Утчәчәк юбилее
Яшь, чибәр, энергиясе ташып торган, «Күңел тәрәзәсе», «Йолдызлар яңгыры», «ШК - кунакта», «Әйтер сүзем бар» сәхифәләрендә һәрдаим язмалары белән укучыларыбызны уйлатучы да, бәхәсләштерүче дә , күп кенә җырлар, хикәя һәм шигырьләр авторы, үткен каләмле хезмәттәшебез Гөлнара Дамир кызы Җәлилова шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үтә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Яшь, чибәр, энергиясе ташып торган, «Күңел тәрәзәсе», «Йолдызлар яңгыры», «ШК - кунакта», «Әйтер сүзем бар» сәхифәләрендә һәрдаим язмалары белән укучыларыбызны уйлатучы да, бәхәсләштерүче дә , күп кенә җырлар, хикәя һәм шигырьләр авторы, үткен каләмле хезмәттәшебез Гөлнара Дамир кызы Җәлилова шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үтә.
Гөлнара хакында, исеме җисеменә туры килә, дисәң, һич ялгыш булмас: «утчәчәк» мәгънәсен бирүче исеме галәмәтедерме - ут та ут, безнең Гөлнара да ут. Ходай биргән талантына тырышлыгы белән акыл күәсен өсти дә башкаларның теше үтмәс, кабатланмас темаларга да алынып, уйлата да, елата да, сокландыра да, бәхәс тә тудыра торган язмаларын иҗат итә һәм алар беркайчан да берәүне дә битараф калдырмый.
Без - хезмәттәшләре дә аны әлеге гомер язының иң матур бәйрәме белән котлыйбыз! Тормышның һәр мизгеленең кадерен белеп, ямен табып яшәүче, тирә-юнендәгеләргә һәрчак ягымлы һәм игътибарлы да булган Гөлнарабызга гаилә иминлеге, сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез!
PS. Журналистикага керткән өлеше һәм тырышлыгы өчен, Гөлнара Җәлилова «ТАТМЕДИА» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
-
#Авыл
Җәй башлану белән илтеп куялар иде, ә анда... Анда үзгә тормыш...
Комментарийлар