Бу очракта ай саен бирелгән 1331 сум белән ни генә эшләп була икән? Табиблар социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, акчага өстенлек бирүчеләрне хаталы адымнардан сакланырга өнди.
Мәгълүм булганча, моннан 20 ел элек социаль хезмәтләр җыелмасы программасы эшләтеп җибәрелгән иде. Бу тупланмага бушлай тимер юл транспортында йөрү, санатор-курорт дәвалану һәм дарулар алу мөмкинлеге керә. Программа эшләп кенә киткән беренче елда акчалата компенсация каралмаган, 2006 елда исә кешеләргә сайлау хокукы бирелә. Кызганычка, соцпакеттан баш тартучылар күпчелек булып чыга. Юл һәм санатор-курорт дәваланудан кулланамы, әллә акчалата компенсация аламы – һәркемнең үз эше. Барыннан бигрәк даруларны акчага алмаштыру хафага сала, ди белгечләр.
Социаль җыелма федераль ташламага ия гражданнарга (инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һ.б.) тиешле. Аларга дарулар сатып алу өчен бүген, әйткәнебезчә, 1331 сум күләмендә акча бүлеп бирелә. Әмма сәламәтлеге белән җитди тайпылышлары булган кешегә бу сумма җитәрлек түгел икәнен табиблар саннар белән дәлилли. Йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр диабеты, бронхиаль астма, онкологик чирләрне дәвалауга аена дистәләгән, хәтта йөзләгән мең сум акча да таләп ителүен әйтә алар. Социаль хезмәтләр җыелмасын натураль формада алу исә авыру кешене чикләнмәгән суммага дарулар белән тәэмин итүне гарантияли. Бүген мөһим дарулар исемлегендә 900дән артык препарат бар.
Хәзерге вакытта Татарстанда федераль ташламага ия булучы 345 меңгә якын кеше исәпләнә. Шуларның 60 проценты социаль җыелманы акчалата алуга өстенлек бирә. Сәбәпләре төрле. Кемдер даруларга ихтыяҗы әллә ни юк дип саный, икенчеләр ай саен табибка барып, рецепт яздырып йөрүдән кыенсына. Әмма Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сүзләренчә, алдагысын уйлап эш итәргә кирәк. Кыйммәтле дәвалану бүген кирәкмәсә, аның иртәгә кирәк булуы мөмкин. Бу очракта бары тик социаль хезмәтләр җыелмасын натураль формада алу гына коткара ала, ди ул.
Комментарийлар