16+

Ә син бүгенге тормыш-көнкүрешеңнән канәгатьме?

Психологлар: “Акыл халәтең нинди – тормыш рәвешең шундый” дип саный.

Ә син бүгенге тормыш-көнкүрешеңнән канәгатьме?

Психологлар: “Акыл халәтең нинди – тормыш рәвешең шундый” дип саный.

Тормыштан берничә мисал китереп узасым килә. Күптәнге танышларым Илһамия белән Фоат (исемнәр үзгәртелде – авт.Х.Г.) ничә елдан бирле әҗәт коллыгында интегә. Бер кредитларын түләп бетерүгә, икенчесенә кереп баталар. Кайчан карама, йөзләре чытык, телләрендә әрем ачысы. Ире тормыштан ризасызлыгын тозлы-борычлы сүгенү сүзләре белән баса, җае чыкканда аракы белән юа. Салып кайтса, мыштым ир танымаслык булып үзгәрә – өйдәгеләргә көн бетә. Мәктәптә җыештыручы булып эшәүче хатынының хөкүмәтне сүгүдән, иреннән зарланудан, балаларын битәрләүдән, күршеләрен гаепләүдән, кем белән булса да әрепләшүдән башы чыкмый.

Сау-сәламәт 38 яшьлек ире, бер тәүлек каравылда торып кайтканнан соң, өч тәүлек диванда ял итә. Фоат чираттагы мәртәбә бурычка акча сорап кергәч: “Күршекәем, бүген заводлар эшчеләргә зур мохтаҗлык кичерә бит. Андагы хезмәт хаклары гади каравылчыныкыннан күпкә югарырак. Әллә эшеңне алыштырып карыйсыңмы?” - дип әйтеп баккан идем. “Көн саен таңнан торып эшкә чыгып чабарга, бөкремне чыгарып, сигез сәгать буе станок артында чиләнергә мине дивана дип белдеңме?” - дигән җавап ишеттем. 

Икенче танышларым – уртача керемле алыпсатарлар Сәмәрия белән Салих (исемнәре үзгәртелде – авт.Х.Г.) ел әйләнәсе базарда сату итәләр, байлык җыялар. Кеше хакы ни аларга, күрше хакы, туган-тумача, ата-ана хакы ни. Бары тик күбрәк итеп умырып калырга гына булсын! Икесенең дә авылдагы әти-әниләре вафат булгач, төп йортларындагы мал-мөлкәтне бүлешә алмыйча, туганнары белән дошманлаштылар. Иң кызганычы шунда: туплаган байлыкларының рәхәтен үзләре дә күрмиләр. Әйтерсең, мәңгелеккә килгәннәр. Дүрт фатир сатып алдылар. Бер бүлмәлесендә яшиләр. Берсен склад итеп кулланалар.

Калган икесен, яңа иркен йортлардагыларын арендага биреп, акча эшлиләр. Хрущев заманында төзелгән таш йортның беренче катындагы кысан фатирда көн итәләр. Идәннәре боз кебек салкын. Фатирлары ярымкараңгы. Ванналарында күгәрек гөмбәсе. Утыз биш елдан артык бергә яшәсәләр дә, кызганычка каршы, аларның үз балалары булмаган. Туплаган малларын калдырырга варислары юк. Балалар йортыннан ятим сабый алуны кирәксенмиләр.

Беркөнне Сәмәриягә: “Салихың ревматизмнан интегә. Үзең дә еш авырыйсың. Бу фатирыгызны сатып, нишләп яңасына күченмисез? Рәхәтләнеп иркендә яшәр идегез. Гомер ике килми бит. Елга бер мәртәбә булса да, ял итәргә барсагыз ни була? Дәваланып, күңел ачып кайтырсыз”, - дип сүз башлаган идем, “Ял итәм, дип, азапланып тапкан акчамны суга саламмы соң? Без торган йортка ни булган? Яңа йорттагысы белән чагыштырганда, коммуналь түләүләре чүп кенә бит! Бүгенге бәяләр котырынган заманда фатирны арендага бирү – мул сөтле сыер саву белән бер ул, беләсең килсә!“ - дип бик тиз урыныма утыртты. 

Менә тагын бер мисал китерәм. Кеше кызыгырлык бай йорт-җире, төшемле бизнеслары, уллары һәм сау-сәламәт оныклары булган Галимҗан аганың һәм хатыны Гөлйөземнең бүгенге көндә башлары хәсрәттән чыкмый. Узган елда гаилә тоткасы инсульт кичергән иде. Озаклап чит илдә дәваланып кайтып, терелеп аякка басып, якыннарын сөендергән иде ул. Үзе юкта, олы улы карамагында калган бизнесның артка таба тәгәрәвен белгәч, абзый көчле депрессия чоңгылына чумды. Моңарчы туплаган маллары оныкларының туачак балаларына да җитәрлек, артыгын пошынырга сәбәп юк иде, югыйсә... 

Күз алдыбызда өч гаилә, өч төрле тормыш моделе. Һәркайсы үзенчә фикер йөртә, шуңа ярашлы көн итә. Кызганычка, бересе дә кызыгырлык йә үрнәк алырлык түгел кебек. Дөрес аңлый күрегез, берәүне дә гаепләргә җыенмыйм. Моңа хакым юк. Бәхетле булу өчен, эчке гармониягә ирешү кирәк, диләр. Матди мөмкинлекләре уртача гына булган кешеләр арасында, бүгенге көнкүрешләренә риза булып, Аллаһның биргәненә шөкер итеп, туган-тумача, дус-ишләре белән кунакларга йөрешеп, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндереп гомер итүчеләр шактый күп, шуңа куанам.

Бәхетле булыр өчен, әйләнә-тирәбездәге табигатьнең гүзәллеген тоярга, кешеләрдәге уңай сыйфатларны күрә белергә, аларга рәхмәтле булырга, үзең дә башкаларга җылылык, наз, мәрхәмәтлелек хисләре өләшергә омтылырга кирәктер, мөгаен. Үзең үзгәртә алмаган нәрсә өчен кайгырудан мәгънә юк. Әмма һәрчакта яхшыга өметләнеп, кыенлыклардан чыгу юлларын эзләү, аларны тормыш сазлыгыннан тартып алмый калмас, дип ышанасы килә. Күңелдә ачу, үч хисе, куенда таш сакламасагыз, язмышыгызда уңай үзгәрешләр озак көттермәс. 

Хәмидә Гарипова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading