24-25 ноябрь көннәрендә Мөслим районында өченче тапкыр Бөтенроссия «Каз өмәсе 2023» фестивале гөрләде.
Каз йолку буенча гына түгел, чигү, сый әзерләү, мендәр тутыру, картина ясау, видеоролик төшерү һ.б. шундый күпкырлы талантларга ия осталар җыелды бирегә. Ә бит барысы да гап-гади каздан башлана.
Каз – Мөслим бренды
Татар яшәешенең ныклы нигезен саклап, аны замана сулышы белән шулкадәр гармонияле итеп үреп яши торган үрнәк җирлек ул Мөслим. Кәсепләре дә, кул эшләре дә, ризыклары да, йолалары да, хәтта җыр-моңнары да казга бәйле биредә яшәүчеләрнең. Мөслим мәдәният йорты каршында Бәхет скверы ачылган. Аның үзәгендә ни дип беләсез?
Әлбәттә, каз! Хәтта берәү генә дә түгел. Бер-берсенең кочагына сыенган, бәхетнең гаиләдә икәнлеген тасвирлаучы пар казлар сыны. Композициянең авторы рәссам-скульптор Фазыл Шиһапов казларга татар гаиләсенең рухын күчерергә тырышкан. «Хатын-кыз каз образында, иренең түшенә борынын терәгән. Ул бик тыныч, авыз чите белән генә тыйнак елмайган. Ә ир җитди, җаваплы, гаиләсе өчен барысын булдырган, карашы гел уяу», – дип катнашучылар белән рәхәтләнеп аралашты ул.
Ни дисең, каз – Мөслим бренды, бетте-китте! Район хакимияте башлыгы Альберт Хуҗин да Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә каз өмәсен һәр районда үткәрү бурычы куелып, финал өлеше, әлбәттә инде, Мөслимдә узуын горурланып ассызыклады. «Ни өчен Мөслимдә?» дип сораучыларга да дәлилләре саллы район җитәкчесенең: «Өмә бит ул каз йолку гына түгел, ә бер-берең белән күрешү, аралашу, эш белән рәттән күңел ачу, сыйлану, йоланы үтәү. Мөслим районы эшмәкәрләре генә дә 130 мең баш каз үстерә! Ә хуҗалыкларда – 40 меңләп баш.
Элек-электән әби-бабайларыбызны каз ризыклы да, түшәкле дә иткән яшәү чыганагы булган. Эшлекле сәфәргә Сургутка баргач, берәүне очраттык: «Фестивальдә катнашу өчен ике каз сатып алдым да, өмә уздырдык, бәке тишеп юарга бардык», – дип сөйләде. Димәк, Россия буйлап атлый татар йоласы».
Сентябрь аенда игълан ителгән бәйгегә 471гариза кабул ителгән: ХМАО, Новосибирск, Омск, Свердловск, Пенза, Оренбург, Киров өлкәләре, Башкортстан, Удмуртия, Татарстан Республикалары. Үз җирлегеңдә, үз гаиләңдә каз өмәсе җыймый торып, фестивальдә катнашу мөмкин түгел. Илебез буйлап күпме каз өмәләре җыелып, туганлык җепләре ныгып, күршеләр дуслашып, йолалар бүгенгебездә яңарган дигән сүз бит ул.
Катнашучылар җиде номинация буенча көч сынашып, араларыннан 33 җиңүче сайлап алынган. Фестивальнең үзенчәлеге шунда ки, җиңүчеләр иң-иңнәр арасыннан сайлап алынса да, алар чарадан нәрсәгә дә булса өйрәнеп калырга тиеш. «Каз өмәсе» фестиваленең төп максаты да милләтебезнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, календарь бәйрәмнәрне халкыбызга кайтару, шәхси хуҗалыкларда традицион булган кош-корт үрчетүне тергезүдән гыйбарәт. Чын-чынлап каз өмәсендә катнашып карамыйча йола турында сөйләүдән ни мәгънә? Менә шуңа күрә бар халык өмәгә чакырулы иде! Ык буена казларны суда чайкарга да бар кеше бергәләп төште.
Элегрәк казларны әле меңәр башлап тотмыйча, 12-15 казны сую өчен өмәләр җыелган вакытта, анда «чакыру билеты» белән килгәннәрен белә идегезме? Өмәгә дәшәргә баланы йөгерткәндә, билет урынына хуҗа хатын каурый биреп җибәрә торган булган. Чакырылучы каурыйны тотып өмәгә килгән. Хикмәте шунда: җитешсезлектә яшәүчеләр дә булган бит, ә өмәдә, әлбәттә, инде табын тулы сый булачак. Өмәгә чакырылмыйча да килергә теләүчеләр бик күп булган.
Каз суюга бәйле кайбер кагыйдәләр
- Көянтәгә асып юарга төшкәндә, казның аркасы хуҗа ягында булырга, ә пар каз асабыз икән, аркасы аркага тиеп барырга тиеш.
- Казаларны чалырга салгач, тигез итеп рәттән басарга кирәк. Ун каз икән, ун кеше казны тотып бер сафта булсын. Чалучы кеше кошның башын каны ераккарак сипсен дип ныклап тотарга тиеш. Аңа төрле мәгънә салырга тырышсалар да, асылы бер – чисталык. Каны теләсә кая, өс киеменә чәчрәмәсен өчен бу кагыйдәне керткәннәр дә инде.
- Сую өчен абзардан иң беренче казны алып чыгу өчен, әти-әнисе тигезлектә яшәгән кызны кертеп җибәргәннәр. Ни өчен шулай эшләнә: ата һәм ана каз киләсе елга да исән-сау булсын һәм бәбкәле йомыркалар салынсын.
- Каз өмәсендә каз тәбикмәге, коймагы пешерү хәтта мәҗбүри итеп куелган. Иң беренче майны алу белән, хуҗага биргәннәр, эретеп коймакка әзерләп куйсын дип. - Каз чалуны теләсә кемгә тапшырмыйлар, гомер-гомергә аерым кеше булган. Кулы әйбәт, йомшак дигән әйбер бүген дә сакланып калган.
- Казны чалу белән иң беренче эш итеп харам йонны алып куялар, аерым чиләккә тутырып яндыралар.
- Суюга казның бугаз җенен аерып кую кирәк, юкса эчен алганда комачаулаячак.
- Эчне алганчы казны бераз суыту шарт, җайлырак була. Иң элек бавырдан үт куыгын җайлап кына алып куябыз. Аны халык элек-электән банкага куеп саклап, катырып, аны буыннар сызлаганда сөртә торган булган.
- Йөрәкттән чыгучы тамырлар – йөрәк «колаклары» бар. Шул өлешне кисеп алып, төнлә урын-җиргә йомышлый торган балага кайнатып эчерә торган булганнар.
Каурыйлы кәсеп
Фестивальнең тантаналы өлешендә күпме оста бер бинага җыелды. Фойеда Республикабызның данлыклы рәссамнары оештырган пленэрда ясалган каз темасына багышланган картиналар күргәзмәсе шаккаттырды. Фестиваль кысаларында «Мөслим бизәкләре» исеме астында 5 номинациядән торган бәйге алып барылды. Барысы 54 кеше 100дән артык эш тәкъдим итте. Бәйгенең төп шарты – татар нәкышләренә каз элементын кертү. Тегү-чигүгә оста халкыбыз тудырган матурлыктан күзләр камаша иде. Шунда ук каз итеннән ясалган төрледән-төрле сыйдан авыз итәргә мөмкин булды, коймак, чәкчәк, бавырсак кебек ризыклар пешерелеп торды.
Мөслимнең Баланлы авылыннан килгән Саҗидә ханым Сибгатуллинаның ат рәсеме төшерелгән иске тәлинкәсе булган. Рәсемен ошатканга бик саклап тотса да, ватылып әрәм булыр дип уйлап, чигеп куярга булган: «Элек тегү тектем. Балалар киелми торган өс киемнәрен кайтаралар да, шулардан бияләйләр, катлап-катлап аяк киемнәре сырып, тегеп куя идем. Хәзер аларга ихтыяҗ калмады, киюче юк. Солдатларга кием тегәбез. Моңарчы чигү белән мавыкканым юк иде. Бәйгедә катнашасым килде дә, чигүче апам белән телефоннан видеоэлемтәгә чыгып, чигү ысулларын күрсәтте дә, чигә дә башладым. Гомер буе сыер саудым, бозаулар карадым. Чиксәм, җан тынычлана, шулкадәр рәхәт инде менә».
Мөслимдә гомер итүче Гүзәлия ханым Баһауова исә «Каз каурые һәм канатларыннан эшләнелгән халык кәсепләре эшләнмәләре» номинациясендә беренче урынга лаек булды. «Махсус фестиваль өчен ясалган бизәкне чиктем бу мендәр тышына. Бер мендәр тышын өч-дүрт көндә чигеп бетерергә була. 2х1,5 ле ашъяулыкны исә 20 көн буе чиктем. Сабантуена 50шәр яулык чигеп биргән чакларым булды. Ике игезәк кыз һәм ике игезәк малай оныкларым бар. Аларның киемнәренә дә, кечкенә мендәрләренә дә рәсемнәр чигеп куя идем», – ди.
«Яңа технологияләр нигезендә эшкәртелгән каз продукциясе» номинациясендә икенче урынга лаек булган Эльмира Тимергалиева күргәзмәдә иң популяр ханымнарның берсе булгандыр. Ул каз мае нигезендә төрле үлән төнәтмәләре, балавыз, үле корт һ.б файдалы компонентлар кушып, мазьлар ясый. Югыйсә, халык гомер тән тиресен йомшарту өчен дә, өшегән урыннарны дәвалау өчен дә каз мае сөртеп куя торган булган бит инде. Шуның технологиясен булдырып, камилләштереп, матур савытларга салып, татарча-русча үзенә җәлеп итеп торган стикер да ябыштырып куйгач, бер дигән косметик һәм дәвалау чарасына әйләнгән каз мае! «Инсульттан соң урын өстенә калган әниемне шушы каз мае ярдәмендә аякка бастырдым», – ди гомер буе мөгаллим булып эшләгән Эльмира ханым.
Новосибирскидан килгән Рүзәлия Мөхәммәтова «Каздан пешерелгән татар халык ашлары» номинациясендә җиңгән булса, икенче көнне урамдагы каз йолку бәйгесенә дә җиң сызганып алынып, беренче урынга лаек булды. Сүз уңаеннан, бер килограмм каз мамыгы бәясе якынча 1200 сум тора. 70х70 үлчәмле бер мендәргә 8-10 баш казның йоны кирәк.
Тәбрикләү тантанасында төп оештыручыларны берсе Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров милләт хәрәкәтендә вак мәсьәләләр юк дип ассызыклады.
– Эшмәкәрлек һәм һөнәрчелек дигәндә, төп йорт һәм буыннар бәйләнеше дигәндә дә, йола һәм тәрбия дигәндә дә татарның язмышында каз өмәсе аерым игътибарга лаек. Татар мамык шәле, татар атлары, татар казы һ.б. шундый бренд аша традицияләр дә саклана, замана белән дә бер адымда барабыз. Тарихи чынбарлыкны чагылдырган милли горурлык чыганагы, тирән мәгънәгә ия фестиваль бу», – дип катнашучыларга соклануын һәм рәхмәтен белдерде.
Каз өмәсенең буыннар чылбырын саклау, яшь буын тәрбиясендәге роле дигәннән, фестивальдә катнашучыларның яше дә игътибарсыз калмады. «Иң кечкенә катнашучы» дипломы белән Мөслимнән Хантимерова Кадрия Илнар кызы бүләкләнде. Иң өлкән катнашучы – җәй көне 90 яшен тутырачак Удмуртия Республикасыннан килгән Минәҗева Нурсинә Харис кызының иңнәренә дә ап-ак Оренбург шәлен яптылар. Ә Өченче Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестиваленең ГРАН-ПРИ иясе дип Индира-Ирек Хамадишиннар гаиләсе табылды.
«Дүрт бәбкәгә – бер каз»
Фестивальнең икенче көнендә кунаклар Ирек Хамадишинның «Агролидер» кооперативының каз сую һәм эшкәртү цехы белән таныштылар. 2020 елда «Вкусы России» бәйгесендә беренче урын алулары җитештерелгән продукцияләренең сыйфаты турында сөйли. Ирек әфәнде чүплек урынына каз эшкәртү буенча 20 миллионлык объектны салып куя, аңа кадәр 30 йөк машинасы чүп кенә чыгаралар. Хәзер биредә казны суялар, эшкәртәләр, тозлыйлар, кабымлыклар (нарезкалар) ясыйлар.
– Бар көченә эшләгән чагында биредә 400-450 каз чистартырга була, – ди ул. – Хәзерге вакытта эшчеләр белән проблема зур, әлегә көненә 300 баш каз чистартабыз: үземнекеләрне генә түгел, фермерлар да чиратта тора.
Өчкә бер яисә дүрткә бер программасын уйлап чыгардык. Ягъни яз көне кешегә үстерергә 4 бәбкәне бушка бирәм дә, көз көне, үстергәч, шуның берсен китерәләр. Аерым хуҗалыклар гына түгел, фермерлар да шулай эшли. Әйтик, күрше авылдан бер фермер 6 мең баш каз үстерә. Минәйтәм, син бит инде ныклы фермер, ни өчен һаман программа буенча аласың? «2 миллион сумга 6 мең бәбкә сатып алганчы, ул акчаны кормга җибәрәм», – ди ул. Көз көне дә каз китерми, ә акча белән исәп-хисап ясый. Аңа да уңайлы, миңа да. Андый ышанычлы эшмәкәрләр күп безнең.
Унөч мең казның дүрттән бере – ата каз. Калган ана казларны аерым тәрбияләп, күп йомырка салырлык шартларда тәрбиялибез. Инкубатор мәсьәләсе бик мөһим. Йомырканың бер өлешен сатып җибәрәм. Башкортстан, Пенза кебек регионнарда клиентларым бар. Елына 370 мең йомырканың 35 меңен сатам.
Авыл җирендә эшчеләр бетеп килүенә борчыла эшмәкәр. Авыллардагы хуҗалыкларында эш урыннары булдырыла югыйсә. Иң аз хезмәт хакы – 20 мең. Ә эш процессы өчен җаваплы итеп билгеләнүчеләрнеке 45 меңгә җитә. Елына 200 мең премиясе дә каралган.
Сату мәсьәләсендә күпләп сатып алучылар белән эш йөртә Ирек Шакирҗан улы. «Сата белмим, үстерә генә беләм», – дип көлә белеме белән рәсем укытучы булган эшмәкәр. Бизнеста да иҗадилыкны ярата. Кеше бер төсле эшләсә, ул башкача эшләп булмасмы дип уйлый. Сүз уңаеннан, чигү буенча ярышны җиренә җиткерүне дә үз өстенә алып, күпме матур чигү үрнәкләре туплануга сәбәпче булган шәхес ул!
Быелга фестиваль тәмам. Казларның җир катыру белән аеруча моңсу яңгыраган көзге каңгылдашулары да ишетелми. Өмә ыгы-зыгысы, коймак исе дә юк, уен-көлке, җыр-бию дә тынган. Авылда муллык, туклык. Авыл кышка кереп бара.
«Татар халкы казны дүрт мең елдан артык асрый»
Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәес кызы:
– Каз – ул безнең дүрт мең елдан артык асраган кошыбыз. Менә бу фестивальнең дә шарты – каз асрауның дәрәҗәсен күтәрү. Каз ул – аш-су өлкәсен дә продукция белән тәэмин итү. Йоныннан ясалган мендәр, юрган, курткалар һәрчак кулланылышта. Каз маеның файдасын сөйләп бетермәслек. Ә өмә исә нигезне ныгыту, туганлык җепләрен саклауда аеруча әһәмиятле.
Бәйгенең беренче елы белән чагыштырганда, каз продукциясеннән ниләр генә килми хәзер. Халык шулкадәр уңган-булган, уйлап табучан, хисле дә, эшчән дә. Каз өмәсендә елдан-ел яңа куллану мөмкинлекләре ачыла. Яңа төр ризыклар уйлап чыгаралар, кремнар ясыйлар. Хәтта аның сабыны сатыла хәзер. Файдасы булмаган сабынны берәү дә 1500 сумга сатып алмас иде!
Казны татар яшәеше беән параллель алып барып, халыкка кайтару бик зарур.
Айдар Хантимиров, Саба, Тимершык
КАЗ ӨМӘСЕ
Каз өмәсе бүген бездә,
Шау-гөр килә өебез,
Анда – кызлар, монда – казлар,
Рәхәтләнеп гөрлибез!
Казанда су кайнап тора,
Йөрәкләр тора кайнап,
Рәт-рәт казлар юлга чыга –
Атлап баралар, җайлап.
Пар күтәрелә казаннан,
Пар эчендә шәп казлар,
Җырлый-җырлый каз йолкыйлар
Шәп егетләр, шәп кызлар.
Кем тәпи тоткан кулына,
Кемдер баштан тотынган,
Кайсы ап-ак йон-мамыкны
Капчыкларга тутырган.
Өйдә бәлеш тутырылган,
Өсте кызарып килә,
Каз коймагы чыжлап тора –
Инде өстәлгә килә!
Чишмәләрдән казлар чайкап,
Чәчеп каз каурыйларын,
Җырлап, кызлар кайтып килә –
Шаулатып су буйларын.
Җырлап яшәсен авылым,
Саклансын гореф-гадәт!
Эшчән кыз янында – егет,
Бәхет, сөю, сәгадәт!
Ләйсән Низамова
Комментарийлар