16+

Волонтер Илнур Яруллин: «Киләчәктә гаражымда МХОга багышланган музей ачарга җыенам»

Волонтерлык – һөнәр түгел, яшәү рәвеше. Арчада яшәүче Илнур Яруллин моңа чын күңелен, барлыгын бирә.

Волонтер Илнур Яруллин: «Киләчәктә гаражымда МХОга багышланган музей ачарга җыенам»

Волонтерлык – һөнәр түгел, яшәү рәвеше. Арчада яшәүче Илнур Яруллин моңа чын күңелен, барлыгын бирә.

Волонтер - һөнәр түгел, бу - йөрәк кушуы. Чөнки волонтерның һәр гамәле - ул кемнеңдер коткарылган тормышы, кемнеңдер елмаюы яки яхшылыкка ышанычы.

 

... Көн туды исә, аның телефонына шалтырату, смс килүдән туктамый. Ул аларның берсенә дә «юк», дими, үтенечләрен кире какмый. Әле безнең әңгәмә барышында да бер хатын-кыз шалтыратты, ерактан булса да тавышы ишетелә. «Илнур, энем бер ай инде хәбәргә чыкмый, зинһар, белешә алмассызмы икән», – диде ул хатын дулкынланудан өзек-өзек сүзләр белән. Илнур абый телефонын куйды гына, шунда ук Татарстанның бер районыннан башка берәү шалтыратты, ул исә волонтерның ерак сәфәренә кайчан кузгалачагын сораша. Улына исемле посылка әзерләгән, шуны китереп җиткерергә дә кирәк. Әңгәмәбезне әледән-әле телефон шалтыравы бүлде. Илнур абыйның сабырлыгына, итагатьлелегенә, киң күңеллегенә шаккаттым. Махсус хәрби операция зонасындагы егетләр, аларның якыннары өчен үз кешегә әверелгән ул. Кайсы ротага РЭБ (радиоэлектрон көрәш — каршы якның идарә итү, элемтә һәм разведка системаларының радиоэлектрон чараларына радио нурланыш (радиокомачаулыклар) йогынтысы гамәлгә ашырыла торган кораллы көрәш төре), икенчесенә - такта, кадак ише нәрсәләр, өченселәренә - дрон кирәк. Өч ел эчендә халкыбыз да гуманитар ярдәм җыюдан арыгандыр инде, әмма бездән башка егетләребезгә бик читен, ди волонтер үзе.

 

– Шөкер, ярдәм итүчеләр бик күп, – ди Илнур абый сүзен дәвам итеп, – Сабада эшләп килүче “Солдатка аш”төркеме, Иске һәм яңа Ашыт, гомумән. Арча районының барлык игелекле волонтерлары белән бик тыгыз бәйләнештә без. Махсус хәрби операция зонасына шул көнне китәм дип хәбәр итәм генә дә, алар хәрбиләребез өчен махсус бокслар, кирәк-яраклар тутырып куя. Эшмәкәрләр дә «Ничек ярдәм итә алабыз?» – дип сорап кына торалар.

 

Урманнан башланган юл

Илнур Яруллин Арча районы Яңа Кырлай авылыннан. Тугызынчы сыйныфка чаклы авыл мәктәбендә белем ала.

– Әтием озак еллар шул мәктәпне җитәкләде, алар икесе дә укытучылар иде. Никтер алар юлы буенча китмәдем, ә урман үзенә тартты мине. Лубян урман хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Аны тәмамлап кайткач, урман хуҗалыгына эшкә кайттым да яз көн армия сафларына алындым. Башта Төркмәнстанда укыту үттек, аннан соң октябрь аенда мине механик-машина йөртүче итеп башка иптәшләрем белән Әфганстанга керттеләр. Панджшер операциясендә катнаштык, – дип искә ала Илнур абый.

 

Биредә аны үлем белән күзгә-күз очрашу да, иптәшләрен югалту кебек олы сынау да адым саен сагалап тора. Яшь егетләр әфган җирләрендә тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен газапларын үз җилкәләрендә татыйлар. 1985 елда Илнур туган ягы Арчага кайта, районның урман хуҗалыгында мастер буларак хезмәт юлын башлый. Бөтен барлыгы белән урманга гашыйк егет баштанаяк эшкә чума. Аның уңганлыгын, тырыш һәм зирәк, акыллы булуын җитәкчелек бик тиз күреп ала. Берничә елдан егетне Сурнар урман хуҗалыгы белән җитәкчелек итүне ышанып тапшыралар. Бердәм һәм тырыш коллектив туплана, оста урманчылар үсеп җитә. Урман хуҗалыгы гел алдынгы урыннарда бара.

 

Ретро машиналар

Илнур абый 1997 елда Наласа авылы кызы Зөһрә белән тормыш корып җибәрә.

– Аның белән авыл хуҗалыгы институтының икьтисад бүлегендә укыганда танышкан идек. Шөкер, өч егет үстердек. Инсаф КАИны тәмамлады, үзенең автосервисын ачты. Ул миңа ныклы терәк. Аның белән бергә ретро машиналар да ремонтлыйбыз. Үзем “ЗАЗ” ретро машиналар клубы җитәкчесе. “Запорожец” ярышларын мин Бәкердән күреп кайттым. Үзебездә дә оештыру теләге уянды һәм менә инде 2011 елдан бирле автоярышлар даими уздырылып тора. Елдан-ел катнашучылар, бу төр ярышлар белән кызыксынучылар күбәя. Популярлык буенча, Сабантуеннан соң икенче урында торучы күләмле чара дип атар идем мин бу ярышларны”, – ди волонтер. – Ретро машинада узышлар Арча районында гына узучы үзенчәлекле чара булып тора. Ничә ел бу бәйрәм районыбызда матур традиция булып дәвам итә.

 

Махсус хәрби операция

2022 елның декабрендә махсус хәрби операциянең башлангыч чорында мобилизациягә эләккән егетләрнең туганнары аларга ярдәм туплый, җыя башлый. Әмма шуларны хәтәр юллар аша үтеп кулларына тапшырасы да бар бит. Әнә шуңа күпләр курку белмәс әфган ветераннары берләшә.

 

- Үземнең Газель машинам бар иде, Менә шуңа төядек тә киттек. Инде хәзер юлларны белеп бетердем, үзем белән кече улым, “ЗАС”ретро машиналар клубы әгьзалары, йә булмаса әфганчы егетләрне алам. Хәзер менә тагын бер машиналы булдык. “Газель” машинасын безгә Курса МТС җитәкчесе бүләк итте. Донецк, Луганск якларына баргач та, мин бөтен госпитальләргә керергә, анда дәваланучы егетләр, эшләүче медиклар белән күрешергә тырышам. Яу кыры булгач, югалтуларсыз да булмый. Хәбәрсез югалган егетләрне эзләү белән шөгыльләнәм. Минем номерымны ярты Татарстан беләдер инде, – ди алтын йөрәкле ир.

Моннан тыш, хәбәрсез югалган, яки һәлак булган егетләрнең туганнарына һәр табылган әйберне тапшыра Илнур абый. Бер очракны да телгә алды ул. Һәлак булган егетләрнең киемнәрен караган вакытта, алар арасыннан иминият полисы килеп чыга. Бөтен мәгьлүмат та бар. Интернет аша шул егетнең туганнарын таба. Баксаң, хәрби егет хәбәрсез югалган булып исәпләнгән икән. Ни кызганыч, соңрак аның гәүдәсе Ростовтагы моргтан табыла ул, Илнур абый ярдәмендә һәлак булган егетнең туганнары танып белү процедурасы аша үтә. Һәм шул хәрбине тиз арада туган җиренә алып кайтып җирлиләр. Өч ел дәвамында күпме хәбәрсез югалганнарны тапкан ул, яу кырында башын күпме егетне туган якларында зар-интизар булып көтүче әти-әнисе кулына алып кайтып тапшырган. Үзе үк аларны соңгы юлга озатуда катнашкан. Күпчелек гаилә өчен ул “безнең Илнур”, чөнки газизеңне туган җиргә иңдерү дә үзенә күрә күз яшьләре белән сугарылган сөенеч.

 

– Өч ел инде менә шулай. Безнең өчен чит проблема юк. Бер белмәгән кешегә дә булышырга әзер без. Егетләргә күпме мобиль мунча, пилорама, москит челтәрләре илттек. Моннан тыш, казылык ясап алып бара идек. Хуҗалыгымда атлар асрыйм, мал суйган саен егетләргә дә өлеш чыгарасы килә. 2023 елның кышында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрби Алмаз Әгьлиев истәлегенә “Запорожец” машиналары ярышы оештырдык, истәлек бит ул. Быел да шул традицияне дәвам итәргә уйлыйм, – дип тә хыялы белән уртаклашты Илнур абый.

 

Үзе турында мактау сүзләре еш ишетергә туры килсә дә, кыенсына ул.

– Без гади кешеләр. Егетләребезгә ярдәм итү безнең күңелебездә булырга тиеш, – ди Илнур абый. – Аларның көнкүрешен күргән һәркем, мөгаен, волонтерлык эшен башка ташламыйдыр. Чөнки без булмасак, аларга бик кыен булачак, бу чынбарлык, Аннан соң киләчәктә гаражымда МХОга багышланган музей ачарга җыенам. Яу кырыннан алып чыккан чит ил трофейлары, моннан тыш һәлак булган егетләребезнең шәхси киемнәре, каскалары, бронежилетлары... Башка төр кием-салым бар миндә. Безнекеләр бәреп төшергән берничә дронны алып кайттым. Кеп-кечкенә тимер кисәге алар, ә үзләре газраил сыман үлем йөртә. Аннан соң соңгы тапкыр каршы якның бер җайланмасы кулга төште. Вещмешок дип атала инде ул безнең телдә. Ап-ак төстәге нык полимер материалдан ясалган. Каршы яктагыларда ул 300, 200нчеләрне алып чыгу өчен кулланыла. Яңгыр да, кар да үткәрми. Хәтта эченә одеял җәеп, үзең дә эченә кереп ята аласың. Менә дигән табыш бит, каршы як белән көрәшеп калмыйча, алар кулланган кайбер технология, җайланмаларны безгә дә кулланырга, җитештерергә кирәк, - дип ачына Илнур абый.

 

– Илнур абый кирәкле юнәлеш бирә, җылы сүзе белән канатландыра, рухландыра белә, – ди Казанда эшләүче "Желаем мирного неба" фонды җитәкчесе Резедә Маматаджиева. – Без һәрберебез дә уртак эшне башкарабыз. Ә бит нинди хәтәр юлларны үтәргә туры килә. Барысы да егетләребез хакына. Илнур абый безнең борчу-мәшәкатьләрне бүлешеп, киңәш бирә белә. Тырышлыгы, өлгерлеге, оста оештыручы, тирән белемле, күркәм әхлакый сыйфатларга ия булуы нәтиҗәсендә ул хәрби командование тарафыннан бик күп диплом-грамоталарга ия.

 

Әле шушы көннәрдә генә Илнур абый Арчада махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның якыннары, гуманитар ярдәм оештыруда актив катнашучыларны Коръән мәҗлесенә җыячак. Укылган Коръән, кылынган догалар кабул булып, әҗер-саваплары һәлак булганнарның рухларына барып ирешсен иде.

Ә, гомумән, һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз, Илнур абый. Алга таба да шатлыкта-куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сезгә!

 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading