5 июнь Горький урамы 13 йортта беренче татар композиторы, беренче татар опералары авторларының берсе Солтан Габәшинең иҗатына һәм тормышына багышланган күргәзмә ачылды.
Күргәзмәнең чишмә башында торучы кеше - Сәйдәшев музееның фәнни хезмәткәре, Казан консерваториясе студенты Айдар Ниязов. Айдар Ниязов: «Без сезне яңартылган музеебызда күрүгә бик шатбыз. Бүген без беренче татар композиторы Солтан Габәшигә багышланган зур булмаган күргәзмәне ачабыз. Аның тууына быел 135 ел тулды. Юбилей түгел, диләр. Ләкин мин башкача фикерлим, чөнки мин – Габәшинең амбассадоры. Без бу күргәзмәне зур мәхәббәт белән эшләдек”, - диде. Сүзне Татарстан Республикасы Милли музее генераль директорының фәнни-тикшеренү эшләре буенча урынбасары Гатина-Шафикова Динә Фасыйх кызы дәвам итте.» Динә Гатина: «Бу күргәзмә проектында бераз хулиганлык та, яңалык та бар. Мин егетләрнең экспериментлар ясаудан курыкмавына шатмын. Барыбызга да яңа исемнәрне түгел, ә бераз онытылган, әмма шул ук вакытта безнең тарихыбыз һәм киләчәк үсешебез өчен бик мөһим булган исемнәрне җиткерүдән, шул шәхесләр белән таныштырудан курыкмыйлар. Айдар, бу синең күргәзмә. Син үзең ышанган эшне эшләргә, аңа тотынырга куркып тормыйсың. Солтан Габәши заманында да курыкмаганнар, хәзер дә сөйләргә һәм иҗат итәргә курыкмыйбыз. Зур булмаган, хәтта берничә генә экспонаттан, мирасыбыздан торган мондый күргәзмәләр үткәнебез турында сөйли торган гаять зур проектларга әверелсен, шул ук вакытта безгә киләчәктә дә иҗат итәргә мөмкинлек бирсен. Айдар Рәсим улы да, яшь буынның остазы һәм кураторы буларак, үз фикере белән уртаклашырга тиеш дип уйлыйм”, - дип Динә ханым сүзне киләсе чыгыш ясаучыга тапшырды.» Айдар Шәйхин: «Бу күргәзмәнең идеясе туганнан бирле, бик күп эшләр башкарылды, бәхәсләр, уйланулар булды. Чынлыкта, музейдагы һәр күргәзмә, чагыштырмача, бер үк юлны, этапларны уза. Фикер алышулар, дискуссияләр, бәхәсләр барышында билгеле бер шикләр дә туа. Миңа калса, бу Габәши рухына туры килә. Ул һәрчак сораулар тууга сәбәпче була. Әмма, бәхеткә, бүген Габәшинең Айдар Ниязовы бар. Шулай ук, тагын Салих Сәйдәшев музее да бар, ул бүген төрле музыкантларны, татар музыкасы тарихын берләштерә. Тарих кына түгел, татар музыкасының киләчәген дә.Габәши – Айдарның гомерлек проекты. Айдар барыбызны да Габәши тирәсендә әйләнергә мәҗбүр итте. Миңа калса, бу бик яхшы. Алга таба да башкаларны Габәши хакына эшләргә мәҗбүр итәргә насыйп булсын”, - дип, музейның вакытлыча яңа мөдире шундый шаян нотада чыгышын тәмамлады.» Күргәзмәдә аерым бер урынны Рәшит Шамил улы Исхаков архивыннан фотолар алып. Алар белән Рәшид ага үзе таныштырды. Баксаң, Исхаковлар нәселе Габәшиләр нәселенә барып тоташа икән: Рәшид аганың бабасы Абдулла бик кечкенә чакта ук ятим кала. Шул чорда ул яшәгән Кече Сулабаш авылына Фәрит Насыйров исемле яңа мулла килә һәм ике яшь ярымлык Абдулланы үз гаиләсенә ала. Ә Фәрит Насыйровның хатыны Хәсән Гата Габәшинең олы апасы була! Күргәзмә ачылышына килгән кунаклар менә шундый кызыклы истәлек белән дә танышты. Соңыннан Айдар Ниязов экспонатлар белән таныштырып экскурсия үткәрде, Габәши көйләрен дә тыңладык. Экскурсия тәмамлангач, кунаклар арасында булган Геннадий Макаров та (музыка белгече, этнограф, фольклорчы, композитор. Сәнгать белеме кандидаты. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе) Габәшиләр нәселе турында булган истәлекләр белән уртаклашты. Ул истәлекләрне соңрак, аерым материал итеп бирәчәкбез. Күргәзмәдә Габәши төрле еллардагы фотолары, әсәрләренең эскизлары, ул ясаган тәрҗемәләр, кулъязмалар, ноталар урын алган. Шушы экспонатлар белән бүлешкән фондлар исемлеге дә саллы: Татарстан Республикасы Милли музее фондларында сакланган документлар, ноталар һәм фотосурәтләр, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» язма һәм музыкаль мирас үзәге материаллары, шәхси һәм гаилә архивларында тупланган документлар. Нәкъ шушы экспонатлар аша беренче татаркомпозиторының иҗатына һәм тормыш юлына күз салу мөмкинлеге бар. Алай гына да түгел, һәр әсәр янында махсус куар-код бирелгән. Шуның аша үтеп, әлеге әсәрнең язмасын да тыңларга була. Кыскасы, Айдар Ниязов һәм музей хезмәткәрләре чын мәгънәсендә зур, изге эш башкарган, афәрин! Фото, текст – Таңсылу Мостафина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар