16+

"Балалар йортыннан алынган, ташландык бала син"

...Яңа уку елы алдыннан, нәкь август ахырында Рәмиснең сеңлесе пәйда булды. Алганны-куйганны белми елаган нәни бала түгел. Биш яшьлек, бик арык кына, кыска итеп киселгән, кап-кара чәчле, кара күзле кызчык. Бу куянчыкны күргән Рәмиснең ачуы кабарды.

"Балалар йортыннан алынган, ташландык бала син"

...Яңа уку елы алдыннан, нәкь август ахырында Рәмиснең сеңлесе пәйда булды. Алганны-куйганны белми елаган нәни бала түгел. Биш яшьлек, бик арык кына, кыска итеп киселгән, кап-кара чәчле, кара күзле кызчык. Бу куянчыкны күргән Рәмиснең ачуы кабарды.

- Әни, әти, син үз аңыгыздамы соң? Бу бала сезгә кирәк идеме? Үзегез таба алмадыгызмы әллә? Нәрсәгә бу арык, бетле бала? 
Чит гаиләгә килеп эләккән бала мөлдерәмә күз яшьләре тулган килеш өлкәннәргә карады. Әнисе чарасызлыктан башын түбән иде, ә әтисе менә хәзер җилтерәтеп җибәрәм дигән кыяфәткә кереп, зур кулларын йодрыклап Рәмискә таба атлады.

- Сез мине ишетмәдегез, фикеремне тыңламадыгыз, безгә чит бала кирәк түгел. Күрәсем дә килми, - дип, ашханә бүлмәсеннән коридорга таба атлады ул. Яшүсмернең әнисе бер улына, бер мескен кыяфәттә басып торучы сабыйга карады.

Рәмис урамга чыгып китәргә җыенды, ләкин әтисе малайның юлын кисеп чыкты да, бүлмәсендә утырырга кушты. Үсмергә 14 яшь, үзен олы дип саный, бу кыланмышы өчен генә почмакка бастырып кую вакытыннан әллә кайчан чыккан. Бермәлне яныннан тәмәке исен сизгәч, әтисеннән шактый каты эләккән иде анысы. "Шуннан ни булган, әнә башкалар күптән тарта, миңа ярамаган мәллә", дип уйлады үсмер. "Хәзер менә махсус тартачакмын, мине тыңламадылар бит. Миңа ул арык бала кирәкми. Теләсә кая олактырсыннар. Күрәсем дә килми. Үзләре турында гына уйлыйлар. Менә 18 җитсен генә дәү әнигә күченәчәкмен", - үпкәләп Рәмис өстәлендәге китап-дәфтәрләрен бәреп төшерде.
---
- Әни, мин уяндым... Әни, коймак ашыйсым килә...
Шимбә көнне иртән коймак пешерү аларның гаиләсе өчен күркәм бер гадәткә әверелгән иде. Хәер, берара ул онытылып торды. Чөнки ике тапкыр көмәне төшкәч, Рәмиснең әнисе шактый вакыт хастаханәдә дәваланып чыкты.

- Улым, акрын гына, яме.
Әнисе үсмернең ятагы янына чүгәләде дә, чәчләреннән сыйпады. Рәмис бары әнисеннән генә җылылык, ярату тоя иде. Хәрби булганга, әтисе шактый кырыс, коры кеше булды. Улына да солдатларга караган сыман карады: "Подьем", "Марш", "Син тегеләй тиеш", "Син җебегән мәллә", "Чын ир-ат мондый булмый"... Шуңа үз итмәде бала хәрбиләрне, шул исәптән әтисен дә. Моны сизгән әнисе улын гел сөеп, яратып торды.
- Рәмис, кычкырма, улым, синең тавышыңнан Таня да куркып качты.
- Нинди Таня ул, әни?

Рәмис онытылып китте. Хм, теге ташландык баламы бу? Аның аркасында хәзер бармак очына гына басып йөрергәме?
Һәм шул көннән аларның тормышы үзгәрде.
Таняга киемнәр алырга, атлаган саен хастаханәгә йөрергә (тумыштан аллергик) кирәк. Тотлыга да икән әле – логопед кирәк... Әнисе мәш килде әлеге ташландык кызчык белән. Хәтта Рәмисне тәрбияләүдә катнашмаган әтиләре дә Таня белән әвәрә килде. "Минем кечкенә кызчыгым", дип атап йөртте ул аны. Үсмернең үпкәсе көннән-көн артты гына. Әнисе дә Рәмис яраткан коймаклар турында онытты, Таня яраткан кабартмаларны көн дә пешерә башлады, бала гына еламасын, үзен чит-ят итеп тоймасын, яңа гаиләсенә тизрәк ияләшсен, янәсе. Ярый әле бала Рәмис янына килергә курка, килү генә түгел, хәтта карамый да.

***
Өч яшеннән бирле дзюдо түгәрәгенә йөргән Рәмис бөтенроссия ярышларында беренче урынны алып кайтты. Акчалата бирелгән бүләкне зурлап әнисенә тапшырырга уйлады ул. Өйгә кайтанкада, әнисе Таня белән табибка киткән иде. Алар кайтып керүгә үк Рәмис шатлыгы белән бүлеште. Әйе, укуы уртача булса да, спортта ул гел алдынгы иде. Һәрдаим күнекмәләр ясады, тренер әйткән һәр сүзне тыңлап кулланды. Куйган хезмәтнең җимеше дә мулдан – һәр ярыш саен медаль, грамота. Әнисе менә хәзер бәйрәм мәҗлесе оештырабыз, дип өстәл хәстәрли башлады. Ике сүзенең берсендә кызы турында сөйләде. Янәсе, Таняны муллага алып барабыз, мөселман исеме куштырабыз, табибка күренәсе бар һәм башкалар. Рәмиснең кәефе китте. Көнчелек уты янә камап алды үсмерне. Тагын бүлмәсенә кереп бикләнде ул.

- Рәмис, улым, - әнисе сак кына бүлмәгә керде, үсмер караватта үсмер караватта бөкләнеп ятты. - Син мине кичерә күр. Мин уйламыйча әйттем. Әйдәгез, кафега барыйк алайса, синең җиңүеңне билгеләп үтик.
- Юк, әни, баш авырта, сез барыгыз, минем кәефем юк. 
Рәмис башын мендәр астына тыкты да үксеп-үксеп елый башлады. Нәкь кечкенә чактагы кебек. Ул беркемгә дә кирәк түгел. Җиңүләре дә, уңышлары да, дип уйлады ул.

Кич белән әтисе һәм әнисе арасында ашханәдә җитди сөйләшү булды. Кычкырышып та алдылар.
...Төнлә Рәмис бәдрәфкә торды, коридорда нәрсәгәдер абынып егыла язды. Утны кабызса, теге ташландык кызчык элгечтән курткасын алырга тырыша, үзе елаудан шешенеп беткән. Үсмер аның янына килде.
- Әй, син кая барасың? - дип эндәште ул кызчыкка. 
Кыз җавап бирмәде, курткасын тартуын дәвам итте.
- Син мине аңламыйсыңмы әллә?
- Мин китәм... Китәм һәм минем аркада башка тиргәшмәячәксез. Мин начар, әнә бит әти белән әни дә минем өчен талашты, мин артык, беркемгә дә кирәк түгелмен, мин китәм, - бала дулкынланудан тотлыга башлады.

Рәмис кызчыкның курткасын элгечтән алып, шкафка тыгып куйды. Ышан бу сабыйга, чыгып китәр тагын.
- Бар әле бүлмәңә кер, әллә ниләр уйлап чыгарма. Син китсәң, әнигә бик авыр булачак. Аңла шуны. Бар, кер дә ят, башка бу турыда уйлама. 
Кыз башын түбән иеп, курчагын күкрәгенә кысып, бүлмәсенә кереп китте.
Шул вакыттан бирле тормыш үз чираты белән барып, гаиләдә барысы да үз агымы белән акты. Рәмис һәм әти-әнисе аерым, Таня һәм әти-әнисе аерым. Тик менә балалар арасында гына дуслык җепләре булмады. 
***
Берничә ел үтте...
Талия (Таняга мулла яңа исем кушты) савыкты, аллергиясе дә бик борчымады, тик тотлыгу гадәте калды аның. Бик дулкынланса, сүзен әйтә алмыйча тукталып кала. Табиблар моны сабый чакта исерек әти-әнисеннән куркып калуы белән аңлатты. Тора-бара җайлашыр дип тынычландырды алар. 

Рәмис унберенче сыйныфка күчте. Ә Талияне беренче сыйныфка алдылар. Машинадан гел бергә төшүләрен күреп алган сыйныфташлары яңа сеңлесе турында сораулар яударсалар да, егет аларга җавап бирүдән баш тартты. Бистә бик кечкенә бит, бөтен кешенең тормышы күз алдында.

Бервакыт ул мәктәпнең икенче катында кызларга анекдот сөйләп басып тора иде, мәктәп ишегалдында шау-шуга күзе төште. Бер төркем башлангыч сыйныф укучылары җыелган. Шул чак һавага Рәмискә таныш сумка очты. Үсмернең йөрәге кысылып куйды да, баскычны йөгереп үтеп урамга ташланды.

- Балалар йортыннан алынган, ташландык бала син, - бер төркем бала Талияне әйләндереп алган да бер-берсенә этеп-төртеп күңел ачалар. Балалар, бик кечкенә булса да, бик явыз шул. Мескен кызчык җиргә чүгәләгән. Рәмис җәһәт кенә ташбаш малайларны алып атты, җиргә бөрешкән Талияне күтәреп алды. Бала-чага кайсы кая якка таралды. Тавышка укытучылар, сакчы чабып чыкты. Битләре тырналып, чәчләре тузып, киеме ертылып беткән кызчык Рәмиснең кулында аңын җуйды. Шуннан соң барысы да томандагы сыман. Үсмер “Ашыгыч ярдәм” машинасының килүен, табибларның аның кулыннан кызны алырга тырышуларын, икесен дә машинага утыртуларын начар хәтерли...
***
Әнисе белән әтисе хастаханәгә кич белән генә йөгереп килде, аларга беркем дә шалтыратып бу хакта хәбәр итмәгән иде. Талиянең кулы кара янган, бите ертылган, башын бинт белән әйләндереп алганнар. Сабый чагыннан ук күпне күргән баланы тормыш янә сынады. Рәмис бу хәлләрне искә алгач, имәнеп китте. Ул аның сеңлесе бит, башка беркем дә аңа якын да килмәячәк. Егет сүзе бер була. 

Әлеге очрактан соң мәктәптә тикшерүләр башланды, Талияне җәберләгән малайлар “Ул беренче булып башлады” дип гаепне үз өсләреннән төшерергә тырышты, укытучыларның кайсына җәза бирелде, кайсылары эштән китәргә мәҗбүр булды. Әниләре Талияне башка мәктәпкә күчерергә теләгән иде, әмма Рәмис рөхсәт итмәде. Аны бүтән беркем дә рәнҗетмиячәк, чөнки кызчыкның әнисе, әтисе һәм иң мөһиме, олы абыйсы бар...

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

24

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Елый елый укыдым. Балалар хэзер бик эшэке шул.

    Мөһим

    loading