Сак булыгыз: җәйдә сабыйлар катнашындагы фаҗигаләр кискен арта.
Скопировать ссылку
Сак булыгыз: җәйдә сабыйлар катнашындагы фаҗигаләр кискен арта.
Җәйне сагынып көтеп алабыз. Ләкин, җәй айларында өлкәннәрне дә һәм балаларны да төрле һәлакәтләр сагалый, шуның өчен дә тормыш-көнкүрештә сак булу зарур.
Тракторны бикләп куегыз
– Республика буенча 850 балалар уен мәйданчыгының техник таләпләргә җавап бирүе тикшерелде, 60 мәйданчыкта кимчелекләр табылды. Җәйге каникулда балалар тагын да активлаша, шунлыктан уен мәйданчыкларындагы җиһазларның төзеклеген тәэмин итү мөһим. Мәсьәләдә гражданнарның да активлыгы зарур, чөнки бөтен урыннарны да күреп-тикшереп бетереп булмый, кимчелекләрне хәбәр итегез. Ташландык биналар, төзелеш мәйданнары койма белән уратып алынсын, балалар йорт түбәләренә күтәрелә алмасын. Көннәр җылытканлыктан, тәрәзәләрне ачабыз, тәрәзәләргә черкиләргә каршы челтәр урнаштырабыз. Тик әлеге челтәрләр бала авырлыгын тотып тора алмый. Узган ел 1 сабый күп катлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшеп үлде. Көндезге 11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр кояш нурлары астында озак тору сәламәтлеккә зыянлы. Балаларның үзләре белән су, баш киеме булсын. Җәйге айларда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре дә арта, балалар электросамокатларда автомобиль юлларында йөрмәсеннәр. Киемнәргә һәм велосипедларга яктылык кайтара торган элементлар, тасмалар беркетү иминлекне көчәйтә. Каникулда күп кенә балалар авылга кунакка кайта. Бала машинаны яки тракторны йөртә белгән очракта да, әгәр аның техниканы идарә итү хокукы таныклыгы булмаса, балага машинаны яки тракторны тапшырмагыз. Балаларның техниканы алып чыгып китеп, бәрелү очраклары бар. Фаҗига чыкмасын өчен ачкычны алыгыз, тракторны бикләгез, – дип, алдан ук кисәтеп куйды Татарстанның бала хокуклары буенча вәкиле Светлана Захарова.
Матай – кечкенә, кайгысы – олы
Узган ел республикада балалар катнашындагы 570 юл-транспорт һәлакәтендә 23 баланың гомере өзелгән, 629 бала төрле авырлыкта имгәнүләргә дучар булган.
– Башлангыч сыйныфта укытучыбызның светофор турында ятлаткан шигыре бүген дә хәтеремдә, укытучыбызның сүзе гомерлек “канун” кебек. Светофорның кызыл утына чыгарга ярамый. Бүгенге балалар да укытучысы яки бакча тәрбиячесе әйткән сүзне үти, ә өлкәннәр инде үтәми. Бу зур хата, чөнки сабый өлкәннәр гамәлен кабатлый. Ата-аналар сабыйларына электросамокатлар, питбайклар сатып алырга ашыкмасыннар иде, мондый бүләкләр бик хәвефле. Быел балалар катнашындагы 117 авариядә 3 бала үлде, 124 бала имгәнде инде. Бала тәрбияләүгә тиешле игътибар бирмәгәне өчен ата-анага административ һәм җинаять җаваплылыгы да каралган, – диде Татарстан Республикасы Прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы кануннарның үтәлешенә күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Александр Цеханович.
Бер баланы ут йотты
Россиядә быел янгыннарда 147 баланың гомере өзелгән инде.
– Татарстанда соңгы 5 елда 26 бала янгыннарда үлде, быел 1 бала янгын корбаны булды, 5 бала төрле дәрәҗәдә тән пешүләре алды. Кечкенә балалар шырпы яки кабызгыч белән уйнамасын, газ плитәсен кабызырга рөхсәт бирмәгез. Сабыйларны үзләрен генә өйдә калдырмагыз, шырпыларны еракка яшерегез. Бер сабый, әнә, газ плитәсенең боргычын ачкан да, шырпы сызып, ут кабыза башлаган. Беренче сызуында кабыза алмаган, ә газ һаман чыгып торган. Шырпыны икенче-өченче сызуында тышка чыккан газ гөлт итеп кабынган һәм сабыйның битен пешергән. Янгын чыкканда сабыйлар карават, өстәл астына, шкаф эченә кереп кача. Ни кызганыч, аларның үле гәүдәләрен шуннан табып алалар. Сабыйларга янгын чыккан очракта, өйдән-фатирдан чыгып качу кирәклеген өйрәтегез. Янгын хәбәре бирә торган аппаратлар урнаштыру файдалы. Әлеге аппарат төтен исен сизүгә каты итеп “чыелдый” башлый. Узган ел 321 кеше, шул исәптән 104 бала, аппарат хәбәр салудан исән калды, – диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең бүлек җитәкчесе урынбасары Айрат Садыйков.
Су астында “тормыш” юк
Кеше су астында яшәр өчен яралтылмаган, балыклар өчен ул су дәрьясы. Татарстанда узган ел 4 бала суга батып үлгән.
– Кечкенә балалар үзләре генә елгаларга һәм күлләргә китмәсен. Яр буйларында ял иткәндә сабыйларны күз уңыннан ычкындырмагыз, балаларга коткару жилетлары кидерегез. Көннәр эссе торганлыктан, сулыкларга омтылу теләге аңлашыла, әлбәттә. Ләкин, һава 30 градус җылы булса да, су салкын әле. Сулыкларда су температурасы 25 градуска җиткәч кенә коену-йөзү өчен кулай санала, – диде Татарстанның кече күләмле көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев.
Еласаң да, кайтмый гомерләр
– Ата-аналар кечкенә балаларына питбайклар бүләк итмәсен, автомобиль юлларына чыгармасыннар иде. Питбайкта егылып-бәрелеп, куркыныч рәвештәге имгәнүләргә дучар булган балалар китерелә хастаханәләргә. Организмның сынган яки бәрелгән урыннары тулысынча диярлек элеккеге сәламәт хәленә кайтмаска да мөмкин. Балаларның төрле спиртлы эчемлекләр куллануына юл куймагыз. Питбайкта яки электросамокатта егылып каты имгәнгән, үлгән балаларның әти-әниләре каты елый, ләкин, инде соң, – дип киңәш бирде 2нче Балалар республика клиник хастаханәсенең травмотология бүлеге мөдире Руслан Хасанов.
Бала йөзә белсен
Татарстанда бу җәйдә 62 мең укучы сәламәтләндерү лагерьларына җәлеп ителәчәк.
Комментарийлар