16+

Җырчы Ришат Төхвәтуллин: «Әлфия апа шикелле җырлаучы булмаячак»

Бөек җырчыбыз Әлфия Авзалова тууына быел 90 ел тулды. Якты дөньядан киткәненә инде 6 ел булган.

Җырчы Ришат Төхвәтуллин: «Әлфия апа шикелле җырлаучы булмаячак»

Бөек җырчыбыз Әлфия Авзалова тууына быел 90 ел тулды. Якты дөньядан киткәненә инде 6 ел булган.

Ә җырчы турында якты истәлек әле дә безнең күңелләрдә.

Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурс 2023 елда 3 нче тапкыр үткәрелгән. Бәйгегә 600дән артык гариза килгән. Конкурста 12 яшьтән алып 35 яшькә кадәр яшьләр катнашкан. Сүз осталары, биючеләр, җырчылар үз осталыгын күрсәткән. Фестиваль-конкурста 13 чит ил вәкиле дә онлайн-форматта көчен сынаган. Җиңүчеләр исеме 23 октябрь Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узачак гала-концертта яңгыраячак.

– Быел сәләтле артистлар бик күп булды. Катнашучыларга иҗат юлыннан алга барырга ярдәм итәсебез килә. Кайберәүләрнең бер тапкыр катнашып, җиңмәгәч, кәефе төшә. Иң мөһиме – бер урында туктап калмагыз. Катнашыгыз! Әни: “Мин үлгәч костюмнарымны урнаштырырга урын, җырларымны башкаручылар булсын иде”, – дия иде. Соңгы көннәрендә әни бөтен җырчыларны да тыңламады. Телевизордан чыгышларны карап, аларга бәя бирә идек: “Бөтенесе бер төсле җырлый. Миңа ошамый”, – дия иде. Фестивальне үткәреп, әниемнең васыятен үтим, – диде Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.

Бөек җырчының исемен мәңгеләштерү өстендә хәзер дә эш алып барыла. Актанышта Әлфия Авзалова истәлегенә музей эшли, Камал театрында аның иҗаты, тормышы турында спектакль чыгачак, декабрь аенда җырчыга багышланган фәнни-гамәли конференция  дә узачак.

– Шәхесләребезнең иҗатын өйрәнергә, буыннан-буынга күчерергә бурычлыбыз. Әлфия Авзалованың быел юбилей елы. Аның иҗатын мәңгеләштерү өчен Рәисебез ярдәм итте. Әлфия апа белән соңгы көннәренә кадәр аралашып яшәдек. Ул гайбәтләрдән өстен булды. Кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәте,  ихласлыгы, чиста күңеллелеге белән аерылып торды. Яңа буын артистларына да аннан үрнәк алырга кирәк, – диде Татарстан Республикасы Рәисе карамагында эшли торган Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.

Бу сүзләргә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да кушылды. Ул Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров кебек җырчыларыбызның иҗатын үстерергә кирәк булуын искәртте.

– Республикада игълан ителгән милли мәдәниятләр елы кысаларында 300гә якын чара уздырдык. Фестивальнең төп миссиясе – татар халкының иҗади мирасын дөнья киңлегендә таныту, – диде ул.  

Бәйге профессионаллар һәм һәвәскәр башкаручылар өчен оештырыла. Иҗат юлларын бәйгеләрдә катнашып башлаган Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина да яшьләрне актив булырга өндәде. 

– Бәйгеләрдә катнашу имтихан төсле. Андый конкурсларда тәҗрибә туплыйсың, үзеңне күрсәтәсең. Ике ел элек булган программада Әлфия апа Авзалова репертуарыннан «Кичке уен» җырын башкарган идем. Ул җыр миңа бик ошый. Бөек шәхесләрнең репертуарын башка артистлар җырлавын кабул итмәүчеләр дә бар. Без ул җырларны башкармасак, аны кем тамашачыга җиткерәчәк соң? – диде Алия Карачурина. 

Гала-концертның нигезендә Әлфия Авзалова репертуары ята. 

– Әлфия апа сынауларны җиңгән көчле шәхес. Аның турында булган истәлекләр бу сүзләрне дәлилли. Әлфия апа Үзбәкстанга артистлар белән чыгыш ясарга барган. Бөтен кеше эссе, йокы туймады дип зарланган. Ә ул елмайган да, җырлап китеп барган. Аның тавышы кабатланмас көчкә ия. Юкка гына ул Әлфия Авзалова түгел инде. Бүген аның иҗаты белән кызыксынам. Һичшиксез,  Әлфия апа шикелле җырлаучы булмаячак. Кызганыч, яшь буын арасында Әлфия Авзалованы белмәүчеләр дә бар. Без җырларны буыннан-буынга күчерергә тиеш. Кемдер ул җырларны баянга кушылып башкара, кемдер заманча алымнар куллана. Иң мөһиме – җырларның гомере дәвамлы булсын, – диде Татарстан Республикасының һәм Башкортстан Республикасының атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading