16+

«Авариядә гаеплеләр кайсы алдаша башлый, авыруга сабыша...»

2025 елның 18 июленнән Россиядә Административ хокук бозулар турында кодекска (КоАП) йөк автомобильләре йөртүчеләренә һәм хуҗаларына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде.

«Авариядә гаеплеләр кайсы алдаша башлый, авыруга сабыша...»

2025 елның 18 июленнән Россиядә Административ хокук бозулар турында кодекска (КоАП) йөк автомобильләре йөртүчеләренә һәм хуҗаларына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде.

Аерым алганда, габаритлы контроль пункты зонасында тукталыш кагыйдәләрен бозган өчен 600 мең сум штраф кертелгән. Шул ук закон белән ЮХИДИ таләбе буенча тукталудан баш тарткан өчен штраф 10 мең сумга кадәр арттырылган. Кабат бозган очракта бу гамәл өчен хокуклардан мәхрүм ителергә мөмкин.

"Җинаятьтә гаепле" диелгән авыр тамга
Татарстан буенча ЭЭМ Баш Тикшерү идарәсенең Казан зонасы буенча хәрәкәт куркынычсызлыгы һәм транспортны эксплуатацияләүгә каршы җинаятьләрне тикшерү бүлегенә ничәмә-ничә кеше язмышы, фаҗигасе салынган җинаять эше үтә.

- Юл-транспорт һәлакәтләрен тикшерү – үз үзенчәлекләре булган аерым өлкә, – ди юстиция майоры, өлкән тикшерүче Айрат Илдус улы Мәүлетдинов. – Аварияләр урамда килеп чыга, ә анда һава шартлары үзгәрүчән. Мәсәлән, юл-транспорт һәлакәте яңгыр вакытында килеп чыккан, ди. Әмма ул явудан туктый, ә безгә дәлилләр эзләү өчен юл һәлакәте вакытындагы һава торышын тасвирларга кирәк, шуңа мондый очракта төрле тәҗрибәләр ясарга, ысуллар кулланырга туры килә. Биредә үз кыенлыклары бар инде. Бигрәк тә йөк машиналары белән булган аварияләрнең артуы борчу тудыра.

Яшәү дәрәҗәсе үскән саен юл һәлакәтләре саны да үсә. Ә һәр юл һәлакәте кеше язмышы, фаҗига белән бәйле. Иң аянычы аварияләрдә сабыйлар үлеме, ди хокук сакчысы.

- Ничә ел тикшерүче булып эшләвемә карамастан, балалар үлеме белән бәйле юл һәлакәтләренә тыныч кына карый алмыйм, - дип сөйли Айрат. - Газизләрен югалткан әти-әниләрдән сорау алу, сөйләшү өчен генә дә бу фаҗигане күңелең аша үткәрергә, аларның олы фаҗигасен аңлап, юату сүзләре әйтү өчен дә аерынкы бер осталык, сабырлык, нечкә күңеллелек кирәк. 

- Казан шәһәре буенча алсак, йөк машиналары катнашындагы аварияләрдә күбрәк авыр тән җәрәхәтләре алучылар күбрәк, үлүчеләр саны азрак, - дип дәвам итә Айрат Мәүлетдинов. - Шик астына алынучының да төрлесе бар: кайсы үзен тыныч тота, сиңа ышана, шунда ук ачыла. Кайсы алдаша башлый, авыруга сабыша. Әйтик, юл һәлакәтендә җәза алудан качарга тырышып, гаепне каза күргән кешенең үзенә аударып калдырырга тырыша. Әнә шундый кешеләргә карыйсың да шаккатасың. Юл һәлакәтендә ярты сәламәтлеген югалткан, урын өстенә калган, тән җәрәхәтләреннән тернәкләнә алмыйча, үлеп киткән очраклар да бар. Гаепле кешеләр адвокаты белән берлектә нинди генә хәйләләргә бармый. Менә шул чакта кешеләрнең салкын канлылыгына аптырап каласың. Җәзасыз калырга тырышып, яклаучысына күпме акча түгәләр, ничәмә-ничә экспертиза, тикшерү үткәрелә. Тикшерүне бутарга теләп, төрле юллар эзләргә тырышалар. Әмма ахыр чиктә без барыбер аның гаепле икәнлеген исбатлыйбыз. Җинаятьчеләрнең бөтенесенә дә тиешле хөкем карары чыгарыла. Теге яки бу ягы җитеп бетмичә, кире кайтарылган очраклар була булуын. Тик аларның барысы да төзәтелә, тулыландырыла.

– Кайбер очракларда “үле зоналар” дигән термин калкып чыга. 
– Җәяүлеләргә дә юл аркылы чыкканда бик нык сак булу сорала. Эре йөк машиналарын дуамал йөртүчеләр турында әйтмим дә, бәлагә тарыганчы, аларны үткәреп җибәрү хәерлерәк. Хәтта кайчак шәһәр урамнарында йөрүче йөк машиналарына: “Бу юлларны укыйсыз икән, димәк, мин сезне күрмим”, диелгән язулар ябыштырылган. Биредә сүз нәкь шул “үле зоналар” турында сүз бара. Эш тәҗрибәмдәге бер аварияне мисал итеп китерим. «Оргсинтез» заводы территориясендә йөк машинасы җәяүлене бәрдереп китә. Транспорт чарасы кабинасы эчендә видеояздыргыч куелган. Андагы язмаларны алып карадык, машина алдыннан җәяүленең үтеп баруы күренә. Видеояздыргыч алгы тәрәзәгә урнаштырылган, әмма машина йөртүче урыныннан бу җәяүле күренми. Без хәтта махсус эксперимент үткәреп карадык. Чыннан да, җәяүле күренми. Тагын бер очрак Казаннның Киров районында килеп чыккан, җәяүлеләр кичүе аша үткәндә КаМАЗ машинасы бер кешене таптата, үзе авариядән соң туктап тормыйча да китеп бара. Казан урамнарында хәзер һәр участокта видеокамералар эленгән, шулар буенча ярты сәгать эчендә бу йөк машинасының хуҗасы да, кайсы гаражга кереп китүе дә ачыкланды. Тик менә машина йөртүче генә “үле зона”га сылтау ясап, җәяүлене күрмәдем дип барды. Эксперимент ясадык, аның сүзләре инкарь ителде. Хәзер аның эше судта каралачак. 

– Машинаның төзек булмавы аркасында юл һәлакәте килеп чыккан дигән версияне дә ишетергә туры киләдер. 
– 22 апрель көнне 28 яшьлек цемент ташучы йөк машинасын йөртүче Апас районында авария китереп чыгарган. Аның идарәсендәге цемент ташучы машина светофорда туктап торган «Sollers», «Лада Веста», «КамАЗ» һәм «Opel» автомобильләренә килеп кергән. Бәрелешү аркасында «Sollers» һәм «Лада» автомобильләре йөртүчеләре һәм пассажирлары урында ук үлгән. 23 апрель көнне цемент ташучы йөк машинасын йөртүчесе кулга алынды, судта ул, фаҗиганең сәбәбе – цемент ташу машинасының тормозлары төзек булмау, дип әйткән. Ә безнең версия буенча, «Foton» йөк машинасының йөртүчесе тизлекне арттырган – рөхсәт ителгән 50 км/сәг урынына ремонт эшләре участогында ул 117 км/сәг тизлек белән барган. Үзе бу – дөрес түгел, дип әйтә, тагын бер факт, аның сүзләренчә, машинаның тормозлары төзек булмаган. Әмма бу махсус экспертиза ясагач, инкарь ителде.

– Аварияләрнең төп сәбәпләрен атап үтә алмассызмы?
– Районнарны алсак, узып китү өчен каршы як полосага чыгу – төп сәбәпләрнең берсе. Шәһәр эчендә шашка ысулы белән йөриләр, пассажирларны үткәрмиләр, светофорның кызыл утына килеп чыгучылар да шактый. Ерак юлларга йөрүче йөк машиналары катнашындагы юл һәлакәтләренең төп сәбәбе – йөртүчеләрнең арыганлыгы. Күрәсең, рейсны вакытында китереп җиткерәм дип тиешле вакытта йокламый, ял итмиләр. Юлда барганда йоклап китәләр...

Роберт Шәрипов, машина йөртү тәҗрибәсе 30 ел булган шофер. 
– Йөк машиналары руле артында хәзер күбесе яшьләр. Элек шундый транспорт чарасын йөртү өчен автотранспорт хуҗалык җитәкчеләре 35 яшьтән олырак, шактый остарган, тупас кагыйдә бозу фактлары булмаган машина йөртүчеләрне генә алалар иде. Заман белән таләпләр дә үзгәреп, хәзер ГАЗель, КамАЗ руле артында әле яңа гына машина йөртү таныклыгын алган яшь җилкәнчәк утыра. Иртән аларга билгеле бер таләпләр куела, көн дәвамында шул чаклы йөк ташысаң, нормативны арттырып үтәдең дигән сүз, димәк бу хезмәт хакында да чагылыш табачак. Әнә шул акча артыннан куып, яшь машина йөртүчеләр юлда узыш үткәрәләр, шашка ысулы белән йөриләр. Трассада алар янында йөрүе бигрәк тә куркыныч. Бәлкем, йөк машиналарын йөртү өчен таныклык биргәндә яшь интервалын үзгәртеп 35 яшьтән ясаргадыр. Яшь җилкәнчеккә бераз акыл утырыр иде. 

Резедә Гыйльметдинова, Чаллы шәһәрендә Юл хәрәкәте иминлеге ДБУ территориаль идарәсе башлыгы.
– Юлда көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта йөк машиналарын кинәт кенә туктату кыен. Бу хакта җәяүлеләр дә оныта. Юлларыбызда чит илдә җитештерелгән машиналар күбәйгәннән-күбәя бара. Ни кызганыч, аларның күбесе ташыла торган йөкнең күләмен мөмкинлектән артык та төйиләр. Бу юлларның ватылуына да китерә. Шул көннәрдә танышымның гаиләсе белән бик тә аянычлы хәл килеп чыкты. Юлда алдан сенаж төягән КаМАЗ булган, танышымның әти-әнисе җиңел машинада утырган. Сенажның күпмедер күләме асфальт юлга килеп төшкән. Әлеге юеш үлән арттан баручы җиңел машинаың көпчәге астына эләгеп, алар юл астына төшеп капланган. Бик авыр тән җәрәхәтләре алганнар. Нәкь менә җәен мондый төр юл һәлакәтләре шактый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading