16+

«Авыр эштә эшлисе килми. Күп акча түли торган эш кирәк иде шул»

Җиңел акча артыннан куучылар нинди генә юлларга басмый бүген.

«Авыр эштә эшлисе килми. Күп акча түли торган эш кирәк иде шул»

Җиңел акча артыннан куучылар нинди генә юлларга басмый бүген.

Автобуста өйгә кайтуым. Ике яшь егетнең саф татарча сөйләшеп кайтуына колак салдым. Икесе бер үк районнан икән, берсе 16 яшьтә, әле быел гына көллияткә укырга кергән.

- «Долг»лар шактый җыелды әле. Укыйсы килми, тик әти-әни кушкач йөрим инде. Эшкә урнашасы иде, - ди бу егет.

- Эшләгән кешегә Казанда эш бетми ул, тик укуыңа кыенлык килмәсен, - ди моның иптәше, сөйләшүенә карасаң, шактый төпле фикер йөртә торганга охшаган.

– Күп акча түли торган эш кирәк иде шул.

– Абыең янына автосервиска урнашсаң? Шунда өйрәтер дә иде?

– Анда эше күп, авыр. Миңа күп акча түләнелә торганы кирәк иде шул. Эзләргә кирәк, – ди яшьрәге.

– Кара аны, бушлай сыр капкында гына була. Сак бул, – дип киңәш бирде өлкән дусты. Әлеге гади генә әңгәмәнең төп асылы да шунда ки, яшьләр тиз һәм җиңел генә акча эшләү артыннан куа. Менә шул теләкләре, кызганычка каршы, кайбер очракларда тимер рәшәткә артына китерә.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгын да борчый әлеге вазгыять. 18-24 (хәтта 16 яшьлекләр дә бар) яшьлек кыз һәм егетләр тормышларының иң матур мизгелләрен төрмәдә уздыра. Хокук сакчыларының мәгълүматларыннан күренгәнчә, иң таралган схемалар түбәндәгеләр:

1. «Обнальщик» яки «дропперлык» булып эшләү: чит карталардан кергән акчаны башка карталарга күчерә, арадашчы ролен үти һәм шуның өчен процентлар ала. Шулай ук шундый ук операцияләрдә куллану өчен, картасын яки реквизитларын сата. (Россия Җинаять кодексының 174 маддәсе «Акчаларны легализацияләү (аклау)»).

2. Наркотик матдәләрне яшерү өчен курьер хезмәте (Россия җинаять кодексының 228.1 маддәсе «Наркотик матдәләрне законсыз рәвештә эшкәртү, сату яки җибәрү»).

3. Алдау схемаларында катнашу: мәсәлән, ялган банк хезмәткәрләре яки ялган полиция хезмәткәрләре булып кыланып телефон аша сөйләшү (Җинаять кодексының 159 маддәсе «Алдау»).

4. Социаль челтәрләрдәге аккаунтларны урлау, фишинг сайтларын булдыру (Җинаять кодексының 159, 272 маддәләре «Мәгълүмати ресурсларга рөхсәтсез керү»).

Мондый хәлләр турында интернет челтәрендә дә хәбәрләр еш басыла. Татарстан суд практикасыннан мисаллар:

Әле шушы көннәрдә генә Татарстанның Балтач районында яшәүче 18 яшьлек егет үзенә карата хөкем карарын тыңлады. Мәхкәмә аны аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепле дип тапты.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, егет июнь аенда Балтач районының бер авылына кунакка кайткан. Кураторлары өйрәткән схема буенча шул авылда яшәүче ирдән 5 миллион сумнан артык акча алган. Зыян күрүче махсус хәрби операция зонасында каты яраланып кайтып, соңрак демобилизацияләнгән ир-ат булып чыккан.

Шуннан соң студент урланган акчаларны Казандагы криптовалюта алмаштыргыч аша күчергән. Болай эшләгәндә, аларның кая күчүен күзәтү авырлаша икән.

Җинаять схемасындагы роле өчен әлеге 18 яшьлек егет нибары 2 мең сум күләмендә «бүләк алган».

Җинаятьчене кайнар эздән тоткарлаганнар һәм сак астына алганнар. Егет үз гаебен тулысынча таныган. Зыянның бер өлеше – 2 миллион 350 мең сум хәрбигә кире кайтарылган.

Суд гаепле егеткә гомуми режимлы төзәтү колониясендә 2 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән.

Хокук сакчылары интернетта “җиңел акча эшләү” тәкъдимнәренең хәвефле булуы турында искәртә, алар артында еш кына яшьләрне кыңгыр эшләргә җәлеп итүче җинаятьчеләр яшеренә. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading