16+

Каратэ осталары «Пирамида»ны дер селкетәчәк

Казанда дүрт ил көрәшчеләре көнчыгыш сугыш сәнгате төрләре буенча көч сынаша.

Каратэ осталары «Пирамида»ны дер селкетәчәк

Казанда дүрт ил көрәшчеләре көнчыгыш сугыш сәнгате төрләре буенча көч сынаша.

Казанда 24 октябрьдә 18:30 сәгатьтә «Пирамида» мәдәният-күңел ачу комплексында сугыш сәнгате буенча «ТАТФАЙТ-12» халыкара турниры була.

Ватан сакчыларына хөрмәт

Россия сугыш сәнгате берлегенең Татарстан буенча филиалы президенты, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов әйтүенчә, турнир Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән игълан ителгән 2026 ел — Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында үткәрелә.

«ТАТФАЙТ» халыкара профессиональ көрәш лигасын оештыручы һәм аның генераль директоры Александр Даренков әйтүенчә, турнирда Россия, Казахстан, Армения һәм Бразилия спортчылары катнаша.

— Безгә булышлык күрсәтүләре өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, республика Хөкүмәтенә, Спорт министрлыгына рәхмәт! Тренерлар спортчыларда көч-куәт кенә түгел, ватанпәрвәрлек хисе дә тәрбияли. Без махсус хәрби операцияне яклыйбыз. Турнирга кунак итеп махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләр дә чакырылды. «Полнолуние» төркеме чыгыш ясаячак, тамашачылар арасында лотерея да уйнатылачак, — диде Александр Даренков.

прессуха. фото автора

Кино гына булмас бу!

Көнчыгыш сугыш сәнгате күрсәтелгән кинофильмнарны күпләр ярата. Казандагы «Пирамида» комплексында спортчыларның ММА, киокусинкай, муай-тай, кикбоксинг, каратэ һәм берләштерелгән каратэ буенча көч сынашуларын үз күзләрең белән күрергә мөмкин булачак. Россия һәм Казахстан спортчылары «иң көчле команда» исеменә дә көрәшәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading