16+

Зур ачышлар кечкенә адымнардан башлана

"Ел инновациясе" бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Республикабызда гамәлгә ашырылган «Ел инновациясе» бәйгесе мөһим проектларга этәргеч биреп, аларны үстерү максатын куя.

Зур ачышлар кечкенә адымнардан башлана

Республикабызда гамәлгә ашырылган «Ел инновациясе» бәйгесе мөһим проектларга этәргеч биреп, аларны үстерү максатын куя.

Фәнни ачышлар еш кына көтмәгәндә, мәктәп сыйныфларында, студентлар лабораторияләрендә, бер төркем энтузиастлар эшчәнлеге нәтиҗәсендә туа. Әгәр бу инициативаларны башлангыч этапларда күреп алып хупламасаң, алар көнкүреш проблемалары йөге астында бик тиз сүреләчәк һәм сүнәчәк. Һәр уңышлы проект артында дәүләтне, фәнни оешмаларны һәм бизнесны берләштерүче ярдәм системасы тора.  Республикабызда гамәлгә ашырылган “Ел инновациясе" бәйгесе мөһим проектларга этәргеч биреп, аларны үстерү максатын куя.

Бүгенге көндә конкурс заманча икътисадның иң мөһим трендын чагылдыра: уңыш бары тик кызыклы идея уйлап табу белән генә түгел, ә аны гамәли нәтиҗәгә кадәр җиткерә белү белән билгеләнә. Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев билгеләп үткәнчә, инновацияләргә булган таләпләр үзгәреш кичерә.

-    Бүген, генератив ясалма интеллект берничә минут эчендә теләсә нинди идеяне формалаштыра алган чорда,нидер уйлап табу гына җитәрлек түгел. Аның кулланма сыйфаты күпкә мөһимрәк, – дип ассызыклый ул.

Дамир Галиев сүзләренчә, нәкъ менә шуңа күрә бәяләүчеләр проектларның әзерлек дәрәҗәсенә аерым игътибар бирә. Хәзер катнашучылар кимендә прототип тәкъдим итәргә тиеш. Стартаплар өчен исә беренче нәтиҗәләр, керем булу яки потенциаль заказчылар белән килешүләр төзелгән булу кирәк. Мондый ысул очраклы концепцияләрне түгел, ә тормышка ашыру һәм масштаблау мөмкинлеге булган проектларны сайлап алырга ярдәм итә.

Проектлар биш төп юнәлеш буенча кабул ителә:

•    Яңа химик технологияләр, нефтехимия һәм материаллар;
•    Машина төзелеше, җиһаз ясау һәм энергетика;
•    Мәгълүмат һәм телекоммуникация технологияләре;
•    Биотехнологияләр һәм агросәнәгать комплексы;
•    Медицина һәм кеше сәламәтлеге.

Узган ел нәтиҗәләре буенча конкурска 228 гариза килгән. 2026 елда катнашучылар – университетлар, мәктәпләр, тикшеренү коллективлары һәм технологик компанияләр санын тагын да киңәйтү планлаштырыла.

Мәктәп партасыннан – технологик казанышларга

Конкурста иң зур кызыксыну тудырган номинацияләрнең берсе – өлкән сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары өчен каралган «Перспектива» номинациясе. Биредә еш кына алга таба зур стартапларга һәм фәнни ачышларга әвереләчәк проектлар тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамис Мөҗипов бу конкурсның яшь талантарны ачуда зур роль уйнавына ышана.

-    Безнең яшьләребез, укучыларыбыз, студентларыбыз һәм яшь белгечләребез бик талантлы. Безнең бурыч – аларның талантын ачу һәм тормышка ашыру өчен тиешле шартлар тудыру, – ди ул.

Аның сүзләренчә, Татарстан бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларның җиңүчеләре һәм призерлары саны буенча традицион рәвештә илнең алдынгы төбәкләре исемлегенә керә. Ел саен республика укучылары математика, химия, физика һәм башка фәннәрдән югары нәтиҗәләр күрсәтә. Игътибарга лаек: бүген фундаменталь белемнәрне гамәли чишелешләргә әйләндерү сәләте аеруча зур әһәмияткә ия була бара.

«Ел инновациясе» конкурсы фундаменталь белемнәргә гамәли юнәлеш бирү бурычын хәл итә. Узган елда конкурс кысаларында кабул ителгән 228 гаризаның 78е «Перспектива» номинациясенә туры килгән. Бу – мәктәп укучыларының фәнни-техник иҗатка карата кызыксынуы артуының ачык дәлиле.

Жиңүчеләр арасында талантлы балалар өчен лицей-интернат укучысы Владимир Байрон. Аның проекты табигатьне пычратмыйча таркала торган яңа буын пластик булдыруга багышланган. Бу эшләнмә хәзерге вакытта патентлауга әзерләнә, шулай ук индустриаль партнер катнашында аны сәнәгатькә кертү мөмкинлеге карала.

Тагын бер мисал – Глеб Смородинов проекты. Ул кылыйлыктан интегүче пациентларның бинокуляр күрүен төзәтү өчен махсус җайланма ясаган. Укучы үзенең сеңлесенә ярдәм итү юлын эзләгән һәм нәтиҗәдә медицина учреждениесенә даими барып йөрмичә, терапиянең бер өлешен өйдә мөстәкыйль үтәргә мөмкинлек бирә торган шушы эшләнмәне уйлап тапкан. Димәк, инновацияләр еш кына тормыштагы конкрет проблеманы чишү омтылышыннан туа.

Студентлар стартаплары җитди проблемаларны хәл итә

Инновацион проектларның икенчеләре «Студентлар стартабы» номинациясендә тәкъдим ителә. Биредә университетлар командалары катнаша. Рәмис Мөҗипов билгеләп үткәнчә, Татарстан бүгенге көндә студентларның технологик эшмәкәрлеген үстерү буенча илдә алдынгы урыннарны алып тора.

- Безнең бурыч – студентларның конкурсларда максималь дәрәҗәдә катнашуын тәэмин итү. Республиканың потенциалы искиткеч зур. Соңгы елларда “Студентлар стартабы” программасы җиңүчеләре меңнәр белән исәпләнә, – дип ассызыклады ул.

Былтыр гына да “Ел инновациясе» бәйгесенең әлеге номинациясенә 65 гариза бирелгән, бу – барлык конкурс юнәлешләре арасында икенче күрсәткеч.

Жиңүчеләр арасында, әйтик, чистарту өчен автоном судно уйлап тапкан Артем Юриков командасы. Пилотсыз катамаран суны кислород белән баетү белән беррәттән, төрле чүп-чарны җыярга сәләтле. 

Татарстан Республикасы Фән һәм технологияләр фонды директоры Тимур Халитов сүзләренчә, уңышлы стартап өчен базар механизмнарын аңлау мөһим.

-    Яшьләрнең үз проектларын ничек алга этәрергә һәм сатарга җыенуларын аңлавы безнең өчен үтә мөһим. Маркетинг стратегиясе, финанс моделе, базарны белү бармы – шул бәяләнә, – диде ул.
.
Зур компанияләргә зур өметләр баглана

Конкурсның мөһим үзенчәлеге – анда инде аякка баскан технологик компанияләрнең дә катнашуы. «Технологик компания» номинациясендә расланган кереме һәм җитлеккән технологияләре булган предприятиеләр проектлары бәяләнә. 

Шулай итеп җиңүчеләрнең берсе – Елена Коган тере чәчәкләрне һәм үсемлекләрне стерильләштерү технологиясен булдырган. Бу ысул үсемлекләрнең табигый суын махсус сыеклык белән алыштыру хисабына аларны озак вакыт сакларга мөмкинлек бирә. 

Ә Евгения Тарасова эре мөгезле терлекләрне йогышлы авырулардан дәвалау өчен антибиотикларсыз эшләнгән антимикроблы яра төзәтүче чара булдырган. 

Зур предприятиеләр өчен дә “Корпоратив инновацияләр” номинациясе уйлап табылган. Тимур Халитов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда бизнесның университетлар һәм фәнни оешмалар белән хезмәттәшлегенә аерым игътибар бирелә.

Җиңүчеләрне буш кул белән калдырмыйлар 

Конкурс җиңүчеләре финанс ярдәме ала алачак:
•    «Студентлар стартабы» номинациясендә — 300 мең сумга кадәр;
•    «Технологик компания» категориясендә — 500 мең сумга кадәр;
•    «Перспектива» номинациясендә — 100 мең сум;
•    «Интеллектуаль милек» юнәлешендә — 100 мең сум.

«Корпоратив инновация» номинациясендә җиңүчеләргә проектларның дәрәҗәсен һәм компанияләрнең инновацион үсеш өлкәсендәге системалы эшен раслаучы дипломнар тапшырыла.

Оештыручылар ассызыклаганча, «Ел инновациясе»ндә катнашу – акчалата приз алу мөмкинлеге генә түгел. Конкурс һөнәри экспертизага юл ача, инвесторлар һәм индустриаль партнерлар белән элемтәләр урнаштырырга ярдәм итә. Күп кенә катнашучылар өчен нәкъ менә бу мәйданчык инновацион карьерада беренче җитди адым булып тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading