16+

"Өйләнергә дә, аерылырга да ашыкмыйлар" (Россия кызы Оксананың Италиядә күргәннәре)

Оксана Чипранди тумышы белән Новосибирск шәһәреннән. Университетны тәмамлаганнан соң, гаиләсе белән Мәскәүгә күчеп китәләр. Мәскәүдә Оксана үзенең туристлык агентлыгын ачып, уңышлы гына эшли башлый.

"Өйләнергә дә, аерылырга да ашыкмыйлар" (Россия кызы Оксананың Италиядә күргәннәре)

Оксана Чипранди тумышы белән Новосибирск шәһәреннән. Университетны тәмамлаганнан соң, гаиләсе белән Мәскәүгә күчеп китәләр. Мәскәүдә Оксана үзенең туристлык агентлыгын ачып, уңышлы гына эшли башлый.

Булачак ире Карло Энрико Чипранди белән алар үзләре өчен бөтенләй чит җирдә таныша. Оксана Германиягә ял итәргә, ә Карло Энрико командировкага килгән була. Мюнхен аэропортында үз рейсларын көткәндә танышып китәләр. Танышып сүз алышканнан соң, телефон номерларын алмашалар һәм кайткач та аралашуларын дәвам итәләр.

Туйны бер ел көтәсе
– Сигез айдан соң Карло Энрико кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Ә туйны бер елдан соң Мәскәүдә уздырдык. Италиядә туйга бер ел әзерләнәләр. Аларча, туй мәҗлесе иң югары дәрәҗәдә, бөтен нечкәлекләренә хәтле уйланып узарга тиеш. Безнең дә туебыз бик матур үтте. Туйдан соң кая яшәргә дигән сорау туды. Минем, әлбәттә, Италиядә яшисе килә. Әмма анда бизнес алып баруның авыр булуын истә тотып, Мәскәүдә яшәп калдык. Ике елдан улыбыз Александр туды. Италия ирләренең үрнәк әти булулары турында да әйтергә кирәк. Алар акыл утыргач кына, 35-40 яшьләрдә өйләнә. Гаилә коруга бик җитди карыйлар. Өй эшләрендә дә, бала караганда да ярдәм итәләр. Италиядә аерылышу бик катлаулы процесс, ул берничә елга кадәр сузылырга мөмкин. Хатын-кызлар закон тарафыннан бик әйбәт якланган. Аерылган ир-ат ыштансз кала дисәң дә була. Адвокат хезмәте дә югары булуны истә тотарга кирәк.  Шуның өчен дә өйләнешүгә бик сак карыйлар.

Тәмле ашарга яраталар
– Италия ул ял итү, акча туздыру өчен әйбәт, ә бизнес алып бару анда катлаулы. Монда калып дөрес эшләдек. Шулай да Италиягә еш йөрибез. Елның кимендә өч-дүрт ае шунда уза. Бу ил миңа бик ошый, анда гел әйләнеп кайтасы килә. Культурасы, милли ризыклары, истәлекле урыннары белән җәлеп итә ул.
Италиянең һәр өлкәсенең үз ризыгы. Римда яшәүче танышыбызның, әйтик, гөмбә белән ризотто, кон фунгины ашаганы юк икән. Анда аларны бөтенләй башкача әзерлиләр. Ирем илнең төньягыннан һәм аның диңгез продуктларына әллә ни исе китми, чөнки анда күбесенчә ит ашыйлар.
Итальянецлар тәмле ашарга ярата. Алар өчен ризык бик сыйфатлы һәм тәмле итеп пешерелгән булырга тиеш. Ризыктан ләззәт алып, аны озаклап ашарга өйрәнгәннәр.

Баштагы мәлдә Италия халкының бер гадәтенә ияләшә алмадым. Бәйрәмнәрдә төшке ашка дип җыелалар да, сөйләшә-сөйләшә, сыйлана-сыйлана мәҗлес кичкә кадәр дәвам итә һәм алар беркая ашыкмыйча рәхәтләнеп утыра бирәләр. Ничек шуның кадәр сөйләшеп һәм ашап була икән дип аптырый идем, хәзер инде моңа тыныч карыйм. Элеккечә ашыкмыйм, каударланмыйм. Ирем дә, әгәр дә нәрсәне дә булса яхшы итеп эшлисең килә икән, ашыкма, ди. Алар кебек тормыштан рәхәтлек алып яшәргә өйрәнергә кирәк безгә.

Бөтен халык августта ял итә
– Италиядә ял да итәргә яраталар. 80 проценты ялны август аенда ала. Бу чорда күп кенә фабрика-заводлар эштән туктый. Үзендә таулары да, диңгезе дә, күлләре дә булгач, күбесе ил эчендә генә ял итә. Курорт шәһәрләре, диңгез буйлары халык белән шыплап тула. Шуның өстенә 15 августта Феррагосто бәйрәме билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм җәйге эшләр сезоны бетеп, уңыш җыя башлауга багышлап үткәрелә. Бу көнне гаиләләре белән ресторанга баралар яки өйдә тәмле ризыклар әзерлиләр.   
Итальянецлар үзләренең акчалы булуын күрсәтергә яратмый. Сәяхәт итү өчен кредит картасы алмый инде алар. Гомумән кредит алырга яратмыйлар. Һәрчак банкта күпмедер акчаң булырга тиеш дип саныйлар.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading