16+

“Әтисе дә, энесе дә үлгән. Ул да үлсен идемени?”

Сугыш афәтеннән кара көлгә әйләнгән яшел тугайлар, җир белән тигезләнгән авыл-калалар... Ут эчендә йөреп, бу мәхшәрне үз күзе белән күргән буын исән әле. Берәм-сәрәм генә, әмма исән!

“Әтисе дә, энесе дә үлгән. Ул да үлсен идемени?”

Сугыш афәтеннән кара көлгә әйләнгән яшел тугайлар, җир белән тигезләнгән авыл-калалар... Ут эчендә йөреп, бу мәхшәрне үз күзе белән күргән буын исән әле. Берәм-сәрәм генә, әмма исән!

Теләче районы Күкчә авылында яшәүче 99 яшьлек Таисия апа Сабирҗанова – тарих йөзеге. Бөек Ватан сугышында Днепр елгасы аша салынган күперне саклаган, Варшавага кадәр барып җиткән пулеметчы ул! Бер гасырлык еллар бәйләмен иярләсә дә, шөкер, дәһшәтле еллар авазын бу көннәргә җиткергән хәтере дә аяз, зиһене дә бөтен. Балалары, оныклары тәрбиясендә ипле генә яши, кадердә!.. 

“Сугыш – рәхәт җир түгел”

Авылдашлары аны Тайсә әби дип йөртә. Хәер, үз исеменнән әллә ни аерылмаса да, әбекәй үпкәләми, кеше күлмәгенә күнгән. Монда авыл халкы да гаепле түгел кебек, әбекәй үзе дә күптән татарлыкка авышкан. Тумышы белән ул рус кызы икән бит. Бер җирлектә яшәүчеләрнең милләтләр бүленешенә исе китми гадәттә, күкчәлеләр дә бер йодрык булып, дус-тату гомер итәләр. Таисия әби дә татар авылында дөньяга килгәнлектән татар телендә сөйләшеп үскән.

– Минем әти Павел исемле иде. Тегермәнче! Арча районы Урмат авылыннан күченеп килгән. Әнием Ольга күрше Алан авылыныкы, ул да тегермәнче кызы. Әти белән кавышканнар да, гади генә яшәп киткәннәр. Ул елларда бит кемнең дә тормышы бер чама булган инде – юклык. Бишәү үстек без. 18 яшем дә тулмаган иде әле, мине сугышка алдылар. 1943 ел ул. Кичтән белсәм дә, китәсемне әнигә әйтмәдем. Тагын бер генә көнен булса да әни тынычлап йокласын, вакытыннан алда хәсрәтләнмәсен, дидем, – дип сөйли Таисия әби. 

Үзе ул төнне керфек какмаса да, аерылу сагышын сиздерми өйдәгеләргә. Әнисенең болай да ут эчендә икәнлеген белә бит... 

– Әтине сугыш башлангач та алганнар иде. Әйләнеп кайтмады инде. Бер генә хаты килде кебек, хәтеремдә шулай... Хәбәре өзелде. Кешене бер хәбәрсез югалтуы бик кыен бит, әни ни уйларга да белмичә яшәде. Бер үлгәндер дип елады, сугыштан соңлап кайтучыларны ишетсә, әтине кайтып килмәсме дип тә өметләнде. Әтинең хәбәрен белмәдек, китте дә югалды ул безнең өчен. Авыл белән сагынырлык кеше иде! Үз гомерендә бер генә адәм баласын да рәнҗетмәде. Сугыштан соң да гел юксындылар әтине. Көне буе он тузаны йотып эшләде, кеше хакына кагылмады... Энем дә сугышта үлеп калды әле минем. Сугышта ук та түгел әле, сугыш беткәч, җир йөзеннән мәетләрне җыеп йөргәндә шартламыйча калган мина өстенә китереп баскан, диделәр. Алып кына органдыр инде... – дип сөйли Таисия әби.

Менә шулай, туган илгә кайтам дип куанып йөргәндә, дошманның соңгы үченә юлыгып харап булучыларны да шактый, дип сөйлиләр. Үкенечле үлем...

– Биш кыз әйбәт кенә яшәдек – Валя, Лена, Таня, Ольга, Галя... Бишебез дә татар егетләренә кияүгә чыктык. Бөтенебез дә мөселман без, никахлы! Әни безгә озак вакыт үпкәләп тә йөрде әле. Аннары ул да күнде, язмышыгыз, дип килеште. Мөселман кияүләреннән игелек күреп яшәде бит үзе дә, – ди Таисия әби. 
Үткәндәге истәлекләрне барлавы аңа инде җиңел түгел, хәтере чуарланып килә... Ярый әле килене Фирдәвес апа белән улы Рәис гел янәшәсендә. Зиһене аксадымы, ярдәм итеп җибәрәләр. Сөйләр сүзе кабат үз эшенә төшә. 

– Сугыш рәхәт җир түгел, сеңлем... Мин кечкенәдән бик елгыр идем, җиңел гәүдәле, күз иярмәс хәрәкәтле. Тиктормаслыгым өчен дә ут эченә эләктем, күрәсең. Авылдан берүземне чакыртып алдылар, районнан 30лап идек. Казанга илтеп куйдылар. Тикшерделәр, сынадылар да, күбесен өйләренә кайтарып җибәрделәр. Берничә генә кыз калдык. 5 ай буе безне пулеметчы булырга укыттылар, төз атарга өйрәттеләр әле, – дип сөйли әбекәй.

“Ул да үлсен идемени?”

Ул сөйли, ә без – өйдәгеләр, исләр китеп тыңлыйбыз. Мин беренче ишетәм, ә Фирдәвес апа белән Рәис абый югыйсә 100 кат ишеткәннәр, әмма күзләрендә яшь. Әгәр аның урынында без булсак, нишләр идек икән? “Бармыйм!” – дияр идекме...

– Ул сүзне әйтә алмыйсың, ярамый да! Вакыты нинди чак бит, илдә сугыш бара. Һәр аршин җир өчен кан коелган чак. Сиңа ничек кушалар, шулай эшлисең. Үз киемнәребез белән Казанда 5 ай яшәдек. Көн дә өйрәттеләр. Китәр көн җиткәч кенә, бик иске хәрби киемнәр киерттеләр. Эшелонга утыртып Смоленск ягына таба озаттылар. Бик озак бардык. Юлда ниләр генә күрмәдек. Барып җиткәч, шыгырдап торан яңа киемнәр бирделәр. Чын, хәрби киемнәр булып чыкты алар. Днепр елгасы аша салынган күперне сакларга куйдылар. Дүрт кызга – бер пулемет!.. Барыбыз да авыл кызлары. Мин башлыклары идем. Казылган окопларда, җиргә ятып йокладык сеңлем... Ниләр генә кичмәдек. Ут эченә дә кердек. Ул пулеметны сөйрәп йөрүләре, төз итеп атарга кирәк. Гомерең бетмәсә, аннан да исән чыгасың икән. 1944 елны Варшавага озаттылар. Ут кырында аркылы-торкылы йөргән көннәрнең һәрберсен искә төшереп сөйләсәң... Ярый әле күбесен хәтер оныта икән, юкса, исеңә төшсә дә йөрәгең ярылып үлмәле, – ди Таисия апа. – Сугыш беткәч, бик куансак та тиз генә кайта алмадык әле. Әмер булмады. Польшадагы зиратларны карап йөрдек без. Ул елларда андагы чисталыкны күреп, хәйран калган идек, бәбкәм. Бик тәртипле яшиләр икән. 

Реклама

Фирдәвес апаның шушы урында әйткән сүзе уйга салды: 

– Мин кибеттә эшләдем. 9 май бәйрәме җитсә халыкта бер көрсенү ишетәм. Имеш, чын сугышны күргән кеше моның кадәр озак яши алмый. Әллә кайчан үләргә тиеш, дияселәре килә. Шул чагында ачуларым килгәнне белсәгез икән. “Әтисе дә, энесе дә үлгән. Ул да үлсен идемени?” – дип җавап бирә идем. Килен булып төшкәнемә ничә ел, инде мин дә олыгайдым, әнкәйнең берәр көн булса да сугыш турында сөйләмичә калганы бармы, диегез. Үзәгенә үтмәсә, кыр тутырып мәет күрмәсә, ут эчендә йөрмәсә, сөйләр идеме ул аны?!. Ут эченә кереп, герой исеме алырга беркайчан да соң түгел. Тик бөтен кешенең дә өлешенә тими ул, тисә дә хәленнән килми, – ди Фирдәвес апа.

Нишлисең бит, монысы да безнең халыкка хас гадәт. Батырлыктан, исәнлектән көнләшми генә яшәсәк иде дә...

“Шикәр кебек”

Сугыштан кайткач, Таисия апа Миңнегали исемле егеткә кияүгә чыга. Ул да сугыш кичкән. Өч бала алып кайталар: Рәис, Гомәр, Наил. 

– Болай бик матур яшәдек без. Авыл халкы гади итеп яши инде. Гомеренең соңгы 10 ел да 2 аен урын өстендә саусызланып ятты ирем. Карадым. Башта өй тирәсендә генә йөрде әле, аннары бетереп кулга калды. 1999 елны җирләдек, – ди Таисия апа.

Яшьрәк чакта өлкәннәр белән аңлашып яшиләр, олыгайгач, яшьләргә юл бирәләр.

– Әнинең әйбәтлеге. Мин эштә бит, ул өйдә. Әгәр дә камыр ризыгы пешерсә: “Җылы килеш ашасын!” – дип төрә дә, илтергә әтине җибәрә. “Килен, әнкәң эш арасында булса да капкаласын, диде, ашап ал!” – дип килеп керә иде әти мәрхүм. Бик тату яшәдек без. Әнкәйнең әйбәтлеген мәңге дә онытырлык түгел, авыл халкы белә. Безнең балалар әнкәй кулында үсте. Шуңа да әби дип кенә торалар. Әнкәйнең авызыннан бер сүз чыкса шул җитә, үтиләр. Узган ел мин чирләгән идем. Операциядә чакта минем өчен дә үлеп бетеп кайгырган. Табиблар үзенең хәлен белергә килсәләр дә аларны тизрәк минем янга куа. “Бер җирем дә авыртмый. Шикәр кебек! Әнә киленемне карагыз, һаман аруланып җитә алмый”, – ди. Рәхмәт, әнкәйне киленем юып чыгара, иренми дә, чирканмый да. Әнкәй үзе дә әлегәчә бик чиста. Атна ахыры җиттеме, урын-җирен алмаштырып, кер машинасы янына чыгарып куя. Киемнәрен үз вакытын белеп алмаштыра... Үткән кышта чирләп куркытты. Яңа елдан соң өзелер ахрысы дип тә борчылган идек. Тернәкләнеп китте бит. Өйгә кунак килсә, каян аладыр көч, түнеп яткан җиреннән тора! Әле менә бүген дә, сез киләсен белгәч, мин киендерештем генә, әкерен генә түр якка үзе чыгып утырды! Тәрәзәдән карап көтте! Күңеле үсә әле, яши, болай булгач, дип сөендек, – ди Фирдәвес апа.

Көннәрдән бер көнне Таисия әби дә китеп барыр. Кеше гомере мәңгелек түгел. Мөселманча гомер иткән рус әбисе кайда җирләнер икән?.. Үзе нәрсә дигән?

– Авыл зиратына җирләрбез. Мөселман булып гомер итте. Егылып намаз укымаса да, бисмилласыз ризык капмады. Әле дә бисмилласын онытмый. Туклангач та аминын сыпырмыйча өстәл яныннан китми. Уянгач та телендә гел бисмилла! Уллары сөннәтле, татар исемнәре кушкан. “Аллаһ бер ул!” – ди. Ураза тотты, Коръән ашлары үткәрде. Әнисен урыс зиратына җирләделәр, билгеле. Ләкин бит ул үз диненнән бизмәгән... Әле шунысы бик кызык, кеше барыбер олыгая төшкәч, ана теленә якыная икән. Әнкәйне ашарга чакырсак, урысчалап: “Хәзер киләм!” – дип җавап бирә. “Бигерәк тәмле булган!” – дигән сүзне теле ачылган телдә әйтә. Гомерендә бер урыс сүзе кыстырмаган кеше! Кайчагында русча сөйләшеп куя. Ана теле бер генә була диләр, бик дөрес икән, – ди Фирдәвес апа.

Тормышта гаҗәпләнерлек тә, гыйбрәт алырлык та хәлләр күп әлбәттә. Без дә, үзебезчә әйтсәк – Тайсә ападан үрнәк алыйк. Балаларыбыз, оныкларыбыз белән ана телебездә сөйләшик! Үзебез сакламасак, безнең телне кем саклар икән соң?..

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading