Арча районының Түбән Аты авылында туган Рафаил Абдулла улы Хәсәновның балачагы Казан каласында уза. “Казанда яшәгән чорларым минем тормышымның кара пәрдәсе иде, мин анда бер рәхәт тә күрмәдем”, - ди хезмәт ветераны.
Аларның гаиләсе бәхет эзләп Казан шәһәренә күченгән була. Әтисе зур кыенлыклар белән Лагерный бистәсендә йорт җиткерә. Гаиләсен яхшы яшәтер өчен, “Пролетария” такта заводында эшли. Инде рәхәткә тиендек дигәндә, сугыш башлана. 1942 елның көзендә Абдулла аганы сугышка алалалар. “Әтине сугышка озытып калганымны бүгенгедәй хәтерлим”, - ди 95 яшьлек Рафаил абый. Шул китүдән әтисе кайтмый, Сталинград фронтында хәбәрсез югала.
Әниләре авыру, гаиләдә өч бала, ачлы-туклы тормыш башлана. Дары заводы яныннан утын кисеп, ярып, кышын чана белән, җәен күтәреп колхоз базарына җәяү барып сату итәләр. Утын сатканнан соң әнисе улын җәлләп бер кабартма алып бирә. Шуны ашап, уннарга җәяүләп мәктәпкә китә. Әниләре Чувашиядән бәрәңге юнәлтеп кайтуның юлын таба. Шул бәрәңге безне ачлыктан алып калды, дип искә ала Рафаил абый. Әтисе белән әнисенең туган авыллары - Түбән Аты, Югары Сәрдәгә кайтып, туганнарында тамак ялгавы хәтеренә нык сеңеп калган. “Юк дисәк тә, ул чорда авыл җирендә ризык табарга була иде, - дип искә ала ул. - Казанда хәлләр мөшкел иде. Күршедә яшәүче малайларның күбесе ачлыктан үлде. Безнең дә 1940 елгы төпчек сеңлебез китеп барды. Ипи дип, ипи кебек әйбер биргәлиләр иде, ул ипи түгел иде. Казанда фронтовик балаларын ашату урыннары оештыргач, бер тамак ялгар өчен Лагерьныйдан Ягодныйга кадәр җәяү йөрдек”, - дип көрсенә Рафаил ага. Хәерчелек көчле була. Исән калыр өчен сату эшенә керешә. “Казанда коммерческий кибет бар иде. Аннан конфет сатып алып, ваклап сата идек. Тәмәке сатарга да туры килде. Пачкалап алабыз да, берәмтекләп сатабыз. Безнең кебек урамда әйбер сатып йөргән балаларны җыеп, төрмәгә ябалар иде. Мине дә яптылар. Әнинең сеңлесенең ире сугыштан яраланып кайтып, ул йөреп чыгарды. Ике ел ябылуда ятканнан соң, кабат мәктәптә укырга бардым. Рәхмәт укытучыларыма, классташларым белән бергә Бишбалтада татар мәктәбен тәмамларга мөмкинлек бирделәр”, - дип искә ала ул.
Казан шәһәрендә 42нче татар мәктәбен тәмамлап, 1949 елда ветеринария институтына укырга керә. Югары уку йортын тәмамлаган егетне Пенза өлкәсенә мал табибы итеп җибәрәләр. Биш ел эшләгәннән соң, туган ягына әйләнеп кайта. 44 ел мал табибы булып хезмәт куя. Шуның 25 елын Арча-Әтнә районнары ветеринария идарәсенең баш мал табибы булып эшли. Татарстанның һәм Россиянең атказанган мал табибы исемнәренә һәм бик күп санда орден-медальләргә ия була. Бердәнбер сеңлесе дә мәктәптән соң техникумда тегүчелеккә укып, фабрика директоры дәрәҗәсенә күтәрелә, 84 яшендә вафат була.
64 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше моннан биш ел элек вафат булган. “Беренче баланы тапкач, хатыным туберкулез белән авырды. Ул дәваланыр өчен хастаханәләрдә ятты, улыбыз анасының күк сөтен имеп үсә алмады, - ди Рафаил ага. - Бу вакытта баланы хатынның әнисе карады, мин Арчада эшләдем, хатыным чирле дип аны ташламадым”.
Өч балалары туа. Өчесе дә югары белем ала. Бер кызлары финанс институтын тәмамлап банк системасында җитәкчесе булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Икенчесе медицина институтын тәмамлап, медицина фәннәре кандидаты дәрәҗәсен яклап, бүгенге көндә Казанда хатын-кызлар консультациясендә баш табиб булып эшли. Икесенең дә атказанган исемнәре бар, дип горурлана әтиләре. Ни кызганыч, олы балаларының гомере кыска була. Агроном булып эшләүче уллары 28 яшендә ис тиеп вафат була. Тормыш иптәше 86 яшенә кадәр яши, соңгы елларда урын өстендә ята. - Хатынны Арчага күмдек, аның янында үземә урын алып калдым, мәңгелек урыным да хатыным янәшәсендә булачак, - ди Рафаил абый. – Мин гомер буе әзер ризыкка кайттым. Хатын пешергәнне ашадым, үзем пешерә белмим. Ул авырып киткәч, бик авыр булды. Хатын урын өстенә калгач, социаль яклау бүлегенең хезмәтеннән файдалана башладык. Социаль хезмәткәребез Ольга Васильевна Козлова безне күптән карый инде. Өченче кызым, дим мин аны. Ашарыма пешерә, өйләремне җыештыра. Кибетләрдә әйберсен алып кайта, кирәк даруларны ташый. Көн саен сигезгә килеп җитә, кан басымымны үлчәп тора. Барасы җирләрем булса машинасына утыртып алып бара. Оляны беркемгә алмаштырасым килми, ул мине үз кызларым кебек яшәтү өчен тырыша. Бик тырыш хатын. Эшчән ханымнар хәзер бик сирәк, мин тырыш кешеләрне яратам. Менә дигән гаиләсе бар, ире белән ике кыз тәрбиялиләр. Оля тормышымның уң кулы.
Рафаил ага әле дә тик тормый, эшли. 80 ел бакчасында бәрәңге утырта. Моңа кадәр кәҗә дә асраган. Анысын узган көздә генә суйган. “Үзем белән бергә картайган 30 яшьлек кәҗәм дә бар иде, соңгы елларда саумадым да, иптәш, юаныч булсын дип тоттым. Хәзер ун тавык белән бер әтәчем бар. Шәһәрдә яшәүче кызларыма кайткан саен авыл күчтәнәче итеп йомырка җибәрәм”, - дип көлә ул.
Шаяртып җавап бирергә дә ярата Рафаил абый. “Мине сүккән җитәкчеләрнең бөтенесе үлеп бетте, - дип көлә ул. – Гомер буе сабыр булдым. Әйткән сүзләргә исем китмәде. Байлык артыннан кумадым, алдыма карап эшләдем, тыныч булдым, шуңа яшимдер. Гомерем буе тәмәке тартмадым, спиртлы эчемилекләр белән дус булмадым, шуңа сәламәт калдым. Гомерем буе спирт үз кулымда иде, аны кулланмадым. Эчкән булсам, күптән үлгән булыр идем. Бүген дә кар көрим. Балачагым бик авыр узды, авырлыкларны күргәнгә, тизрәк акча эшлим дип заводка эшкә кермәдем. Югары белемгә, табигатькә омтылдым, сәламәт яшәү рәвеше белән яшәдем. Табигатьне яратуым миңа яшәргә көч бирә, гомеремне озынайта”.
Комментарийлар