16+

Бәхетсезлек очрагын яшерсәң — 150 мең сум штраф

Дәүләт Думасы депутатлары беренче укылышта эш бирүчеләр өчен җаваплылыкны катгыйландыручы закон проектын хуплады.

Бәхетсезлек очрагын яшерсәң — 150 мең сум штраф

Дәүләт Думасы депутатлары беренче укылышта эш бирүчеләр өчен җаваплылыкны катгыйландыручы закон проектын хуплады.

Документ нигезендә, производстводагы бәхетсезлек очрагы турында дөрес мәгълүматны яшергән өчен 150 мең сумга кадәр штраф кертү тәкъдим ителә.

Канун проекты «Бердәм Россия» партиясе депутатлары тарафыннан кертелгән. Аңа беркетелгән аңлатма язуында әйтелгәнчә, соңгы елларда хезмәт травматизмы очраклары арта, шул исәптән рәсми рәвештә теркәлмәгән, яшерелгән очраклар да бар. Кайбер намуссыз эш бирүчеләр тикшерүләрдән, финанс чыгымнарыннан һәм җаваплылыктан качу өчен бәхетсезлек очрагын рәсмиләштермичә яшереп калдыру юлын сайлый.

Канун проекты Россия Административ хокук бозулар кодексының 5.27.1 маддәсенә яңа нигезләмә өстәүне күздә тота. Әгәр эш бирүче яки аның вәкаләтле вәкиле бәхетсезлек очрагы турында тулы һәм дөрес мәгълүматны яшерә, аны аңлы рәвештә бозып күрсәтә, йә вакытында хәбәр итми икән, штрафлар түбәндәгечә булырга мөмкин: физик затларга — 1 меңнән 3 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә — 20 меңнән 30 мең сумга кадәр; юридик затларга — 130 меңнән 150 мең сумга кадәр.

Хәтта җиңелчә кебек күренгән бәхетсезлек очрагы да соңыннан сәламәтлек белән бәйле җитди проблемаларга китерергә мөмкин. Әгәр шундый очрак рәсми рәвештә теркәлмәсә, зыян күрүче иминият түләүләренә, компенсацияләргә һәм гарантияләргә хокукын югалта.
Моннан тыш, бәхетсезлек очрагын яшерү суд системасына һәм дәүләт күзәтчелеге органнарына өстәмә йөкләнеш тудыра.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, әлеге норма гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклауны көчәйтергә тиеш. Эш бирүчеләр өчен бу — ачык сигнал: хезмәтне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү һәм мәгълүматны яшерү җитди финанс нәтиҗәләргә китерәчәк.

Эш бирүчеләргә:
* һәр бәхетсезлек очрагын вакытында рәсмиләштерергә;
* хезмәтне саклау буенча документларны тәртиптә тотарга;
* хезмәткәрләр өчен куркынычсыз шартлар булдыруны даими контрольдә тотарга киңәш ителә.

Хезмәткәрләргә исә үз хокукларын белү, эш урынында бәхетсезлек очрагы булганда аны рәсми теркәүне таләп итү мөһим.

Канун проекты әле беренче укылышта гына кабул ителде. Әмма документ ахыр чиктә расланса, хезмәт иминлеге өлкәсендә җаваплылык сизелерлек артачак.

Билгеле булганча, Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

Лилия Гайнуллина әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading