16+

Беренче хатыны мондый хыянәтләргә түзмәгән, ә әби чыдаган

Танышым сөйләшкәндә еш кына көлеп: “Мин бит Гайникамал әбием оныгы!” – дип әйтергә ярата. “Ник, әбиең нинди булган соң синең?” – дип сорадым бу юлы дустым шул сүзләрне әйткәннән соң. 

Беренче хатыны мондый хыянәтләргә түзмәгән, ә әби чыдаган

Танышым сөйләшкәндә еш кына көлеп: “Мин бит Гайникамал әбием оныгы!” – дип әйтергә ярата. “Ник, әбиең нинди булган соң синең?” – дип сорадым бу юлы дустым шул сүзләрне әйткәннән соң. 

Төртмә телле, үзенчәлекле гыйбарәләр белән сөйләшә торган карчык булган икән. Әбисе турында сөйләп китте ул.
“Әбиемне гаять ачы телле, усал иде дип сөйлиләр. Ул юктан гына андый булмагандыр. Ачы язмышы, көн итеше белән тормышка тешләшеп, ябышып, тырнашып яшәргә мәҗбүр булганга усалга әйләнгәндер. Кеше рәхәт тормыштан усаллашмый бит, бәхетсезләр явыз була диләр.

Менә шул бәхетсез язмышлы әбием шакмаклы төпле табада тәмле итеп коймак пешерә иде. Мин әбинең иң яраткан оныгы булгач, коймак белән сыйлый-сыйлый әби үзенең тормышында күргән-кичергән хәл-вакыйгаларны миңа сөйли иде. Ә мин әкият тыңлаган кебек, аның авызына карап, кайнар коймакларны ашарга да онытып, әбиемне тыңлап утыра идем. 

Гайникамал әби гаиләдә беренче сабый. Иң өлкәне булганлыктан, энеләрен-сеңелләрен үстерешү аның җилкәсенә төшкән. Урманга утынга барган бер көндә өстенә агач төшеп әнисе гарип калган. Шуңа әнисе аны авыр эшләргә гел үзе белән ала торган булган, әтисе исә сугышта югалган. Сигез яшьтән урманга утынга йөрдем, дип сөйли иде әби. “Бер кышны утырып яндык!” – дигәндә әбинең күзләре яшьләнә иде. “Ике ел кеше өстендә яшәдек”, – дип яулык очы белән шул яшьләрне сыпырып ала аннан соң.

Унҗиде яшендә әбиемне ошатып йөргән, күршедә генә яшәгән егет яучы җибәрә. Гаиләләре белән Урал якларына күчеп китәселәр икән, әбиемне дә үзе белән чакыра. Әмма биш баланы ялгызы үстерүче әнисе ризалык бирми. Шулай итеп, әби авылда кала. 

Берничә елдан күрше авылга сөт җыярга йөргән Гайникамалны шул авылдан бер ир-ат күреп ошата һәм үзенә хатынлыкка сорый. Сугыштан соңгы чорлар, авылда ир-атлар бармак белән генә санарлык – алары да кайсы сугыштан гарип калган, кайсы өйләнгән, дигәндәй. Әбием озак уйлап тормый – ризалык бирә. Ә ул ир-ат исә аерылган ир була. Хатын-кызлар белән чуалганга, беренче хатыны аны өйдән куып чыгарган, ул хатында бер улы калган. 

Әмма икенче хатын алдым дип кенә бабай яулыклылар артыннан чабуын туктатмаган. “И-ии, балам, күрмәгәннәр калмады инде. Бер төндә, өйгә кайтмагач, олы улымны ияртеп чыгып киттем. Түбән очтагы тол хатын янына йөри ирең, дип җиткергәннәр иде. Бардым – ишек эчтән бикле. Каты итеп шакылдатырга тотындым. Шул арада бабаң тәрәзәдән сикереп чыгып йөгерде”, – дип көлә иде әби. Искә алуы гына кызыктыр, ул вакытта бер дә көлке булмагандыр. Беренче хатыны мондый хыянәтләргә түзмәгән, ә әби чыдаган. Чыдамый кая барасың – балаларны кеше итәргә, аякка бастырырга кирәк.

Әби белән бабай биш бала табып үстергәннәр. Әмма бер кызлары үсеп буйга җиткәч, суга батып үлгән. Гәүдәсен ярты елдан соң гына табып алганнар. Шул ярты ел эчендә әбиемнең кара чәчләре ап-акка әйләнгән. “Иң акыллысы, иң сабыры иде”, – дип искә ала иде әби үлгән кызын. 
Бабай әбидән иртәрәк китте. “Миңа бабагыз яныннан урын калдырыгыз!” – дия иде әби. Бабайның бертуган энекәшен бабай янәшәсенә җирләргә дигәч: “Минем урынны алды!” – дип үпкәләп йөргәне дә истә.

Хәзер менә әби белән бабайның каберләре янәшә, алар өстендәге агачлар гына үзара серләшә, яфраклары җил иркенә лепердәшәләр”.

Ландыш Тимерова.
 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading