16+

“Бар ычкын моннан”, – дип өйдән куды

Туар сәгатем җиткәндә, бәхет өләшенеп бетеп, миңа валчыклары гына калгандыр сыман тоела.

“Бар ычкын моннан”, – дип өйдән куды

Туар сәгатем җиткәндә, бәхет өләшенеп бетеп, миңа валчыклары гына калгандыр сыман тоела.

Юкса, тулы, тату гаиләләргә кызыгып, үземнеке аркасында яшь коеп яшәр идемме икән?

Мин гаилә учагы җылысында яралган булсам да, бала табу йортыннан каршы алырга әтием килмәгән. Бары дәү әти белән дәү әни генә, безне саклаучы фәрештәләрдәй, үз өйләренә алып кайтканнар. Әтине үз гомеремдә бер тапкыр гына күрдем. Анысы да, үсеп җитеп, олы тормышка аяк баскач кына.

Әти башка шәһәргә барып эшли торган булган. Минем белән көмәнле чагында, әни аның янына китә һәм хыянәтен үз күзләре белән күрә. Ул хатын әнинең танышы булып чыга. Борчылулардан әнинең корсагы чак кына төшми кала, хастаханәдә ятарга туры килә аңа. Гаилә таркала, әти сөяркәсе янына күчә. Аларның бер кыз һәм бер малайлары туа.

Төрле-төрле уенчыкларым, дусларымны көнләштерелек күлмәкләрем булса да, әти назын алар барыбер алыштыра алмады. Башка балаларга карап, минем дә әтиле буласым, көчле куллар өскә чөюдән шатланасым килә иде. Әнидән аның турында сорасам: “Ул безне ташлады. Син аңа кирәкмисең”, – дия иде. Ачуымнан: “Алайса ул да миңа кирәкми”, – дип җавап кайтарганым истә.

Әни Фәрит исемле абый белән очраша башлады. Аны мин бер күрүдә ошаттым, ул кешегә тартылдым. Биш елга якын йөрсәләр дә, бергә тормыш кора алмадылар. Дәү әти никтер яратмады Фәрит абыйны, кул сорарга килгәч тә, кызына кияүгә чыгарга рөхсәт бирмәде. Әни качып китеп тә карады, ләкин бабай табып кире алып кайта иде. Шулай итеп Фәрит абый белән аралары өзелде.

Күпмедер вакыт узгач, әни миннән: “Яңа әтиең булуын телисеңме?” – дип сорады. Нинди кеше икәнлеген алдан ук белсәм, “Юк!” дип кырт кискән булыр идем. Танышканчы ук Идрис абый миңа әни артыннан свитер җибәрсә дә, күңелемне яулый алмады. Әни аның эчкече кеше икәнен белсә дә, никтер хатыны булырга ризалашкан. Мин сыйныфташларымнан, дусларымнан аерыласымны белеп борчылдым. Никахтан соң без Идрис абыйның өч бүлмәле фатирында яши башладык (мин аңа әти дип эндәшә идем, чөнки шулай әйтергә куштылар). Ләкин ул торак элеккеге хатыныныкы һәм малайларыныкы да булып чыкты. Милекне бүлешә башлагач, үз өлешен сатып, Идрис абый әнисе йортына кайтырга уйлады.

Яңа әти белән әни авылга күченделәр, мин дәү әтиләрдә калдым. Көндезләрен дусларым белән уйнап юансам да, төннәрен, мендәремне кочаклап, әниемне сагынып елый идем. Ул вакытта нибары өченче сыйныфта укыган чагым.

Җәй җиткәч, мине дә авылга алып кайттылар. Өйгә кушып янкорма төзеделәр. Иң авыр эшкә – фундамент казырга дәү әти, дәү әни һәм өлкән яшьтәге туган апам кайтты. Мескен картларым җигелеп эшләделәр.

Үги әти колхозга эшкә урнашты һәм начар гадәтен “исенә төшерде”. Исерек чагында юктан да тавыш күтәрә башлады. Миңа ял итәргә дә утырып торырга ярамый иде. Кибеттән аракы алып кайтырга гел мине йөгертте. Көненә бишәр тапкыр барган чакларым күп булды.

Берсендә үги әти, әни эштә чакта, укроп җыеп кермәгәнем өчен чәчемнән йолкып урамга чыгарып җибәрде. Куркуымнан кычытканнар арасыннан бакча башына йөгердем һәм шунда әнинең кайтканын качып көтеп утырдым. Әнине күргәч, аның каршысына чаптым һәм барын да сөйләп бирдем. Ул мине әрләде генә һәм, өйгә кайткач, ире белән чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчте. Ә берсендә Идрис абый әнинең үзенә дә тибеп җибәрде. Әни карлыган куагы арасына барып төште.
Күпмедер вакыт узгач, әни миңа сеңелкәш алып кайтты. Шатлыгымның чиге булмады! Ләкин Лилиябез, безнең кебек үк, тыныч көннәрне күрмәде диярлек: ул ызгыш-талаш мохитендә үсте. Үги әти үз баласына да акыра иде. Шуңа Лилия аны яратмады, хәзер дә яратмый.

Берсендә, әни эштә чакта, Лилия белән икәү китаплар карап утыра идек. Идрис абый трусиктан гына кереп, яныма утырды һәм кочаклый, үбә башлады. Аннары футболкам астына кулын тыгып, аркамнан сыпырды һәм алгы ягыма шудыра башлады. Шул вакытта: “Нишлисең син, әти?” – дидем. Ул айнып киткәндәй булды һәм берни әйтмичә чыгып китте. Әни эштән кайткач, мин аңа булган хәлне сөйләп бирдем. Ә ул нибары: “Оятсыз” диде, һәм бу тема шуның белән ябылды. Күпмедер вакыт узгач, үги әти мине көчләргә ниятләп кергән булуы хакында әйтте. “Синең сүзләрдән соң аңыма килдем,” – диде.

Ай саен дәү әнием, аларга кунакка баргач, пенсиясеннән миңа 500 сум бирде. Ләкин ул акчаны авылга алып кайтырга курка идем, чөнки әни миннән алып, иренә аракыга тота иде.

Газиз кешем Идрис абыйны миннән өстенрәк күрсә дә, талашкан вакытларында гел әнине яклап чыктым. Берсендә аны каплыйм дип, яңагыма эләккән каты кулдан идәнгә барып төштем. Соңрак мин гел үлем турында уйлый башладым. Әллә әни белән дә ызгышып торулар шулай тәэсир иттеме? “Мин үлсәм, сезгә рәхәтрәк булыр”, – дип әйттем әнигә. Төшемә төн саен зират керде, сулышым кысылып уяна идем. Көндезләрен дә йөрәгем какты. Бер көнне пычак алып тамырымны кисәргә уйладым. Сеңлем Лилия мине күреп: “Апа, кирәкми, мин бит сине яратам”, – дип кулымнан пычакны алып ыргытты. Ул вакытта аңа нибары алты яшь иде.

Күпмедер вакыт узгач, әни мине бер әбигә өшкертергә алып барды. “Синдә бозым бар, үз-үзен үтерсен дип ясаганнар”, – диде. Андый начарлыкны кылучы кеше үги әтинең апасы икәнлекне әйтте. Идрис абыйның ике апасы бар, кайсысы эшләве сер булып калды. Ул әбигә мин өшкертергә берничә тапкыр бардым.
Хәзер сөйләп үтәсе вакыйгалар алдагылары белән бәйледерме – белмим, әмма үги әтинең бер апасының кызы озак кына сөякләре сызлап йөргәч (табиблар нилектән икәнне белмәделәр), тәрәзәдән сикереп үлде. Ә икенче апасы үпкә чиреннән китеп барды.

Мәктәпне тәмамлап, техникумга укырга кердем. Бик тырышып, яхшы билгеләргә генә укып чыктым һәм әниләр янына авылга кайттым. Тик анда миңа көн күрсәтмәделәр. Идрис абый котырган кеше кебек һәрдаим бәйләнде. Кызлар белән кич утырырга чыгарга рөхсәт итмәделәр, сирәк кенә чыккан очракларда, әни: “Кайт, кайт”, – дип шалтырата иде.

Бәхетемә, мин Аны очраттым. Авылга кайтырга машина көткәндә, бер егет туктап утыртты. Көзгедән елмайган матур күзләрне күргәч, тораташтай катып калдым. Әлеге сөйкемле егетнең исеме – Марат. Ул минем телефон номерымны алып калды. Кич белән Марат миңа шалтыратты. Аның белән сөйләшкәч, күңелемә нурлар сибелгән кебек булды.

Шулай беркемгә комачауламыйча яшәп ятканда, үги әти миңа тагын каныга башлады. “Бар ычкын моннан”, – дип өйдән куды. Әни: “Кызым китсә, мин дә монда калмыйм”, – диде. Тик үз сүзләрен бик тиз онытты шул...

Беркөнне мине авыл советына чакырдылар. Идрис абый минем өстән шикаять язган. Имеш, мин әхлакый нормаларга сыешмаган тормыш алып барам. Ике тәүлек эчендә ул яшәгән йортны калдырып чыгып китәргә тиеш идем. Шунда йөрәгемнән нидер өзелеп төшкән кебек булды. Моңарчы “әти” дип йөрткән кешегә бүтән алай әйтергә телем әйләнмәде. Ә әни минем белән авыл советына да кермәде, урамда гына көтеп торды.

Кайтуга әйберләремне җыя башладым һәм таныш таксистка шалтыраттым. Әни: “Китмисең! Беркая китмисең!” – дип елады. Үги әти: “Китсен, юкса милиция чакыртам”, – дип куркытырга теләде. Шунда әнине каршыма утырттым да: “Каласың килсә кал. Сине куучы юк. Ләкин мин монда артык. Башка бу йортта яши алмыйм”, – дидем. Юлга кузгалыр алдыннан, әни: “Рәхмәтеңне әйтеп кит!” – дип боерды. Ничек инде мин үземне мыскыл иткән, йортыннан куып чыгарган адәмгә рәхмәт җиткергә тиеш?! Тик әни барыбер үзенекендә торды. Миңа рәхмәт әйтүдән башка чара калмады. Машина кузгалды, әни белән сеңлем үксеп елап калды.

Дәү әти йортына кайтып кергәч, дәү әни баламны сөяккә калдырганнар, дип елады, бабам да әллә нишләп китте. Барысын да сөйләп биргәч, алар да Идрис абый белән араны өзде. Мине яклап чыгучы кешеләр бары тик шушы картларым булды.

Без Марат белән очраша башладык. Аның үгетләве буенча, Казанга читтән торып укырга кердем. Сатучы булып кибеткә эшкә урнаштым. Таныш түгел зур шәһәрдә япа-ялгыз идем. Төннәр буе әниемне сагынып елаган чакларым әз булмады. Бары Марат кына бердәнбер таянычым булды. Авылга юллар ябык булгач, әни Казаннан кайткан чагымда дәү әтиләргә килеп мине көтә иде.

Бервакыт үги әти Яңа ел белән котлап шалтыратты. “Кызым, сәлам”, – дигәч, гаҗәпләнүемнән артыма идәнгә утырдым. Шул сөйләшүдән соң авылга кайттым, ләкин Идрис абый: “Ун минуттан эзең суынган булсын”, – диде. Әни генә кулымнан тотып калды. Үги әти миннән гафу үтенмәсә дә, аңа мөмкинлек бирергә уйладым, әйбәт кенә сөйләштем.

Егетем белән бер ел очрашып йөргәч, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Туйда Идрис абый иң кадерле кунактай түрдә утырды. Бер-бер артлы ике бала таптым. Алар Идрис абыйга дәү әти дип эндәшәләр.

Мин бу хәлләрне онытырга тырышып яшәдем. Ләкин бер вакыйга йөрәгемдәге өермәне кабат кузгатты. Бер кайтуыбызда үги әти олы улымны бик каты әрләде, кычкырды. Балакаем хәзер ул кешедән бик курка. Мин улымны яклап чыктым. Ә әни шунда да мине гаепләп калдырды. Имеш, шул вакытта кысылмасам, бар да үтәсе булган.

Безгә ул йортта ачык йөз күрсәтүче юк. Ә эш эшләргә кирәк булганда тизрәк кияүләренә, ягъни иремә шалтыраталар. Миңа гомерем буе әни назы, әни җылысы җитмәде. Аның белән утырып бер кешечә сөйләшкән дә юк. Барлык хис-кичерешләремне язып хат биргән идем, аны да укымады. Шуңа сезгә язарга булдым. Бәлки моны күреп, әнием үзен таныр һәм берәр кайчан мине аңлар...

Гүзәл Насыйбуллина,
Казан.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

8

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading