16+

Зәринә Хәсәншина: “Сәеррәк киемнәр кияргә яратам”

Җырчы Зәринә Хәсәншина сәхнә образларын тәнкыйтьләүчеләргә җавап кайтара.

Зәринә Хәсәншина: “Сәеррәк киемнәр кияргә яратам”

Җырчы Зәринә Хәсәншина сәхнә образларын тәнкыйтьләүчеләргә җавап кайтара.

Кайбер тамашачылар Зәринәнең костюмнарын охшатмаган. Аеруча яңа яшел галстуклы, зәңгәр күлмәге…

–   Нишләп озын түгел, нигә кыска түгел, нигә галстук белән, нигә ул үтәкүренмәле, нигә ыштаның мондый... Сезнең янга нәрсә киеп чыгаргадыр, белмим. Менә мин шулай бераз сәеррәк киемнәр кияргә яратам инде. Безне болай да бик нык чиклиләр. Кануннарга буйсынып яшибез. Костюмнарга кагылышлы, булса да ирекле рәссам булырга ирек бирегез инде миңа. Үземчә киенергә, үземчә ясанырга телим. Һәр җырчының үз стиле булырга тиеш дип уйлыйм. Хәтта, күлмәкләре зәвыклы булмаса да, һәркем үзенә тугры калырга тиештер. Ул аларның «изюминкасы» бит инде, аерылып тора торган үзгә ягы. Өйдә 32 костюм эленеп тора, киләчәктә зур йортым булып, аерым бер гардероб бүлмәсе ясарга теләр идем, Аллаһ боерса. Әлегә андый йортым юк, костюмнар бик күп урынны алып тора.  Шулай да әйтим әле, кайгырмагыз, дуслар. Костюмнарны кию вакыты чикле, бер елдан артык кимим. Аларны озак кияргә дә яратмыйм. Элек кигән челтәрле костюмны үз итмәгәннәр иде. Менә бүтән кимим, юып элеп куйдым. Киясе дә килми. Өч тапкыр киелгән күлмәк тә ята, – дип сөйләгән Зәринә социаль челтәрдәге язылучыларына.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading