16+

“Хезмәт кешесе – дәүләтебезнең байлыгы”

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов узган ел “Наше время—Безнең заман” фестиваленең гала – концертында эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрүнең әһәмиятен калку итеп күрсәтеп әйтте.

“Хезмәт кешесе – дәүләтебезнең байлыгы”

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов узган ел “Наше время—Безнең заман” фестиваленең гала – концертында эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрүнең әһәмиятен калку итеп күрсәтеп әйтте.

— Без хезмәт кешесенең илебез өчен бик тә мөһимле булганлыгына төшенә башладык. Бу кешеләр заводларда, фабрикаларда һәм предприятиеләрдә генә эшләп калмый. Алар башка өлкәләрдә дә бик талантлылар. Фестиваль сәхнәсендә алар үзләренең иң яхшылардан булганлыкларын дәлилләделәр,- диде республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте тарафыннан хезмәт кешесенә һәм фестиваль хәрәкәтенә киләчәктә дә теләктәшлек күрсәтеләчәгенә ышандырды.

— Предприятиеләрдә эшләүче кешеләр – илебезнең чын ватанпәрвәрләре. Махсус хәрби операция барган шартларда предприятиеләребезнең тотрыклы эшчәнлеге әһәмиятле. Алар оборона өчен генә түгел, ә гражданнар продукциясе дә җитештерәләр. Без нәкъ менә хезмәт кешесенә таянабыз,- диде Татарстан Рәисе.

Быелгы “Наше время—Безнең заман” эшләүче яшьләр фестивале Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы шигарендә уза.

— Татарстан Республикасы Рәисе быелгы фестивальне үткәрүгә дә теләктәшлек күрсәтә. Фестиваль бик кирәкле. Һәр кеше дә профессиональ җырчы яки биюче түгел. Ләкин, һәр кешенең күңелендә үзенең көе була. Фестиваль талантларны ачарга, милли мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне сакларга ярдәм итә, - диде Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә теләктәшлек фондының башкарма директоры Нурия Хашимова.

Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков сөйләгәнчә, республика предприятиеләрендә 80 мең яшь кеше эшли.

— Яшьләр хезмәттә дә, спортта да активлар. “Безнең заман” фестивале иҗади яшьләргә үзләрен инде сәхнәдә дә таныту өчен бик яхшы мәйдан, - диде Ринат Садыйков.

Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов таныштырганча, фестивальдә предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә эшләүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр катнаша. Хәзер яшь чиге 45кә кадәр арттырылган.

— Кеше предприятиедә кимендә 6 ай эшләүче булырга тиеш. Фестивальгә профессиональ артистлар алынмый. Мәдәният тармагы хезмәткәрләре дә фестивальдә катнаштырылмый, чөнки фестиваль номинацияләрендәге биремнәр аларның гадәти һөнәри эшчәнлеге булып тора, -дип искәртте Родион Карпов.

Татарстанның һөнәри берлекләре федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров фестивальнең һөнәри берлекләр федерациясе тарафыннан тулысынча хупланганлыгын әйтте.

— Фестиваль коллективларны берләштерә һәм дуслаштыра, -диде Марат Гафаров.

“Наше время—Безнең заман” фестивале быел 11нче мәртәбә үткәрелә. Узган ел фестивальгә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук Цифрлы үсеш министрлыгы иҗат командалары да кушылган. Ә Зәй ГРЭСы, “Транснефть – Прикамье”, “Аммоний”, “Түбән Кама нефтьхимия”, “Татнефть”, “Сетевая компания”, Горбунов исемендәге Казан авиация заводы 10 ел дәвамында фестивальнең активистлары.

— Узган ел “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе гран-при яулады. Әлеге учреждение җитәкчесе Рифкать Миңнеханов үзенең командасы өчен шулкадәр җан ата ки, аны  “солдат атасы” Александр Суворов белән тиңләп булыр иде. Кайбер җитәкчеләр эшчеләренең фестивальдә катнашып йөрүләрен өнәп бетерми. Әнә, нинди зур завод “КАМАЗ” фестивальгә теләктәш, узган ел әлеге гаммәви акционерлык җәмгыяте “Безнең заман герое” махсус призына лаек булды. Быел да махсус приз бар, гомумән, приз фонды 4 миллион сум. Гран-при яулаган иҗат командасына 500 мең сум бирелә. Кубоклар һәм медальләр үзе бер истәлек. “Безнең заман” фестивалендә чыгыш ясаган кайбер егетләребез бүген дә махсус хәрби операциядә катнаша. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга зур рәхмәт! Алар фашизмга каршы көрәшә. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев эшләүче яшьләр фестивален “Татарстанның нуры”, - дип югары бәяләде. Шушы нур республикабыздан еракларга мәгълүм, - диде фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

“Наше время—Безнең заман” фестивале башта зоналарда уза. Чаллыда чыгышлар “КАМАЗ” мәдәният йортында 6-7 октябрьләргә билгеләнгән. Әлмәттә - “Нефтьче” мәдәният йортында 13-14 октябрьләрдә. Казандагы зона концерты 20-21 октябрьләрдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык университетында була.

Зоналарда җиңүчеләр һәм лауреатлар фестивальнең супер финалында катнаша. Супер финал да Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык университетында 17-18 ноябрьләрдә була. Гала-концерт 20 ноябрьдә Казанда “Пирамида”да узачак.

“Наше время—Безнең заман” фестивале Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министрлыгы белән Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан 2013 елда оештырылган. Фестиваль Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиясе канаты астында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә үткәрелә.

— Татарстан Рәисе теләктәшлегендә бу фестиваль иҗади яшьләрнең мәдәни катлавын саклап калырга гына түгел, ә яшьләрнең иҗат һәм рухи ихтыяҗларын тәэмин итәргә, шулай ук иҗади яшьләр тәрбияләргә дә ярдәм итә. Нәкъ менә шундый яшьләр алдынгы карашлы яшьләрнең әйдаманнары. Аларга оешканлык, җаваплылык һәм ватанпәрвәрлек хас. Махсус хәрби операция барган вакытта предприятиеләрдәге яшьләрнең дә төпле акыллы булулары бик әһәмиятле. Фестивальнең максаты шулай ук эшче, инженер һәм башка профессияләрнең абруен күтәрүгә дә юнәлдерелгән, -диде Дмитрий Туманов.

Фестивальдә катнашу өчен кертем түлисе түгел. “Безнең заманлылар” аерым рәвештә яки команда составында җыр, бию һәм “Дан минуты” номинацияләрендә чыгыш ясый ала. “Наше время—Безнең заман” эшләүче яшьләр фестивалендә 10 меңнән артык кеше катнашырга өлгергән инде. Узган ел гына да сәхнәгә 1600 эшләүче күтәрелгән. Фестивальдә катнашучыларның саны елдан-ел арта бара. Предприятиеләр фестивальдә катнашу өчен 5 октябрьгә кадәр гариза биреп өлгерергә тиешләр.

Төп фото: http://tatar-congress.org
Калган фотолар авторы: Дамир Бәдриев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading