Без кечкенә чакларда авыл тегүчесе теккән чалбарның уң ягында бер кесәсе була иде.
Кайчакларда анда яшел борчак, рогатка, бай малай булсаң, ике япьле, ләкин бер ябе сынык пәке дә була. Һич югында, бакча башындагы коры елгадан җыеп алган, төрле төстәге чуер ташлар. Бер дә булмаса, кәкре кадак, күлмәктән өзелеп төшкән сәдәф. Уңай килеп, түти күрмәгәндә, мич эчендәге табага киптерергә куйган кура җиләге, шомырт, тура-мазарын чәлдерә алсаң – алары да кесәгә яшерелә. Бәхет елмаеп, авыл ирләре, исерешеп, үз өйләренә таралышкач, бер дә булмаса, хатыннары килеп тирги-тирги, өстерәп дип әйтерлек алып кайтып киткәч, алардан калган шешәне кибеткә илтеп, бер уч прәннек яки берничә конфет тисә, алары да шул ук кесәгә төшә.
Инде берәр карчыкның тез капкачлары шыгырдап, аяк буыннары, яки биле, һәм дә башы сызлый башласа, ул да 10-15 тиенне хәер итеп бирә. Тешсез авызын мыймылдатып: “Балам! Ходайдан сорап кара әле, сызлауларымны басмасмы икән. Син – гөнаһсыз сабый. Ходай андыйларның сүзенә колак сала”, – ди. Ә син эчеңнән генә: “Иртәгә дә сызлансын иде, 10 тиен бирсә дә файда”, – дип уйлыйсың. Менә тамаша, иртәгә әбинең сызлаулары кими, биле турая, хәтта күкрәкләре калка. Шул чакта ул сине үзе эзләп таба. Иреннәрен конфет суырган сыман итеп: “И балам, сиңа Аллаһыбызның рәхмәтләре яусын. Изге баласыңдыр,” – дип, 20 тиенлекне төртә. Менә ул бәхет! Аның монысына кабына миләш рәсемнәре төшерелгән, ашый торган “бармак чәй” тия.
Кесәләр турында яза башлагач, кызларның да күлмәкләрендәге бер яки ике кесәләре булу искә төшә. Алар анда нәрсә салганнардыр, кызыксынганым булмады. Булса шул, тәти-чынаяк китеге, сәдәф, булавка, йә булмаса каптырмасы сынган брошка, яисә үзләре ошатып йөргән малайга бирү өчен үзенең чәй эчкәндә авызы белән китеп алганнан соң калган шикәр кисәге булгандыр.
Мин белгән иң зур кесәләр колхоз хатыннарының, кайсысының күлмәк, яисә бишмәт, яки ыштан балагына салынганы, ә иң зуры, култык астыннан башланып, аякларындагы бутыйларына чаклы төшүче, берме-икеме подаука бодай сыйдырышлысы иде. Хатыннар иртән ындыр табагына килгәндә, барысы да чандыр, төз гәүдәле. Безнең авылныкылар ни өчендер, ана күркә сыман кабарынып, шәһәрнекеләр шикелле түгәрәкләнеп йөри алмадылар. Ә төшке ашка, кичен эшләрен тәмамлап кайтканда, алар кочакка сыймаслык булып юанаялар. Аларны балалары, терлек-туарлары биш күз белән көтеп ала.
Кечкенә чактагы иң бай, гел үзенә тартып, җәлеп итүчесе әтинең апасы, безнең түтиебезнең күлмәк кесәсе иде. Беренчедән, ул бик тирән. Берәр нәрсә аласы булса, түтинең терсәк турына чаклы кулы кесәсенә кереп китә. Аннан йә бер җимеш төше, яисә конфет, 10-15 тиен акча, берәрсеннән кунактан кайтышы булса, кабартма сыныгы, бәлеш кырые, иң тәмлесе – ике бармак киңлегендәге бәлеш төбе килеп чыга. Күктә икенче кояш кабынса да, бәлеш төбе, аеруча, ул туралы булса, көн бу кадәрле яктырмас иде. Ә инде вакытлар узу белән ни төстә булуы билгесез борын яулыгына төрелгән кәгазь акчаларын чыгарса, сөенечтән баштагы чәчләр үрә тора. Әйтерсең лә бәхет җиле исә. Анда кызгылт төстәге берлекләр, яшькелтем өчлекләр, ә иң кыйммәтлесе – кәгазенә пеләш башлы кеше сурәте төшерелгәне.
Кызганыч, безнең авылда пеләш кешеләр булмады. Булса, бәлки, алардан да акча ясарлар иде. Шул, башлы акчаны тоттырып кына караса да, аяклар чемер-чемер итә, тез буыннары калтырый. Бәхетле минутлар! Аннан соң түтинең кесәсендә язулы газета, китап битенең ертыклары була. Үзе укый-яза белмәгәнлектән, ул аларны берәр “важный документ” булмагае дип курка. Инде аяк астында тапталып, хәрефләре танылмаса: “Йа Ходам, Үзең сакла, якла, изге китапның Ходабызның сүзләре язылганы булмасын”, – дип коты чыга. Кат-кат: “Әстәгъфирулла!” – дип кабатлый.
Кәгазь кисәге, бисмилла сүзләре белән өртелеп, кесәсе түрендә урын ала. Алар күбәеп, кесәдәге байлыкны кармалаганда комачаулый башлагач, ишек өстендәге өрлек тактасы артына кыстыра. Көлке тоела иде. Ә хәзер, әз-мәз акыл кергәч, шушы әби, түтиләрнең изге җаннар булганлыгын аңлап, алар рухына белгән бисмиллаларыңны укыйсың. Урыннары җәннәттә булсын!
Габдулла Исмәгыйлев
Комментарийлар