Элегрәк, әле үзем дә хәтерлим, миләш ботагын балаларның баш киеменә дә тегеп куялар иде, кесәдә дә йөртәләр иде. Ә усак ботагына килгәндә, аны күбрәк өрәкләрдән саклану өчен кулланганнар. Биредә күп очракта сүз үз үлеме белән үлмәгән кешенең кабереннән өрәге чыгып, кемнәргәдер, еш кына нәселдәшеннән булган берәүгә, утлы шарчыклар булып ияреп йөргәндә, башка борчымасын өчен каберендәге берәр тишек табып, шунда усак ботагын казык итеп кагып кую турында бара.
Болардан тыш безнең хатын-кызларыбыз милли киемендәге изүне каплау элементлары исәпләнүче тамаксалар, муенсалар, изүләр, алар белән беррәттән хәситәләребез дә беренче чиратта саклау вазифасын башкару өчен кулланылалар да инде, – дип кызыклы мәгълүматлар белән бүлеште Фәнзилә Җәүһәрова.
Амулетлар куллану ислам динендә тыела
Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев әйтүенчә, начар энергетикалы кешеләрдән саклану өчен, һәрдаим госелле, тәһарәтле килеш йөрергә, һәр эшне бисмиллә әйтеп башларга кирәк.
– Ә амулетлар куллану ислам динендә тыелган. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аны ширек, ягъни Аллаһка тиңдәшлек кылу дип атаган. Әгәр дә кеше амулет аны саклый дип ышанып тагып йөри икән, Аллаһ сакласын, бу диннән чыгара торган гамәл. Безне саклаучы фәкать Аллаһы Тәгалә генә. Пәйгамбәребез җеп таккан бер кешене күргәч, аны ни өчен тагуы белән кызыксына. Авырудан, хәлсезлектән, дигәч, алып ташла, шуны таккан килеш үлеп китсәң, мәңгелек бәхеткә ирешә алмассың, киресенчә, ул сиңа авырлык кына китерә, ди. Күз тиюләрдән, сихерләрдән, начар ниятле кешеләрдән саклану өчен намаз укырга, “Ихлас”, “Фәләкъ” һәм “Нәс” сүрәләрен укырга, догада булырга кирәк.
– Бөтиләр тагу турында ни әйтерсез?
– Коръән аятләре язылган бөтиләргә килгәндә, галимнәрнең фикере төрлечә. Кайберләре, бары тик аятьләр генә булса, һәм пәйгамбәрдән килгән догалар булса һәм алар гарәпчә язылса, ә таккан кеше үзенә бары Аллаһ кына ярдәм итә дип уйласа, кулланырга ярый дигән фикердә. Ә кайберләре, күп иләһлыкка китермәсен дип, аларны тыялар. Әйткәнемчә, исламда амулетлар, җепләр, асылташларның саклау көченә ышану кискен тыела, чөнки чын саклаучы бары Аллаһ. Курыккан вакытта “Хәсбияллаһу вә нигъмәл-вәкил” дип әйтергә кирәк. Бу дога Коръәннең “әт-Тәүбә” сүрәсе 129 аятендә китерелә. Тәфсире: “(Расүлем! Син алар өчен шулкадәр зур нигъмәт була торып) Әгәр алар (һаман сиңа иман итүдән) йөз чөерсәләр, син әйт: «(Сезнең инкяр һәм җәфалауларыгызга карата) миңа Аллаһ җитә! Аннан башка илаһ юк. Мин (Аннан башка һичкемгә өмет багламыйм һәм беркемнән дә курыкмыйм, чөнки мин) Аңа гына тәвәккәл иттем. Ул – (олуглыгын Аллаһы Тәгаләдән башка һичкем белә алмаган) бөек Гарешнең Раббысы».
Психологик ихтыяҗ
– Саклагычларның һәм башка магик предметларның популярлашуы заман кешесенең тирән психологик ихтыяҗларын күрсәтә. Кешеләр еш кына билгесез киләчәктән борчыла, авырулар, бәхетсезлекләр һәм тормыштагы тискәре хәлләр алдында калудан курка, – дип аңлата бу тенденцияне психолог Гөлфирә Нуриева. – Бу аларны амулетлар кебек саклагычларның символик чараларына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә. Саклагычларны сатып алу психологик яктан борчылуны киметүнең һәм тормышыңны контрольдә тота алуның үзенчәлекле бер ысулы булып тора. Кеше, хәтта мондый тәҗрибәләрнең нәтиҗәлелегенә фәнни дәлилләр булмауны рациональ аңлаган очракта да, сатып алынган шул предмет уңышка китерә, авырулардан яки тискәре йогынтылардан саклый дип ышана.
Белгечнең сүзләрендә караганда, андый кешеләрне кайбер уртак сыйфатлар берләштерә. Беренчесе – сәламәтлеге, гаилә иминлеге яки карьера өчен даими борчылып тору. Икенчесе – тотрыксыз яисә кризислы хәлләр шартларында контроль булдырырга омтылу. Өченчесе – хорафатларга ышанучылар, алар өчен гайре табигый көчкә ышану көндәлек практиканың мөһим өлешенә әверелә. Һәм дүртенчесе – эмоциональ ярдәм эзләү, алар уйлавынча, символлар һәм ритуаллар традицияләргә тугры калу яки үзеңне фикердәшләр бергәлегендә булу тойгысын тудырырга ярдәм итә.
“Шул рәвешле, саклагычларга һәм башка магик аксессуарларга кызыксыну арту Россия халкының үзгәрүчән дөнья шартларында яклауга, контрольгә һәм тотрыклылыкка ихтыяҗлары турында сөйли”, – ди Гөлфирә Нуриева.
Төп фото нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде
Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар
1
0
Әс-Сәләәмү гәләйкүм! Эшләрегезне, гамәлдә-гыйбәдәтләрегезне күпме генә "бисмиллә" дип башласагызда файдасы булмас, чөнки андый сүз, андый дога юк! Әгәр булса тәфсире - ллә исеме белән - булыр иде!???әстәгъфируЛЛААҺи тәүбә! Бәлки Татар баласына "бисмиЛЛӘӘҺ!" дип әйтергә өйрәнергә вакыттыр инде!
0
0