Рәфинәнең Кавказ тауларына барып бер хозурланып та кайтасы килә. “Бу минем өчен үз-үземне җиңү булыр иде. Алла боерса, планда бар”,– дип искәртә җырчы. 

Раяз Фасыйхов кысан лифтларны, МРТ аппаратларын яратып бетерми. Моның сәбәбе дә бар. “Мин кечкенә вакытта печәнлектә кысылып калдым, озак кына чыга алмыйча газапландым. Шунлыктан миндә клаустрафобия бар”,– дип бүлешә җырчы. Раязның тагын бер куркуы – ул зур сулыклар. “Үзем генә ачык диңгездә яисә елга күл уртасында калсам, паника башланырга мөмкин”,– дип искәртә җырчы. 

Ризат Рамазановның җавабы һәм фобиясе башкаларныкыннан аерылып тора. “Без рус теле дәресен дә татарча укыдык. Шуңа күрә университетка укырга кергәндә кыенлыклар туды”,– ди җырчы. “Кайбер паралар берничә группа бергә җыелып уза бит инде, басып җавап бирәсе бар. Дөрес җавапны беләм, әмма русча сөйләшергә оялам, башны аская иеп утырып торам. Бары менә шул русча берәр сүзне дөрес әйтмәм, акцент булыр дигән курку белән генә очрашканым булды”,– дип елмая гаилә башлыгы. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading