16+

Геленджик сезне кунакка көтә. Самолетка билетларны кайчан алу отышлы?

Өч еллык тәнәфестән соң, шәһәр аэропорты кабат эшли башлады.

Геленджик сезне кунакка көтә. Самолетка билетларны кайчан алу отышлы?

Өч еллык тәнәфестән соң, шәһәр аэропорты кабат эшли башлады.

Июль башында Россия транспорт министрлыгы белән Росавиация көтелмәгән һәм шул ук вакытта күңелле хәбәр җиткерде: Геленджик аэропорты туристларны кабул итәргә әзер. Хәтерләсәгез, шәһәр аэропорты, куркынычсызлык максатыннан, 2022 елның февралендә ябылган иде. Геленджик Кара диңгез яр буендагы иң популяр курортларның берсе санала, һәм туристлар анда бик яратып йөри.

Интернеттагы мәгълүматларга караганда, Геленджикта яңа аэропорт ачылу турында хәбәр чыгуга ук, билетларга ажиотаж башланган. Шуның өчен Мәскәүдән рейсларны 1 августтан көнгә ике тапкыр башкарырга планлаштыралар. 

Россия туроператорлары ассоциациясенең эчке туризм мәсьәләләре буенча вице-президенты Сергей Ромашкин сүзләренчә, хәзер туристларның төп агымы, якынча 80-85 проценты Геленджикка үз машиналары белән бара. Анда поездда да барып җитәргә була, ләкин аның өчен башта поездда, ә аннан  автобуста яки таксида барасы була. Сочига самолет белән очып, шулай ук такси, автобус яки электричкага күчеп утырасың. Чыгымлы да, мәшәкатьле дә булып чыга. Шул рәвешле, Геленджик белән туры авиаэлемтәне яңарту туристларга акчаны һәм вакытны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.

“Әлегә бәяләр чагыштырмача кыйбат, әмма логистиканың шактый кыскаруын исәпкә алып, Геленджик юнәлешенә ихтыяҗ зур булыр дип уйлыйм. Татарстаннан көндезге вакытта көненә өч-дүрт рейстан артык булмас”, – дип белдергән “Татар-информ”га Туроператорлар ассоциациясенең халыкара туризм буенча вице-президенты Артур Мурадян. Ул билгеләп үткәнчә, Геленджик үзе уңайлы локациядә урнашкан. "Ихтыяҗ булса, рейсларны ешайтырга мөмкин булыр дип өметләнәбез. Кырымга да бару җиңелрәк”, – дигән Артур Мурадян. 

«Персона Грата» индивидуаль туризм агентлыгы генераль директоры, Татарстанның туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов фикеренчә, Геленджик аэропортын ачу Сочи юнәлешенә ихтыяҗ зур булу белән бәйле. 

– Сочи аэропортына йөкләнеш бик зур, шуңа да Геленджик аэропортын ачу ихтыяҗы барлыкка килде. Рейслар тулы булса, Казаннан да оча башларлар дигән фикер бар. Шулай ук бәяләр дә зур роль уйнаячак. Халыкның кесәсе күтәрә алса, ихтыяҗ да булачак, – ди ул.  

Диңгезгә мазут агу сәбәпле, белгәнегезчә, Анапа һәм Темрюк районы пляжлары ябык. 
– Ул чагыштырмача арзан сегмент иде. Анда йөрергә күнеккән халык Кырым курортларын сайлады. Быел Кырымда ял итүче туристлар саны күбрәк булыр дип уйлыйм. Яшәү арзанга чыкканга, Анапага да баралар. Шәхси пляжларда коенучылар бар анысы. Бүгенге көндә татарстанлылар арасында иң популяр юнәлеш булып Сочи кала бирә, чит илләрне алсак – Төркия, – ди әңгәмәдәшем. 

Туризм буенча эксперт, Global Voyage агентлыгы менеджеры Ләйлә Умарова әйтүенчә, Геленджикка турлар сату буенча әлегә төгәл мәгълүмат юк. 
– Башта рәсми расписание барлыкка килсен, оча башласыннар, ә аннан инде күренер. Геленджикны шәхсән мин бик яратам һәм аны Сочи белән Адлерга бик яхшы альтернатива дип саныйм. Рейслар барлыкка килсә, чыннан да шәп булачак! Туристлар әлегә бу юнәлеш буенча кызыксынмый, аларның күбесе анда машинада бара. Торакны мөстәкыйль рәвештә броньлыйлар. Әмма мошенниклар ялган сайтлар булдырып, алдашу очраклары ешаюны да әйтергә кирәк. Сак булыгыз, – дип кисәтте ул.

Самолетка билетларны кайчан алу отышлы? 2025 елның беренче яртысында авиабилетларга бәяләр динамикасын анализлап, эксперт Александр Токмаков, Денпасар (Бали), Баку, Дубай кебек популяр чит ил юнәлешләренә иң түбән бәяләр, кагыйдә буларак, 29 һәм аннан да күбрәк көн кала булырга мөмкин, дигән “РИА Новости”га. Мәсәлән, Мәскәү – Денпасар билеты 29 көн алдан алган очракта 56 401 сум торган, ә бер көн кала – 101 830 сум. 
Ә Россиянең эре шәһәрләре арасындагы рейсларда минималь бәяләр очарга 2 көннән алып 7 көнгә кадәрге чорда очрый. Мәсәлән, Мәскәү – Сочи билеты июньдә сәфәргә бер ай кала 16 112 сум торган, 2-7 көн кала – 9 729 сум, бер көн кала – 10 604 сум.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading